Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Казан һава аланы юлчылар агымы артуын көтми


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу дроннар һөҗүме куркынычы сәбәпле, аэропортларның ябылып торуы белән бәйле.

Казан һава аланы 2025 елда юлчылар агымының артуын көтми һәм узган елдагыча якынча 5,3 миллион кешегә хезмәт күрсәтергә планлаштыра. Аэропортның баш мөдире Сергей Романцов ТАССка әйтүенчә, юлчыларның быел артмавы һава аланнарының иминлек сәбәпле еш кына ябылып торуына бәйле.

Казан һава аланы еш кына төнлә, таң белән ябыла. Ул вакытта очышлар туктатыла. Юлчылар еш кына очып китә алмый, аларның рейслары берничә сәгатькә кичектерелә. Казанга очып килергә тиешле очкычлар да вакытында утыра алмый. Алар башка шәһәргә борып җибәрелә яки берникадәр вакыт Казан тирәсендә очып йөрергә мәҗбүр була.

Авиакомпанияләр бу хәлләрдән соң акчалата зыян күрә. Шул сәбәпле соңгы бер ел эчендә билетлар бәясе дә шактый үсте.

Соңгы 8 ай эчендә Русиядә дроннардан сакланып "Ковер" режимы кертелгән һава аланнарын санап чыгарганнар иде. Исемлеккә уналты шәһәр кергән. Казан - алтынчы урында, Уфа исемлекнең азагында.

  • Узган елны Казан һава аланы 5,3 миллион кешегә хезмәт күрсәткән.
  • 2023 елны 5,1 миллион юлчы Казан һава аланы аша очкан.
  • 2026 елда Казан һава аланында яңа терминал ачарга ниятлиләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG