Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен мәрттән чыгару юллары: татарча Википедия, аналитик телеканал, YouTube контенты


Чарада чыгыш ясаучылар, сулдан: Тимерхан Шәйхетдинов, Ләйлә Лерон, Илһам Шәрип, Айнур Әхмәтов

Татар яшьләре узган атна "Печән базары"нда күрешеп, татар телен саклап калу турында фикер алышты. Җыелган фикерләр Татарстан парламенты рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге татар телен саклау комиссиясенә җиткереләчәк.

29 август Казанда үткән "Печән базары" фестивале кысаларында татар яшьләре Кабан күле буенда очрашып, "Ачык һавада фикерләшү: Татар телен мәрттән чыгару өчен 70 идея" дигән дискуссия оештырды. Чарада барлыгы 20ләп тәкъдим яңгырады. Без шуларның берничәсен сайлап алдык.

Фикер алышуда катнашучылардан кемдер читтән телне саклау өлкәсендә тәҗрибәсе булган галимнәрне чакырып, мәсьәләне аларның тәҗрибәсен кулланып чишүне, кемдер ютуб каналына татарча мультфильмнарны күбрәк чыгаруны тәкъдим итте.

Тарихчы Әскәр Гатин татар телен саклап калуда бердәнбер юл дип татар телендә эшләүче мәгълүмат чарасын булдыруны күрсәтте.

Татар телендә Путин, Обама, Трамп турында, тарих турында мәгълүмат җиткерүче BBC кебек канал кирәк

"Мәктәп тә, аралашу да татар телен саклап бетерә алмас. Бездә татар телендә мәгълүмат бирә торган чара юк. "Яңа гасыр" телеканалын карап булмый. Ул кемнәр өчен эшли, белмим. Анда татар халкы, Татарстан, дөнья хәлләре юк. Путин Казанга килмәсә, анда Путин турында сөйләмиләр. Анда миңа һәм 90% кешегә карарлык нәрсә юк. Безгә татар телле аналитик канал, видеоконтент кирәк.

Попса белән, җыр белән генә булмый. Кешеләргә мәгълүмат кирәк. Кешегә татар телендә Путин, Обама, Трамп турында, тарих турында мәгълүмат җиткерүче BBC кебек канал кирәк. Шундый канал булмаса, татар теленең дә, халкыбызның да киләчәккә өмете юк", дип белдерде Гатин.

URBANTATAR берләшмәсе җитәкчесе Илһам Шәрип татар телен саклап калу өчен төбәкләрдәге бөтен татарларны да бер платформага җыюны тәкъдим итте.

Илһам Шәрип
Илһам Шәрип

"Кемнең нәрсә эшләгәнен бөтен кеше күреп торырга тиеш. Теләсә кайсы чара, документлар, графика үтә күренмәли булырга тиеш һәм болардан теләсә кайсы төбәктә яшәгән татар кирәк булганда куллана алырга тиеш, татар телен саклап калу өчен төбәкләрдәге бөтен татарларны да бер платформага җыярга кирәк", диде ул.

Чарада чыгыш ясаган Айзат Минһаҗи фикеренчә, татар телен үстерү һәм аны куллану өчен иң беренче чиратта нәрсә дә булса эшләргә кирәк.

Эшләр татар теленнән генә чыгып башкарылмаска тиеш

"Эшләнәчәк бу эш татар теленнән генә чыгып башкарылмаска тиеш. Әйтик, без сеңлем белән кием җитештерәбез. Мин үзем гарәп калллиграфиясе белән шөгыльләнәм. Нинди дә булса бер эшне яхшы эшләгәннән соң гына мин аны ничектер татарлаштырам дип әйтеп була. Анда татарларга хас әйберләрне кертергә тырышам. Миңа калса, шулай да эшләргә кирәк. Без иң баштан ук бары татарлар өчен генә эшлибез дип әйтәбез икән, үзебезне тар гына кысаларга китереп куябыз" диде ул.

Тимерхан Шәйхетдинов
Тимерхан Шәйхетдинов

"Сәләт" хәрәкәте вәкиле, Татар Википедиясе активисты Тимерхан Шәйхетдинов кыскача үз эшчәнлекләрен аңлатып үткәннән соң, татар телле кешеләрне үзара берләшеп, татар Википедиясенә күпләп яза башларга өндәде. Аның фикеренчә, теләсә кем төзәтә алырлык татар телендә онлайн ирекле энциклопедия - татар Википедиясе татар телен мәрттән чыгаруда ярдәм итә алачак.

Блогер Айнур Әхмәтов татар телен саклап калу һәм аны үстерү проблемын чишүне читтән килгән һәм бу проблем белән якыннан таныш булган белгечләргә тапшыру яхшырак булачагын әйттте.

Айнур Әхмәтов
Айнур Әхмәтов

"Менә әле генә "Печән базары"на Татарстан президенты, Русия вице-премьеры, Казан мэры һәм башкалар килеп китте. Аларның барысына да Кабан күле яр буеның ничек итеп төзекләндерелүе турында Фишман мәгълумат бирде. Ә аны Казанда парклар һәм скверлар төзү өчен Мәскәүдән чакырганнар иде.

Минемчә, татар теле буенча да шундый бер белгеч кирәк. Әйтик, интернетны төзәтү өчен без интернетны белмәгән белгечне чакырмыйбыз бит. Без шул һөннәрне белгән кешене чакырабыыз. Монда да нәк шулай ук.

Без татар теле мәсьәләсен ничек чишәргә икән дип уйлаганда татарлар буларак җыелабыз да моны эшләргә кирәк, тегене эшләргә кирәк дип әйтә башлыйбыз. Шул ук вакытта тирәндә яткан комплекслы проблемнарны күрмибез. Безгә бу проблемнарны чишү өчен лингвистларны, психологларны, фәнне җәлеп итергә кирәк. Проблемны глобаль итеп хәл итергә кирәк", дип белдерде ул.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Үзен Миләүшә дип таныштырган катнашучы кыз, татар теле проблемын хәл итү өчен чит илләрдәге телне саклау оешмаларыннан үрнәк алырга тәкъдим итте.

Яңа корылган тел комисссиясе башка илләрдәге тәҗрибәләрне өйрәнсен иде

"Төрекләрдә Төрек Теле Оешмасы бар (TDK - Türk Dil Kurumu). Бу оешма төрек телендә булмаган сүзләрне уйлап чыгарып, аны кулланылышка кертә. Нишләп безгә дә шулай яңа сүзләр уйлап чыгармаска. Тәрҗемәләр ясаганда, мәкаләләр язганда яңа сүзләрне кулланыр идек. Яңа корылган тел комисссиясе башка илләрдәге тәҗрибәләрне өйрәнсен иде", диде ул.

Блогер Ләйлә Лерон фикеренчә, телне саклап калу өчен татарның билгеле шәхесләренең фотоларын һәм язучыларының китапларын тиешле рөхсәтләр алып интернетка хәзердән үк урнаштыра башларга кирәк. Ул шулай ук татар проблемнарын татар телендә сөйләшүнең мөһимлегенә дә игътибарны җәлеп итте.

Ләйлә Лерон
Ләйлә Лерон

"Безнең очрашуга кадәр Эдуард Хәйруллин исемле бер әфәнде дә катнашкан дискуссия очрашу булды. Ул татарча белмәгәнгә күрә, татарга кагылышлы тема урыс телендә сөйләшенде. Бер урыс килсә, татарлар урыс теленә күчмәсен өчен тәрҗемәчеләр бар. Бу тәрҗемәче башта аңа тәрҗемә итсен, аннан татарчага аның сүзләрен тәрҗемә итеп сөйләшсен иде. Без татар проблемнарын татарча сөйләшсәк, безгә яхшырак булыр иде", диде блогер.

Алия Минһаҗи исемле катнашучы фикеренчә, ютубта балалар өчен татар телле контентны күбрәк булдыру зарур.

"Хәзер безнең балалар бөтенесе дә телефонда яши. Һәм алар ютубта утыра. Ютубта балалар өчен татар телле контент аз. Грантлар алып төрле мультфильмнар эшләсәләр һәм аны ютубка куйсалар бик шәп булыр иде", дип саный Алия.

Блогер Алсу Хафиз тел комиссиясенә үзеннән бары бер генә тәкъдим булуын әйтте.

Татарча сөйләшүче гаиләләргә ай саен төбәкләрдәге уртача хезмәт хакы күләмендә акча түләп барсыннар

"Бездә милли үзаң програмына хәзер бик күп акчалар бүленде. Шул акчадан татарча сөйләшүче гаиләләргә дә бирергә кирәк. Татарстанда яшәүчеләрне генә күздә тотмыйм, Пенза, Самар өлкәсе дә була ала. Татарча сөйләшүче гаиләләргә ай саен төбәкләрдәге уртача хезмәт хакы күләмендә акча түләп барсыннар", дип җиткерде Алсу Хафиз.

Бер сәгать барган татар дискуссиядә барлыгы 20ләп тәкъдим яңгырады.

Чараны алып барган Мәскәүнең "Бердәмлек" яшьләр клубы кураторы Римма Гомәрова җыелган барлык тәкъдимнәрнең Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге татар телен саклау комиссиясенә җиткереләчәген әйтте.

фикерләр (13)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG