Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәхкәмәсе Хәтер көнендә йөрешкә рөхсәт бирмәгән түрәне җавапка тарту шикаятен канәгатьләндермәде


Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе
Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ТИҮнең Хәтер көнендә йөрешкә рөхсәт бирмәүче түрә Евгений Варакинны җавапка тарту турындагы шикаятен канәгатьләндермәде.

Мәхкәмә дәүләт, медицина, мәгариф, дини оешмалар янында урам җыеннары уздыруны тыючы Татарстан канунына сылтанды.

ТИҮ Казан башкарма комитетының идарә җитәкчесе Евгений Варакинны җавапка тартуны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. "Варакин Казанда тәре йөрешенә рөхсәт бирә һәм аны уздыруда ярдәм итә, ә Хәтер көне йөрешенә каршы килә", диелде шикаятьтә.

Казанда Тинчурин бакчасында Хәтер көне уңаеннан митинг уздыру килештерелде. Ул 13 октябрь 13 сәгатьтә башлана. Йөрешкә рөхсәт бирелмәде, йөреш узасы урыннарда берничә медицина клиникасы, балалар музыка мәктәбе, "Нурулла" мәчете бар дип белдерелде.

Шул ук вакытта ноябрь башында Казанда тәре йөреше узачак. Аны оештыручыларга уңайлы шартлар тудыру өчен шәһәр үзәгендә юллар ябылачак.

XS
SM
MD
LG