Accessibility links

Кайнар хәбәр

БТИҮ Миңнехановтан Хәтер көнен дәүләт дәрәҗәсендә уздыруны сорый


Хәтер көне. Архив фотосы.
Хәтер көне. Архив фотосы.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Хәтер көнен дәүләт дәрәҗәсендә уздыруда ярдәм итүне сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка ачык хат белән мөрәҗәгать итте.

"466 ел элек Казан Явыз Иван гаскәриләре тарафыннан басып алынган. Бөтентатар иҗтимагый үзәге президиумы 2018 елның 13 октябрендә традицион рәвештә Хәтер көнен уздыру турында карар кабул итте. Хәтер көне инде 29нчы тапкыр уза. Әлеге көнне традицион митинг һәм Казан урамнары буйлап йөреш рәвешендә үткәрү турында карар кылынды.

Кызганычка, соңгы биш елда Казан башкарма комитеты йөреш уздыруны тыя. Быел без аны Татарстан мәдәният министрлыгы белән бергә уздырырга уйлыйбыз. Безнең йөреш уздыру үтенечен кире кагачакларын белеп алдан ук сездән ярдәм итүне сорыйбыз", диелә мөрәҗәгатьтә.

Милли хәрәкәт вәкилләре фикеренчә, ни өчендер әлеге йөрешне сәясәт белән бәйләү гадәткә кергән. Ул халыклар дуслыгына каршы юнәлтелгән һәм "вазгыятьне какшата" дип санала.

"Әмма без бит ХХI гасырда яшибез һәм бу чараның тарихи, мәдәни булуын һәм һич кенә дә сәяси булмавын аңларга тиешбез. Без бу тарихи чарага Татарстанда яшәүче барлык халыкларны – башкорт, чуаш, мари, урыс, яһүдләрне чакырырга телибез. Татарстанда яшәүче халыклар үзенең бөек тарихын белергә тиеш. Бу уртак чара халыклар арасындагы дуслыкны ныгытыр гына иде", диелә документта.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге президиумы 21 июль көнне Казанда тәре йөреше узуын да искә ала. Берничә мең кеше Казанның үзәк урамнары буйлап йөрүен әйтә.

"Соңгы биш елда Казан башкарма комитеты безнең конституцион хокукларны бозып Хәтер көнендә йөреш уздыруны тыя. Без ата-бабаларны искә алу йөзеннән сездән хокукларыбызны яклауны һәм йөреш уздыруга мөмкинлек бирүне сорыйбыз. 1551-1552 еллардагы тарихи вакыйгаларга багышланган йөреш Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстанның туризм дәүләт комитетында яклау табар дип өметләнәбез. 15 октябрь Хәтер көнен без Казанны яклаучыларга хөрмәт күрсәтү һәм аны татулык билгесе дип кабул итәргә кирәк дип саныйбыз”, диелә Бөтентатар иҗтимагы үзәгенең Татарстан президентына язган мөрәҗәгатендә.

XS
SM
MD
LG