Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан парламенты рәисе итеп янә Константин Толкачев сайланды


Константин Толкачев
Константин Толкачев

Константин Толкачев Башкортстаның алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе итеп расланды. Ул парламентны бишенче тапкыр җитәкләячәк.

28 сентябрьдә Башкортстан парламентының беренче пленар утырышында депутатлар яшерен тавыш белән Дәүләт җыелышы рәисен сайлады. Күпчелек 88 тавыш белән Константин Толкачев сайланды.

Аның намзәтен "Бердәм Русия" фиркасе тәкъдим иткән иде. Толкачев Башкортстан парламентын 1999 елдан бирле җитәкли.

Узган чакырылышта Мәгариф, мәдәният һәм спорт комитетын җитәкләгән Эльвира Аеткулова һәм республика башлыгының элекке ярдәмчесе Рөстәм Ишмөхәммәтов рәис урынбасары вазифаларын алды.

Утырышта депутатлар комитетлар рәисләрен һәм аларның урынбасарларын да сайлаячак. Моннан тыш, Дәүләт җыелышында 2018 елның көзге сессиясе эшенең канун өлгеләре програмы да раслана.

Корылтай утырышында Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов та катнашты. Ул республикада парламент сайлавы югары дәрәҗәдә үтте дип белдерде. Туган телләр, республика дәүләт теле белән килеп туган хәлләр телгә алынмады. Мәгариф, мәдәният һәм спорт комитетына мәгариф өлкәсенә цифрлаштыруны кертү, халыкны спортка җәлеп итү бурычлары куелды.

Башкортстан Дәүләт җыелышы сайлавы 9 сентябрьдә узды. Төбәк парламентында беренче тапкыр алты сәяси фирка вәкилләре булачак. Корылтайга 75 яңа депутат сайланды, элеккеләрдән 35 кеше генә калды.

Парламентка депутат булып сайлану сәбәпле, Рөстәм Хәмитов Башкортстан хөкүмәте премьер-министры Николай Хорошиловны, республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры Сергей Афонинны, яшьләр сәясәте һәм спорт миинистры Андрей Ивантюнаны, финанс министры Рида Сөбханкулованы вазифаларыннан алды. Яңа министрлар әлегә билгеләнмәде.

XS
SM
MD
LG