Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" яшьләренә Хәтер көнен Тинчурин бакчасында уздыруга рөхсәт бирелде


Хәтер көне. Архив фотосы.
Хәтер көне. Архив фотосы.

13 октябрьдә "Азатлык" татар яшьләре берлегенә Хәтер көнен Казанның Тинчурин бакчасында уздыру рөхсәт ителгән. Бу хакта "Азатлык" берлеге вәкиле Рәфыйк Кәлимуллинга Казан башкарма комитет идарәсе җитәкчесе Евгений Варакиннан килгән хатта әйтелә.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге Хәтер көнен уздыру өчен Казанның Камал театры каршындагы мәйданны яки Тинчурин бакчасын сорап язган булган. Казан башкарма комитетыннан килгән хатта әйтелгәнчә, Камал театры мәйданында алданрак планлаштырылган башка чара узу сәбәпле, аларга Тинчурин бакчасы тәкъдим ителә.

Шулай ук 13 октябрь көнне Хәтер көнен уздыруны сорап Татар иҗтимагый үзәге дә Казан башкарма комитетына белгертү керткән иде.

Элегрәк ТИҮ Хәтер көнен дәүләт дәрәҗәсендә уздыру тәкъдиме белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да ачык хат язган иде. Тик президент идарәсеннән килгән хатта бу мөрәҗәгатьнең премьер-министр Васыйл Шәйхразиевка, президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментына җибәрелүе генә әйтелә. Сорау ачык кала.

ТИҮ вәкилләре шулай ук Диния нәзарәтенә дә Хәтер көнен бергәләп уздырырга тәкъдим иткән иде.

Татар иҗтимагый үзәгенә Хәтер көнендә йөреш уздыруга рөхсәт ителмәде.

XS
SM
MD
LG