Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада БДПУ ректоры Раил Әсәдуллин вазифасыннан китте


Раил Әсәдуллин
Раил Әсәдуллин

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин вазифасыннан китте. Ул республика парламентында даими комитет җитәкчесе итеп сайланды.

БДПУ ректоры, Уфадагы "Бердәмлек" татар җәмәгатьчелеге оешмасы җитәкчесе Раил Әсәдуллин 28 сентябрьдә күптән түгел сайланган Башкортстан Дәүләт Җыелышының мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе итеп сайланды. Бу хакта парламент сайтында хәбәр ителә.

Университет ректоры вазифасын вакытлыча башкаручы итеп уку йортының уку эшләре проректоры Алмаз Мостаев куелырга мөмкин дип фаразлый "Башинформ".

Раил Әсәдуллин ректор вазифасында 2005 елдан бирле эшләде. 2015 елда Башкортстан югары уку йортлары ректорлары шурасы рәисе итеп билгеләнгән иде.

28 сентябрьдә Башкортстан парламентының беренче пленар утырышы булды. Константин Толкачев бишенче тапкыр Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе итеп сайланды. Шулай ук утырышта даими комитетлар рәисләре һәм аларның урынбасарлары сайланды.

XS
SM
MD
LG