Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ Хәтер көнендә йөрешкә рөхсәт бирмәгән түрәне җавапка тартырга чакыра


Евгений Варакин

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге 13 октябрьдә Хәтер көнендә йөрешкә рөхсәт бирмәве өчен Казан мэриясе вәкиле Евгений Варакинны җавапка тартуны сорый.

ТИҮ Казан башкарма комитетының идарә җитәкчесе Евгений Варакинны җавапка тартуны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. "Варакин Казанда тәре йөрешенә рөхсәт бирә һәм уздыруда ярдәм итә, ә Хәтер көне йөрешенә каршы килә", диелә шикаятьтә.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ТИҮ шикаятен 12 октябрь карый башлый.

Казанда Тинчурин бакчасында Хәтер көне уңаеннан митинг уздыру килештерелде. Ул 13 октябрь 13 сәгатьтә башлана. Йөрешкә рөхсәт бирелмәде, йөреш узасы урыннарда берничә медицина клиникасы, балалар музыка мәктәбе, "Нурулла" мәчете бар дип белдерелде. Кануннарга ярашлы, урам чаралары дәүләт, мәгариф, медицина оешмалары янында узарга тиеш түгел.

Шул ук вакытта ноябрь башында Казанда тәре йөреше узачак. Аны оештыручыларга уңайлы шартлар тудыру өчен шәһәр үзәгендә юллар ябылачак.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG