Accessibility links

Кайнар хәбәр

13 октябрьгә билгеләнгән Хәтер көненә хакимиятләр әле рөхсәт бирмәгән


Былтыргы Хәтер көнендә

Хәтер көненә багышланган чара быел 13 октябрьгә билгеләнгән, ләкин төрле сәбәпләр табып хакимиятләр урам чарасын килештерүдән баш тарта.

Хәтер көненә багышланган митинг уздыру турында Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) Казан мэриясенә ике белдерү хаты керткән. Соңгысы 28 сентябрьдә тапшырылган. Әмма, ТИҮ президиумы әгъзасы Галишан Нуриәхмәт Азатлыкка белдергәнчә, Казан хакимиятеннән шалтыратып, мөрәҗәгатькә төрле төзәтмәләр кертергә кушканнар.

Активистлар митинг уздыру өчен Камал театры янын, Вахитов һәйкәле мәйданын сораган, ләкин бу урыннар кире кагылган. Чара Тинчурин бакчасында уздырылырга мөмкин. ТИҮ президиумы 2 октябрьдә утырышта Хәтер көне уздыру темасына сөйләшә.

Галишән әфәнде сүзләренчә, йөреш уздыру тыелган.

Казанны яклап шәһит китүчеләрне шулай ук 12 октябрьдә көндезге 12дә Сөембикә манарасы янында искә алачаклар. Анысында катнашырга җыенучы активист Раил Имамов Азатлыкка белдерүенчә, бирегә экскурсияләр уздыручы да чакырылган, ул булган вакыйгалар турында сөйләячәк. Намаз уку да, дога кылу да булмаячак, чөнки күптән түгел кабул ителгән Яровая кануннары гыйбадәтханәдән читтә мондый гамәлләрне тыя.

Быел ТИҮ Хәтер көнен дәүләт дәрәҗәсендә уздыру тәкъдиме белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да ачык хат язган иде. Тик президент идарәсеннән килгән хатта бу мөрәҗәгатьнең премьер-министр Васыйл Шәйхразиевка, президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментына җибәрелүе генә әйтелә. Сорау ачык кала.

ТИҮ вәкилләре шулай ук Диния нәзарәтенә дә Хәтер көнен бергәләп уздырырга тәкъдим иткән иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG