Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Украинага каршы сугышын алып бару өчен ярдәм итүче Татарстан җитәкчелеге һава киңлеген күзәтү чараларын көчәйтергә мәҗбүр


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Рөстәм Миңнеханов төнге сакчыларын җәлеп итәргә чакырды.

Дроннарның инфраструктура корылмаларына һөҗүм итү куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һава киңлекләрен күзәтү чараларын көчәйтергә кушкан. Бу хакта ул Татарстан хөкүмәтендә узган киңәшмәдә әйткән дип хәбәр итә "Татар-информ" республика җитәкчесенең матбугат үзәгенә сылтанып.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, күк йөзен күзәтүгә җирлек башлыкларын һәм җирле үзидарә хезмәткәрләрен, социаль оешмаларның, икътисад корылмаларының, авыл хуҗалыгы ширкәтләренең һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының җаваплы кизү һәм төнге сакчыларын җәлеп итәргә кирәк.

Дроннар тавышын ишеткән очракта, күзәтүчеләр бу хакта оператив рәвештә "112" номерына хәбәр итәргә, аларның кайсы урында күренгәнен һәм аның кайсы юнәлештә очуын әйтергә тиеш, дип яза агентлык.

Татарстанда атнасына берничә тапкыр дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелә. Кайвакыт һава аланнары да ябылып тора.

Русиянең Украинага каршы сугышын алып бару өчен Татарстан сугышчылар җибәреп һәм икътисади яктан ярдәм итә. Русия хәрбиләре басып алган Украинаның Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрен республика төзекләндерә.

  • Татарстан бюджеты инде өченче ел рәттән сугыш шартларында корыла. 2025 елда республика бюджеты 13,5 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде. Соңрак дефицит 31 миллиард сумга җиткән диелде. Хакимият дәүләт эше һәм иминлек өчен чыгымнарны арттырды. Ә менә фән, торак-коммуналь хуҗалыгы кебек тармакларга акчаны киметте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG