Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан югары уку йортларында татар теле белгечлегенә укырга теләүчеләр арта


Башкортстан мәктәпләрендә туган тел укыту кимүгә карамастан, белгечләр әзерләү узган елдагыча кала.

Башкортстан югары уку йортларының татар бүлекләренә абитуриентлардан документлар кабул итү тәмамланды. 23 июль Башкорт дәүләт университетында татар теленнән имтихан тапшырдылар.

Быел татар бүлекләренә килүчеләр күпме? Көндәшлек зур булганмы? Югары уку йортларына быелгы кабул итү үзенчәлекләре турында кафедра мөдирләре белән сөйләштек.

Татар бүлекләре республиканың өч югары уку йортында – Башкорт дәүләт университетында, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында һәм Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак бүлегендә эшләп килә.

Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Алмас Шәйхулов сүзләренчә, кабул итү кимемәгән/

Алмас Шәйхулов
Алмас Шәйхулов

"Узган ел көндезге бүлеккә казна исәбенә 14 студент кабул иткән идек. Быел 15 урын бүлделәр. Быел татар бүлегенә барлыгы 47 гариза тапшырылган, ягъни 1 урынга 3,13 абитуриент дәгъва итә. Бу начар түгел. Узган елдан бездә филологлар әзерләү бетерелгән иде. Хәзер педагогик юнәлештә белем бирәбез. Русия хезмәт кануннары нигезендә эшкә белгечләр генә кабул ителергә тиеш. Ә татар филологиясе дигән һөнәр юк. Укытучылар әзерли башлагач, конкурс артты", ди Шәйхулов.


Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насипов урыннарының былтыргыча калуын әйтте:

Илшат Насипов
Илшат Насипов

"Узган уку елында без көндезге бүлеккә 12 студент һәм читтән торып уку бүлегенә 15 студент кабул иткән идек. Быел да саннар шул килеш калды. Узган елда түләүле "Төрки филология" програмы нигезендә магистратурага 11 кешене кабул иттек. Быел казна исәбенә "Туган телләр һәм әдәбиятлар" програмына 10 урын бүленде. Конкурслар да начар түгел. Көндезге бүлеккә 37, читтән торып укуга 24 кеше гариза бирде. Магистратурага 10 урынга 20 гариза кабул иттек. Гариза язучыларның икесе Казакъстан ватандашы, алар читтән торып укыячак. Болардан тsш безнең кафедра урыс теле, урыс әдәбияты кафедралары белән берлектә көндезге магистратурага "Чагыштырма филология" програмына өченче ел рәттән укучылар кабул итә: быел 12 урын бирделәр, шулардан дүрт урын безнең кафедарга карый. Бу програм нигезендә дә туган телләргә мөнәсәбәтле дисциплиналарны безнең кафедра укытучылары укыта.
Көндезге бүлеккә килүчеләр арасында таныш абитуриентлар күп. Алар озак еллар безнең кафедра белән бәйләнештә тордылар: кафедра оештырган "Тукай моңнары", Акмулла исемендәге туган тел олимпиадаларында һәм башка чараларда катнашып килгән мәктәп укучылары. Шуңа күрә быел да алар арасында бик көчле укучылар булуына шик юк", дип Насипов бүлекләрен сайлаулары турында сөйләде.

Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак бүлегенең татар-чуаш кафедрасы мөдире Илсур Мансуров студентлар саны артуын әйтте.

Илсур Мансуров
Илсур Мансуров

"Узган уку елында көндезге бүлеккә казна исәбенә 16 урын бүленгән иде, быел көндезге бүлеккә 18 студент кабул итәчәкбез, урыннар татар һәм чуашлар өчен уртак. Документ тапшыручылар арасыннан татарлар бер урынга ике кеше. Читтән торып түләүле бүлеккә гаризалар кабул итү дәвам итә. Аларның саны чикләнмәгән, әлегә төгәл билгеле түгел. Үткән ел төркемгә 18 кеше кабул иткән идек. Магистратурага узган ел өч кеше кабул итсәк, быел биш кеше документ тапшырды. Биредә дә урыннар чикләнмәгән, имтихан үтүчеләр барсы да кабул ителә ала, алар түләп укыячак. Көндезге бүлеккә кабул ителүчеләр арасында Кыргызстан ватандашы да бар. Ул дәүләт програмы нигезендә кабул ителде. Без өч кеше арасыннан берне сайлап алдык", диде Мансуров.

Башкорт белгечләре әзерләүгә килгәндә, Башкорт дәүләт университетына казна исәбенә көндезге бүлекнең башкорт-урыс белгечлегенә 13, башкорт теле һәм тәрҗемәгә – синез, башкорт һәм чит телгә шулай ук сигез кеше кабул ителә. Читтән торып башкорт-урыс белгечлегенә тугыз абитуриент укырга алына.

Башкорт дәүләт университетының Сибай бүлекчәсендә узган ел да, быел да читтән торып укуга 10 студент кабул ителә. 2017 елда көндезге бүлеккә 20 кеше кабул ителгәннән соң көндезге бүлек ябылган булган.

Башкорт дәүләт университетының Бөре бүлекчәсендә көндезге бүлеккә 13 кеше кабул ителә. Ул сан узган ел да шулай ук булган.

Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак бүлекчәсендә узган ел читтән торып – 10, көндезге бүлеккә 18 студент кабул ителгән булган. Быел читтән торып уку бүлегенә кабул итү туктаган, ә көндезге бүлеккә сан шул килеш калган.

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт педагогия университетының башкорт һәм чит тел белгечлегенә казна исәбенә – 22, башкорт-урыс белгечлегенә 20 студент кабул ителә. Башкорт теле һәм әдәбияты белгечлегенә читтән торып уку бүлегенә 15 студент кабул ителә.

XS
SM
MD
LG