Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның элекке вице-премьеры БДПУ ректоры итеп сайланды


Салават Сәгыйтов
Салават Сәгыйтов

Башкорт дәүләт педагогия университеты (БДПУ) ректоры вазифасына өч кеше дәгъва кылган, моңа кадәр бу вазифаны вакытлыча башкарган Башкортстанның элекке вице-премьеры Салават Сәгыйтов күпчелек тавыш белән сайлап куелды.

БДПУ ректоры итеп 24 июньдә узган конференциядә Башкортстанның элекке вице-премьеры Салават Сәгыйтов сайланган. Бу хакта уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә. Сәгыйтов намзәтен күпчелек делегат хуплаган. Конференциядә 118 делегат катнашкан.

Ректор вазифасына өч кеше дәгъва кылган: фәнни һәм инновацион эшчәнлек проректоры Илья Кудинов, Тарих һәм хокукый белем институты җитәкчесе Алексей Кортунов һәм ректор вазифаларын вакытлыча башкаручы Салават Сәгыйтов.

Һәр намзәт университетның үсеш програмын тәкъдим иткән диелә.

Салават Сәгыйтов БДПУ ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп былтыр ноябрьдә билгеләнде. Башкорт дәүләт педагогия университетының элекке ректоры Раил Әсәдуллин 2018 елның сентябрендә алтынчы чакырылыш Башкортстан Корылтаена сайланган иде. Шул сәбәпле ул университеттан китте.

Салават Сәгыйтов 1977 елда Уфада туган. Уфа дәүләт авиация институтын тәмамлаган. Төрле елларда Уфа хакимиятенең мәдәният идарәсе җитәкчесе, республиканың яшьләр сәясәте комитеты рәисе, соңрак Башкортстанның яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министры урынбасары, Уфаның Киров районы башлыгы булды. 2014 елда Салават Сәгыйтов вице-премьер итеп билгеләнгән иде, Башкортстан башлыгы вазиафаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров килгәннән соң ул һәм тагын җиде вице-премьер вазифаларыннан китте.

XS
SM
MD
LG