Accessibility links

Татар активистына Тукайны искә алу митингында плакат күтәргәне өчен эш ачылган


Батырхан Әгъзамов
Батырхан Әгъзамов

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамовны Экстремизмга каршы тору үзәгенә чакырып сорау алганнар. Тикшерүчеләр Әгъзамовтан 15 апрельдә узган Тукайны искә алу митингында ике минут кына күтәреп торган баннер кызыксындырган.

Плакатта "Мәктәпләргә һәм бакчаларга татар телен кайтарыгыз", дип язылган иде. Чараны оештыручылар плакатны күрү белән, активисттан аны җыеп куюны сорады, чөнки ул митингның темасына туры килми диелде.

"Э" үзәгендә активистка белдерүләренчә, аңа карата административ эш ачу турындагы материаллар Киров районы прокуратурасыннан килгән.

"Әлеге таләпләр нигезсез һәм канунсыз. Матбугат чараларында бу Тукайны искә алу митингы гына түгел, ә татарларның милли мәдәниятенә теләктәшлек белдерү митингы дип язылды. Ә милли мәдәниятне туган телсез күз алдына китереп булмый. Күпчелек кеше бирегә нәкъ менә татар телен яклау максаты белән килде", диде Әгъзамов.

Батырхан Әгъзамовка моңа кадәр бер администартив эш ачылган иде. Вконтактедагы посты өчен татар ул биш тәүлек сак астында булды.

15 апрель Казанның Дан бакчасында татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай вафатына 105 ел тулуга багышлап митинг узды. ТИҮ оештырган чарада татар телен, татар халкын саклап калу мәсәләләре тикшерелде.

XS
SM
MD
LG