Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галишан Нуриәхмәткә Хәтер көнендә чыгышы өчен биш мең сум штраф салынды


Галишан Нуриәхмәт 2019 елда Хәтер көнендә чыгыш ясый
Галишан Нуриәхмәт 2019 елда Хәтер көнендә чыгыш ясый

Активист Административ хокук бозулар кодексының нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше абруын кимсетү маддәсе нигезендә гаепле табылган.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе татар милли хәрәкәт активисты Галишан Нуриахмәткә былтыр Хәтер көнендә чыгышы өчен биш мең сум штраф салды. Бу хакта активист Азатлыкка үзе хәбәр итте. Әлегә мәхкәмә карарының аңлатма өлеше тапшырылмаган.

Моңа кадәр Казан прокуратурасы Нуриәхмәткә карата административ хокук бозулар кодексының 20.3.1 маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше абруын кимсетү) нигезендә эш ачкан иде.

Административ эш былтыр 12 октябрьдә Хәтер көнендә ясалган чыгышы өчен ачылган. Экспертиза анын сүзләрендә башка милләт вәкилләренә карата дошманлык уяту билгеләре тапкан.

Галишан Нуриәхмәтне 25 август иртән полиция өенә ишектәге йозагын ачып керде һәм аны алып китте.

Хәтер көне былтыр 12 октябрьдә Казанның Тинчурин бакчасында узган иде. Анда Коръән укып дога кылдырган өчен татар милли хәрәкәте активисты Айрат Шакировка Вахитов районы мәхкәмәсе 40 сәгать мәҗбүри эш хөкеме бирде.

Быел 4 июньдә Чаллы шәһәре мәхкәмәсе татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага да узган елда Хәтер көнендә ясаган чыгышы өчен 10 мең сум штраф салган иде.

XS
SM
MD
LG