Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ркаил Зәйдулла җанисәптә башкортлар "безнең исәпкә артты" дип белдерде


Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты,  Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла
Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты,  Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла

Татарларның саны кимүенә исә балалар аз тууы сәбәпче булган, дип саный Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты.

Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла "Татар-информ"га 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләренә фикер белдергән.

Ул татарлар саны кимүнең төп сәбәбе — балалар аз туу, дип саный. "Урысларның саны күп икәнен исәпкә алсак, бу — безнең халыкка пропорциональ сан. Аларның да, безнең дә кимүнең төп сәбәбе — балаларның аз тууы. Күбебездә ике бала, аның белән үрчем була алмый, кимендә өчәү кирәк", — дигән ул.

Ркаил Зәйдулла бала тудыру мәсьәләсендә татарлар белән башкортлар охшаш дип саный. Шуңа күрә татар, мари, чуаш һәм башка халыклар кимегәндә башкортларның гына артуы сораулар тудыра, дигән.

"Башкортлар саны арту һәм безнең кимү, әлбәттә, сораулар тудыра. Сораулар тудыру гына да түгел, без аның җавабын беләбез инде. Алар безнең исәпкә арткан", — дигән ул.

  • Русиякүләм җанисәп 2021 елда 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр узды.
  • Аның нәтиҗәләренә караганда, Русиядә татарларның саны 600 мең кешегә кимегән. 2010 елда 5,31 млн кеше үзен татар дип күрсәткән булса, хәзер алар 4,71 млн гына калган дип әйтелә. Шул ук вакытта башкортларның саны 10 мең кешегә генә кимегән. Хәзер Русиядә 1,57 млн башкорт яши дип санала. Урысларның саны 4,4 млн кешегә кимеп, 105,6 млн тәшкил иткән.
  • Татарстанда ике җанисәп арасында татарларның саны 78 меңгә арткан: 2,012 миллионнан — 2,091 миллионга. Башкортстанда башкортлар саны 100 меңгә арткан: 1,17 миллионнан — 1,27 миллионга. Шул ук вакытта Башкортстанда татарлар саны 25 мең кешегә кимегән.
  • Җанисәп белән бәйле каршылыклы сораулар бигрәк тә Башкортстан һәм Татарстанда туды. Соңгы елда Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Башкортстан галимнәренең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле дә башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрде. Рәсми оешмалар да моны куллана.
  • Моннан тыш, җанисәп алдыннан Башкортстанда татар сәнгать әһелләренең тамашасын тыю омтылышлары булды. Җырчы Фирдүс Тямаевның Кыргыз Миякәдә узарга тиешле концерты ут булмау сылтавы белән тыелды, җырчының Уфада узарга тиешле тамашалары да билгесез вакытка кичектерелде. Илсөя Бәдретдинова һәм кайбер башка артистларның чыгышы да тыелды. "Китап" радиосы автомарафонын Башкортстанда автоматлар белән каршы алдылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG