Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда парламент сайлауда "Бердәм Русия" җиңде


Башкортстанда Дәүләт җыелышына сайлауда "Бердәм Русия" алда бара. Ул 58,39 процент тавыш җыйган.

Сайлау бюллетеньнәренең 97 процентын эшкәрткәннән соң "Бердәм Русия" фиркасе сайлаучыларның 58,39 процент тавышын җыйган. Икенче урында КПРФ - 18,73 процент. ЛДПР - 9,91, "Гадел Русия" - 5,47, "Русия патриотлары" 4,01 процент тавыш җыйган. "Яшелләр" экология фиркасенә 1,99 процент тавыш бирелгән.

Бу хакта Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев хәбәр итте дип яза "Башинформ".

Тавыш бирергә килүчеләр саны 49,08 процент тәшкил иткән. Шәһәр сайлау бүлгеләрендә - уртача 40,57 процент, авыл җирендә - 61,91 процент сайлаучы тавыш бирергә килгән.

Сайлау нәтиҗәләре нигезендә алты фирка вәкилләре Дәүләт Җыелышы - Корылтай мандатлары ала: "Бердәм Русия" - 79, КПРФ - 15, "Гадел Русия" - 5, "Русия патриотлары" - 2, "Яшелләр" - 1.

9 сентябрь бердәм тавыш бирү көнендә Русиянең 80 төбәгендә төрле дәрәҗәдә сайлаулар узды.

Беренчел мәгълүматларга караганда, Русиянең дүрт төбәгендә губернатор сайлауда намзәтләрнең берсе дә 50 процент тавыш җыя алмаган.

Приморье, Хабаров, Владимир өлкәләрендә, Хакасиядә губернатор сайлауларының икенче туры узачак.

XS
SM
MD
LG