Accessibility links

Татар телен укытырга теләүчеләр кими


Башкорт дәүләт университеты
Башкорт дәүләт университеты

Башкортстанда бердәм дәүләт имтиханнары бара. Югары уку йортлары абитуриентлар кабул итәргә әзерләнә. Мәктәпләрдә туган тел укыту елдан-ел кими барганда, белгечләр әзерләү нинди үзгәрешләр кичерә? Азатлык югары уку йортларына быелгы кабул итү үзенчәлекләре турында кафедра мөдирләре белән сөйләште.

Татар бүлекләре республиканың өч югары уку йортында – Башкорт дәүләт университетында, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында һәм Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак бүлегендә эшләп килә. Элегрәк Башкорт дәүләт университетының Бөре бүлекчәсендә көндезге бүлеккә дистәдән артык студент кабул ителә иде. Соңгы елларда татар белгечлегенә укырга килүчеләр булмау сәбәпле, ул берничә ел элек бетерелде.

Шушы өч югары уку йортының кафедра мөдирләре фикерләрен белештек.

Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Алмас Шәйхулов:

Алмас Шәйхулов
Алмас Шәйхулов

"Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерде. 2017 елда читтән торып уку бүлеге бетерелгән иде. 2018 елда "филология" белгечлеге бетерелеп, "педагогия"гә үзгәртелде. Бу илдә дипломда күрсәтелгән белгечлек буенча гына эшләү тәртипләре кертелгәч үзгәртелде. Чөнки татар филологларына эш урыны юк. Бездә татар филологиясе буенча фәнни-тикшеренү институтлары эшләми. Ә мәктәпләрдә эшләү өчен "педагогия" белгечлеге кирәк. Шуңа "Татар теле һәм әдәбияты, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы" дигән диплом бирәчәкбез.

Татар филологларына эш урыны юк

Бу үзгәреш нәтиҗәсендә абитуриентлар арасындагы конкурс та, казна исәбенә кабул итү урыннары да артты. Мәсәлән, 2017 елда көндезге бүлеккә 8 урын булса, 2018дә 14 урын тәшкил итте. Узган елны 15 студент кабул иттек. Быел көндезге бүлеккә 12 кеше кабул итәчәкбез, иң шатлыклысы – быел 2017 елда бетерелгән читтән торып уку бүлеге кабат ачыла. Анда казна исәбендә уку өчен 15 студент кабул итәчәкбез. Шулай итеп, барлыгы 27 студент кабул ителәчәк, башка елларда бу сан 10-15тән артмый иде. Магистратурага килгәндә, узган ел бушлай укуга көндезге бүлеккә – 4, читтән торып 3 студент кабул иттек. Быел да саннар шул килеш калыр кебек", диде Алмас Шәйхулов.

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насипов:

Илшат Насипов
Илшат Насипов

"Узган елны көндезге бүлеккә – 12, читтән торып 15 студент кабул итсәк, быел татар теле һәм әдәбияты, инглиз белгечлегенә казна исәбенә көндезге бүлеккә 15 кеше кабул итәчәкбез. Быел читтән торып уку бүлеге булмый. Ябылу сәбәпләре билгеле түгел. Магистратурага "Туган телләр һәм әдәбият күптелле шартларда" дигән программа буенча казна исәбенә 16 кеше кабул итәчәкбез. Шуңа өстәп түләүле белем алу мөмкинчелеге дә бар, урыннар чикләнмәгән, аның өчен 35 мең сум түләргә кирәк. Шуңа өстәп магистратурага көндезге бүлеккә чагыштырмача филология – 5, чит тел һәм чагыштырма татар теле белгечлегенә 4 кеше кабул ителә. Барлыгы бакалавриат һәм магистратурага 40 кеше кабул ителә. Документлар тапшыра башлады. Кабул итү августта гына була.

Мәктәпләрдә татар бүлеген тәмамлаган укытучылар күп, ләкин укытырга теләүчеләр аз

Без республика мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыту мәсьәләсен өйрәнү өчен мониторинг уздырырга Татарстаннан грант алырга гариза биргән идек. Бирмәделәр. Без мәктәпләр саны түгел, укытучылар саны күпме булуын да белмибез. Мәктәпләрдә татар бүлеген тәмамлаган укытучылар күп, ләкин укытырга теләүчеләр аз. Чөнки мәктәпләрдә татар белгечлеге ярты ставкага калган урыннар бар. Шуңа алар тулы ставкага башка фәннән укытуны сайлый", диде Илшат Насипов.

Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлегендәге татар-чуаш филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Илсур Мансуров:

Илсур Мансуров
Илсур Мансуров

"Узган елны көндезге бүлеккә казна исәбенә 18 студент кабул иткән идек. Быел шул ук санда кабул итәчәкбез. Бу 18 татар дигән сүз түгел, татар-чуаш бергә. Яртыга-ярты – 9 дисәк тә була. Читтән торып уку түләүле, узган елны төркем җыелмау сәбәпле, ул ачылмаган иде. Быел да түләүле кабул итүне игълан иттек. Абитуриент җыярга тырышып караячакбыз. Ләкин конкурентлык үсте – Башкорт дәүләт университетында быел бушлай читтән торып уку бүлеге ачылу сәбәпле, бездә түләүле төркем җыю авыр булачак. Әгәр 16-18 кеше җыя алмасак, читтән торып уку бүлеге ачылмый. Бу 16-18 чуашлар белән бергә. Узган ел түләүле магистратурага 3 кеше алган идек, быел казна исәбенә 2 урын биерелә", диде Илсур Мансуров.

Шулай итеп, узган елны өч уку йортына казна исәбенә 36 студент кабул ителсә, быел да урыннар 36 булачак. Аерма Башкорт дәүләт университетында 3 урын кимеп, Башкорт дәүләт педагогия университетында 3 урын артуда гына. Узган ел читтән торып Башкорт дәүләт педагогия университеты 15 студент кабул итсә, быел алар урынына Башкорт дәүләт университеты 15 студент кабул итә. Ягъни, татар белгечлегенә кабул итү саннары узган елгы дәрәҗәдә кала.

Ә сыйфат мәсьәләсенә килгәндә, Башкорт дәүләт унивеситетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы галимнәре сүзләренә караганда, "филолог" белгечлеге бетерелгәннән соң татар теле һәм әдәбияты буенча күп кенә фәннәр кыскартылып, аларны педагогик-методик фәннәр алыштырган. Нәтиҗәдә, "Диалектология", "Иске төрки теле", "Төрки тел белеменә кереш" һәм башка кайбер фәннәрне укыту туктатылган, татар теле һәм әдәбияты буенча сәгать саннары да кыскартылган. Ягъни, татар теле һәм әдәбиятын тирәнтен укыту туктатылган.

Белешмә: Башкортстан республикасы Мәгариф министрлыгының "Туган телләрне өйрәнү" буенча биргән мәгълүматларга караганда, 2018 елда республика мәктәпләрендә татар милләтеннән булган 130 826 укучы белем алган. Татар телендә укучы һәм татар телен предмет буларак өйрәнүче балалар саны – 47 209 ( 33, 79 %). Башкортстанның мәгариф үсеше институты мәгълүматларына караганда, бүген республикада 610 татар теле һәм әдәбияты укытучы белем бирә.

XS
SM
MD
LG