Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көнендә чыгыш өчен 40 сәгать мәҗбүри эш. "Тарихны оныттырырга телиләр"


Айрат Шакиров
Айрат Шакиров

Айрат Шакиров әлеге карарны гаделсез, мәхкәмә эзәрлекләүләрен тарихны оныттырырга тырышу дип саный.

Татар милли хәрәкәте активисты Айрат Шакировка Хәтер көне чарасында Коръән укып дога кылдырган өчен Вахитов районы мәхкәмәсе 40 сәгать мәҗбүри эш хөкеме бирде. 11 августта узган утырышта ул административ хокук бозулар кодексының 20.3.1 маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше абруын кимсетү) нигезендә гаепле дип танылды.

"Иртәнге җиденче яртыда өйгә килделәр һәм Вахитов районы мәхкәмәсенә китерделәр. Үз машинама утырып килдем, алар минем арттан гына килде. Чакыру юк иде, аны минем кулга тапшырмадылар, привод белән китерделәр", дип сөйләде Айрат Шакиров Азатлыкка.

Активистны Вахитов районы хөкемдары Дамир Гадыршин хөкем иткән. Прокурор гаепләнүчегә ул маддә нигезендә иң каты җәза – 15 тәүлеккә сак астына куюга хөкем итүне сораган.

Айрат Шакиров мәхкәмәдә
Айрат Шакиров мәхкәмәдә

"Кулга алырлар дип уйлыйм. Алар монда барысы үзара килешеп эшли. Прокурор максималь итеп сорады. 15 тәүлеккә утыртырга мөмкиннәр. Залдан ук алып китүләре бар дип әзерләнеп торам" дип сөйләгән иде Айрат әфәнде тәнәфес вакытында.

Хәзрәтне якларга мәхкәмә утырышына Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев тә килгән. Ул хокук яклаучы, Шакировның җәмәгать яклаучысы буларак Азатлыкка фикерен белдерде.

"Бу Вахитов мәхкәмәсенең чираттагы хурлыклы карары. Бернинди мантыйкка да сыймый инде. Ул текстта бер әйбер дә юк. Хәтер көнендә чыгышы ярты биттән генә тора. Ул анда догалар укый һәм үзенең фикерләрен әйтә. Белмим, ничек аңлатырга да. Сайлаулар алдыннан тырышулары микән", диде Зәкиев.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

"Прокурор кулга алуны таләп иткән иде. Аллага шөкер, карар йомшаграк булды", диде Зәкиев 40 сәгатьлек мәҗбүри эш карары турында . Ул хөкем карарына апелляция бирәчәкләрен әйтте.

Айрат Шакиров үзе хөкем карарын гаделсез дип саный. "Гаделсез дип саныйм, чөнки мин бернинди дә тәртип бозуда катнашмадым. Мәсьәлә беләсезме нәрсәдә – полиция, прокуратура, мәхкәмәләр бер бәйләмдә. Килештерелгән, шулай дип хәл ителгән, бетте-китте. Апелляция язачакбыз. Прокурор иң зур җәза чарасын сорагач, мин ябып куярлар дип уйлаган идем", дип сөйләде Айрат Шакиров Азатлыкка.

Ул 40 сәгать мәҗбүри хезмәт җәзасы биш көнлек эш икәнен искәртте. "Апелляция кире кагылса, эшләргә туры килер", диде ул.

Хәтер көнендә шундый чыгыш ясаганына һич тә үкенмәгәнен белдерде ул.

"Юк, үкенмим. Юлыбыз дөрес, шуны дәвам итәбез, итәргә тиешбез, иншалла. Бернинди санкцияләр дә, хөкем карарлары да туктатырга тиеш түгел. Хак туры юлдан барабыз", диде ул.

Хәзрәт быел да Хәтер көнендә шундый ук дога кылдырырга ниятләгәнен әйтте.

Алар тарихны оныттырырга телиләр

"Иншалла, кылабыз Алла бирса. Бүтәнчә булмый. Алар тарихны оныттырырга телиләр. Без кемнәр, ничек булган, киләчәктә ничек булачакбыз – шуны онытуны телиләр. Садри Масуди әйткән – үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Шуңа күрә алар тарихны бетерергә маташалар. Төп максатлары шул. Безне маңкорт итәргә, мөртәт итәргә, тарихны кире язып маташалар. Без дөрес юлда дип саныйм, шушы юлны дәвам итәбез Аллаһ теләсә", дип сөйләде хәзрәт.

5 июнь көнне Татарстанның Биектау районының экстремизмга каршы көрәш үзәге вәкилләре татар милли хәрәкәте активисты Айрат Шакиров өенә килеп, аңа карата ачылган эш белән танышу өчен прокуратурага чакыру калдырып киткән иде.

9 июнь Шакиров Биектау районы прокуратурасына барып, узган елның 12 октябрендә Хәтер көнендә әйткән сүзләре өчен аңа карата ачылган эш белән танышты.

"Хәтер көне узган елның октябрендә булды. Дөрес сүз сөйләмәгән булсам, ни өчен шул вакытта ук мине кисәтеп, туктатмадылар алайса? Мин монда махсус хезмәтләренең мәкерле гамәлен күрәм", дип сөйләгән иде активист Азатлыкка элегрәк.

Милли хәрәкәт активисты үзенә белдерелгән төп гаепләүне Хәтер көне ачылышында Коръән укып дога укыганда "1552 елда безнең дәүләтебезне җимерделәр. Хатын-кызларны, балаларны үтерделәр. Казаннан кешеләрне ничәдер чакрым ераклыкка куып чыгардылар. Яулап алучылар гаепсез кешеләрнең каннарын койдылар", дигән сүзләр кергән дога укыганы өчен дип саный.

  • Быел 4 июньдә Чаллы шәһәре мәхкәмәсе татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага да узган елда Хәтер көнендә ясаган чыгышы өчен 10 мең сум штраф салган иде.
  • Аңа кадәр 27 майда Татарстан Югары мәхкәмәсе ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевкә карата Казанның Вахитов районы мәхккәмәсенең узган елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе көне уңаеннан уздырган митингтагы кайбер чыгышлар өчен билгеләнгән 10 мең сумлык җәзаны гамәлдә калдырды.
  • 19 майда Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТИҮ рәисенә салган 150 мең сумлык штрафын да Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе урынлы дип тапты.

XS
SM
MD
LG