Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хәтер көнен дәүләт дәрәҗәсендә уздыру үтенече җавапсыз калды"


Хәтер көне. Архив фотосы.
Хәтер көне. Архив фотосы.

Татар иҗтимагый үзәгенең Хәтер көнен дәүләт дәрәҗәсендә уздыруда ярдәм сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка язган ачык хатына президент идарәсеннән җавап килгән. Тик анда бу мөрәҗәгатьнең премьер-министр Васыйл Шәйхразиевка, президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментына җибәрелүе генә әйтелә.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка әйтүенчә, аларның мөрәҗәгатенә карата әле дә төгәл җавап юк. Алар Хәтер көнен дәүләт дәрәҗәсендә оештыруны сорап 13 августта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә ачык язган иделәр.

Татарстан президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсеннән килгән җавап хатта: "Сезнең мөрәҗәгать безгә килде һәм "Русия федерациясе ватандашлары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында" 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ санлы федераль канунның 8нче маддәсе нигезендә Татарстан республикасы премьер-министры Васил Шәйхразиевка, Татарстан президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментына җибәрелде", дип кенә язылган.

Татарстан президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе хаты
Татарстан президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе хаты

Зәкиев Миңнеханов үзе бу мөрәҗәгатьтән хәбәрдар түгелдер дип саный.

"Хат килгәч тә Татарстан президенты идарәсе бу хатны президентка күрсәтмичә дәүләт оешмаларына төшерә. Мондый мөрәҗәгатьләр президентка күрсәтү өчен артык вак санала. Мин бу очракта Хәтер көне һәм ТИҮ эшчәнлеген күздә тотып әйтәм.

Шулай да бу хат Миңнехановның үз кулына килеп керсә, аның бу мөрәҗәгатькә ничек караячагын алдан берничек әйтә алмыйм", ди ул.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Татарстан президентына мөрәҗәгатьтә: "Соңгы биш елда Казан башкарма комитеты безнең конституцион хокукларны бозып Хәтер көнендә йөреш уздыруны тыя. Без ата-бабаларны искә алу йөзеннән сездән хокукларыбызны яклауны һәм йөреш уздыруга мөмкинлек бирүне сорыйбыз. 1551-1552 еллардагы тарихи вакыйгаларга багышланган йөреш Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстанның туризм дәүләт комитетында яклау табар дип өметләнәбез. 15 октябрь Хәтер көнен без Казанны яклаучыларга хөрмәт күрсәтү һәм аны татулык билгесе дип кабул итәргә кирәк дип саныйбыз”, дип яза һәм аны дәүләт дәрәҗәсендә уздыруда ярдәм сорый.

XS
SM
MD
LG