Accessibility links

Кайнар хәбәр

БДПУ ректоры: "Башкорт филологиясе факультеты ябылмый"


Башкорт дәүләт педагогия университеты

БДПУ ректоры башкорт филологиясе факультеты бетәчәге турындагы хәбәрләрне провокация дип атады.

Соңгы көннәрдә Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының (БДПУ) башкорт филологиясе факультеты ябылу ихтималлыгы турында имеш-мимешләр таралган иде. Аңа караганда, башкорт филологиясе факультеты белән Русия ислам университетын кушып "Белем" дип аталган башкорт теле һәм илаһият мәдәнияте үсеше фәнни-мәгариф үзәге оештырылачак. Бер төркем башкорт җәмәгатьчелеге һәм әлеге уку йортының филология факультеты студентлары хәлгә аңлатма бирүне сорап Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Салават Сәгыйтовка хат юллады.

Салават Сәгыйтов
Салават Сәгыйтов

Әлеге хатка җавап биреп, БДПУ ректоры Салават Сәгыйтов факультетның ябылмаячагын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, элек факультетта студентлар һәм магистрантлар саны 600 кешегә җитсә, бүген алар 300 тирәсе калган. Уку йорты җитәкчелеге факультетны үзгәртеп "Башкорт теле үсеше фәнни-мәгариф үзәге" оештыру мәсьәләсен караган. Һәм фикер алышу барышында факультетның үсешен тәэмин итү өчен аны шул килеш калдырып, факультет эчендә "Көнчыгыш телләре һәм илаһият үсеше үзәге" оештырырга булганнар.

"Мин укытучылар һәм студентларга провокациягә бирелмәскә чакырам. Башкорт теле артабан да үсәргә тиеш. Әйдәгез, бу юнәлештә бергәләп эшлик", ди Салават Сәгыйтов.

Хатта китапханәне ябулары, аннан аның мөдирен алыштырулары, гәрәп телен укытуны факультативка калдыру, үзәк ачылган очракта башкорт теленең инглиз, төрек һәм гарәп телләре белән бертигез чит телгә әверелү куркынычы барлыгы да әйтелгән иде.

Ректор бу сүзләрнең уйдырма булуын әйтеп, уку йортында инде кытай, төрек һәм гарәп телләре буенча дәресләр алып барылуын искә төшерә:

"Монда билгеле бер уңай динамика күренә. Көнчыгыш телләрен өйрәнү буенча яңа оештырылган үзәк алдында якындагы елларда аерым кафедра булдыру бурычы тора. Бу, бер яктан, безнең университетка чит ил студентларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, икенче яктан – республика халкы һәм БДПУның хәзерге студентлары өчен, шул исәптән кадрлар әзерләү һәм төбәктә "полилинггваль мәктәп" проектын уңышлы гамәлгә ашыру өчен күбрәк белем бирү мөмкинлеге бирәчәк.

Рухи үсешнең ресурс үзәге ислам дөньясы һәм ШОС илләре белән уртак програмнарга чыгу өчен зур мөмкинлекләр бирә. Моннан тыш, ресурс үзәге аша республиканың бөтен халкы өчен, шул исәптән онлайн форматында башкорт һәм башка телләрне өйрәнү эше дәвам итәчәк. Озак еллар дәвамында эшләнгән компетенцияләр һәм элемтәләр моны эшләргә мөмкинлек бирә. Шулай итеп, кафедра – көнчыгыш телләрен үстерү үзәге – рухи үсеш ресурс үзәге – өч өлешкә нигезләнгән факультет "Университет 3.0" югары уку йортлары үсешенең заманча концепциясенә туры киләчәк", – ди БДПУ ректоры Салават Сәгыйтов.

Шуны да әйтергә кирәк, 2014 елда Башкорт дәүләт педагогия университеты Уфа дәүләт икътисад һәм сервис университеты белән кушылачагы турында хәбәр таралган иде. Бу мәсьәлә тикшерелеп, ул чактагы мәгариф министры Әлфис Гаязов сүзләренчә, юнәлешләре бик үк охшамаган уку йортларрын кушу дөрес түгел дип табылган иде.

Шулай да имеш-мимешләр таралуын дәвам итә. Аңа караганда, киләчәктә БДПУдагы Филологик мәгариф һәм мәдәниятара коммуникация факультеты белән Башкорт филологиясе факультеты кушылуы ихтимал диләр. Әлеге уку йортындагы татар теле һәм әдәбияты кафедрасы урыслар белән бергә Филологик мәгариф һәм мәдәниятара коммуникация факультетына карый. Татар кафедрасы Башкорт филология факультетына кергән очракта, мөстәкыйль кафедра булудан куркып, урыслар белән калган иде. Фаразлар чынга ашып Филологик мәгариф һәм мәдәниятара коммуникация факультеты белән Башкорт филологиясе факультеты кушылган очракта анда Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөстәкыйльлеген саклармы, монысын вакыт күрсәтер.

Башкорт дәүләт педагогия университеты (БДПУ)

Башкортстанда беренче укытучылар әзерләү институты 1909 елда оеша. 1919 елда ул Халык хуҗалыгы институты итеп үзгәртелә. 1923 елда педагогик институтка әйләндерелә. 2000 елда уку йорты университет статусы ала. 2006 елда аңа Мифтахетдин Акмулла исеме бирелә.

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты 5 институт, 7 факультет һәм 43 кафедраны берләштерә.

фикерләр (6)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG