Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ рәисе урынбасарын Тукайны искә алу митингында тел сәясәтен тәнкыйтьләгән өчен хөкем итәләр


Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

"Горки" полиция бүлеге хезмәткәрләре Дөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәткә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзегәннәр. Аны урам чарасында катнашу тәртибен бозуда гаеплиләр.

Документта язылганча, 15 апрельдә Габдулла Тукайның үлеменә 105 ел тулуга багышлап уздырылган митингта Галишан Нуриәхмәт "чараның максатын үзгәрткән". Ул "татар телен сәяси басымнан яклау шигаре белән федераль хакимиятне тәнкыйть иткән" диелә. "Аның тарафыннан мәктәпләрдә татар телен укыту тирәсендә 2017 елда килеп туган вазгыять искә алына" дип тә язылган беркетмәдә.

Полиция мәгълүматынча, "чараның максатын үзгәртү Казан башкарма комитеты белән килештерелмәгән". Галишан Нуриәхмәт беркетмәдә документ "өч айдан соң түгел, ә хокук бозу урынында төзелергә тиеш иде", дип билгеләп куйган.

ТИҮ урынбасары эше Идел буе мәхкәмәсенә тапшырылган. Аны карау вакыты әле билгеле түгел.

15 апрель Казанның Дан бакчасында татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай вафатына 105 ел тулуга багышлап митинг узды. ТИҮ оештырган чарада татар телен, татар халкын саклап калу мәсәләләре күтәрелде.

XS
SM
MD
LG