Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Печән базары" Кабан күле буенда узды


"Печән базары" кунаклары
"Печән базары" кунаклары

Быелгы "Печән базары" фестивале Татарстанның суверенитеты турында декларация кабул ителүгә 30 ел һәм ТАССР оешуына 100 ел тулуга багышланды. Фестиваль кысаларында "Милли кием көне" дип аталган иммерсив шоу оештырылды. Чарага Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килеп китте.

"Печән базары" Кабан күле буенда узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:00 0:00

"Печән базары" фестивале быел Кабан күленең яңартылган яры буенда узды. Моны чарага килүче кунаклар да искә алды. Бәйрәмгә гаиләсе белән килгән килгән җырчы, композитор Илназ Сәфиуллин фестивальнең урыны шушы булырга тиеш, ди:

— Ел саен бу чарага киләбез, моңарчы төрле урында уза иде, ләкин шушы татар бистәсе иң яхшысы дип саныйм. Монда килеп милли әйберләр, татар телле китаплар алабыз, бүген менә татар телендә планшет алдык, чөнки татар теле гаиләдә генә бирелергә тиеш түгел, балалар тирә-якны да татарча җиһазлар аша өйрәнергә тиеш.

Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән килгән Зилә ханым
Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән килгән Зилә ханым

Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән килгән Зилә ханым әлеге фестивальдә беренче тапкыр катнаша. "Печән базары"н ул искитмәле бәйрәм дип атады:

—Бу бәйрәмгә килеп күңел ачар өчен махсус өч ай көттем. Шулкадәр матур оештырылган, шундый ягымлы кешеләр, милли кием, төс, милли ризык ташып тора, моны күрү шулкадәр рәхәт. Оештыручыларга афәрин, Рөстәм Миңнехановка мең рәхмәт, ул инде бигрәк шәп президент, булдырасыз, дип мактады Татарстан президентын Башкортстан кунагы.

Рүзәл Минһаҗев
Рүзәл Минһаҗев

Мөслим районы Метрәй авылында яшәп, тәрәзә йөзлекләре, калайдан милли бизәкле җиһазлар ясаучы Рүзәл Минһаҗев фестивальга инде өченче ел килеп тауарларын сата. "Печән базары"нда үзебезне таныту сәбәпле, эшчәнлегебезне киңәйттек, ди ул:

— Тәрәзә йөзлекләрен җитештерә башлавыбызга җиде ел. Менә шушы "Печән базары"на килгәч сату мәйданыбыз киңәйде. Безне хәзер Татарстанның барлык районнарында, Башкортстан, Оренбурда беләләр, һәм быелдан алып Самарга да чыктык. Менә шушы фестивальга килгән кеше аркасында безнең хакта белүчеләр саны күбәя.

Быел фестиваль кысаларында тәүге мәртәбә "Милли кием көне" дип аталган иммерсив шоу да оештырылды. Килүчеләргә алдан ук милли киемдә килергә киңәш ителде.

Гөлнүр Хәҗипова
Гөлнүр Хәҗипова

Гөлнүр Хәҗипованың берничә ел элек Сабан туенда бүләк ителгән калфагы булган. Берничә ел ул калфак тартмада яткан, бүген Гөлнүр ханым аны бәйрәмгә киеп килергә булган:

— Бу матур калфагымны Кабан күле ярында шушы күркәм чара оештырылуын белгәч киеп килдем. Шактый вакыт киелмичә торды ул, бүген кинәт искә төште. Моңа туры килерлек күлмәгем булмаса да, калфагын кияргә булдым. Киләчәктә калфакның төсенә туры китереп чигүле күлмәк булдырып, читекләр киеп йөрергә хыялым бар.

Гөлнур Хәҗипова һөнәре белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Татар теленең бүгенге хәле аны борчуга сала:

— Бүгенге көндә бигрәк тә туган телебезне пропагандалау чаралары кирәк. Гореф-гадәтләребез, милли йолаларыбызны киңрәк күрсәтү кирәк. Шул вакытта, бәлки, татар мохите дә үсәр, диде Гөлнур ханым Азатлыкка.

Фәнзил Аделбаев
Фәнзил Аделбаев

Фәнзил Аделбаев Башкортстанның Сибай районыннан килде. Фәнзил татар һәм башкорт телләрендә балаларга планшет, смартфон җитештерә. Моннан тыш башкорт һәм татар милли киемле курчаклар сата. Фестивальдә беренче тапкыр катнаша, тауарлары бик үк танылмаганга сату әлегә бик бармый, ди:

— Уенчыкларны күрсәтер өчен алып килдек, кызыксынучылар бар, әмма күп түгел. Башкортстан һәм Татарстан халкына мөрәҗәгать итәсе килә, күбрәк безнең туган телебездә тавышландырылган уенчыклар алсыннар иде, бу безгә алга таба эшебезне башкарыр өчен зур этәргеч булыр иде.

Наилә апа
Наилә апа

Үзен Наилә апа дип таныткан ханым биредәге күренешне искә алып, Казанның рухы-менә шушындый ул, диде:

— Күрегез әле, татар яшьләре ничек матур итеп татар җырларын башкарып йөри, барысы да милли киемнән. Мондый рух бетмәсен иде, Казан рухы китмәсен иде, дип хисләре белән бүлеште Наилә апа.

Дизайн-маркеттан тыш, быел фестивальдә гадәттәгечә балалар мәйданчыклары, экскурсия, фотозоналар, милли ризыклардан авыз итеп чәйләр эчү, музыкаль концерт, татар биюе мастер-класслары һәм төрле лекторийлар да эшли. Лекторийларның темалары истәлекле вакыйгаларга бәйле: "100 һәм 30: ТАССР һәм суверенитет биргән сабак", "Бүген Куштау, ә иртәгә?", "Татар телен комадан чыгару өчен 70 идея".

XS
SM
MD
LG