Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көненә — 30 ел. "Колониядән чыгуны таләп итәргә вакыт"


Хәтер көне чарасында катнашучылар
Хәтер көне чарасында катнашучылар

12 октябрь Казанда 1552 елда шәһәрне Явыз Иван гаскәрләреннән яклап һәлак булганнарны искә алу чарасы узды. Тинчурин бакчасында узган җыенда 200дән артык кеше катнашты. Чарадан безнең репортаж.

Быелгы "Хәтер көне" кояшлы, җылы көнгә туры килгәнгәме, халык хокук яклаучылар белән бер вакытта, 12дән соң ук җыела башлады. Чара башлану вакытына 200дән артык кеше җыелды. Митингка килүчеләр, полиция хезмәткәрләре тезеп куйган тимер коймалар эченә генә сыймыйча, аның читенә дә таралып басты. Күрәсең, эчке эшләр бүлеге бу кадәр халык җыелыр дип көтмәгәндер, читлекне таррак итеп корганнар.

Нәтиҗәдә, халыкны тикшереп, сумкаларны ачтырып карап кертә торган капка халык арасында калды. Монда килгән кешеләргә дә, тәртип саклаучыларга да бер кыенлык килеп туды: "капка" аша узучы бер үк кешеләрне полиция 5-6 тапкыр гына тикшермәгәндер. Чыгып кергән саен һәркемнең сумкасын, полиэтилен капчыкларын кат-кат тикшереп тордылар. Күпләр: "Тикшердегез бит инде!" дип ачуланды, полиция хезмәткәрләренә дәгъва белдерде.

Казанда Хәтер көне чарасы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:01 0:00

Чара елдагыча Казанны яклап шәһит булган бабаларга дога кылудан башланды. Аны үзен милли хәрәкәтнең имамы дип танытучы Айрат Шакиров укыды:

— Дошманнар килеп дәүләтебезне җимерделәр, ирләребезне үтерделәр, балаларның каннарын койдылар, хатын-кызларыбызны көчләделәр, үз дәүләтебездән куып чыгардылар. Бәлки, шушы сынаулар аша уздырып, Аллаһ безнең бабаларны җәннәтле итеп олылагандыр. Йә Раббым, шушы сынаулар аша уздырдың, барлык шәһитләрнең рухын шат кыл. Шушы вәхшилекләрне эшләгән, урыс кәферлекләреннән килгән бәндәләргә, барчаларына ләгънәтләреңне төшер, җәһәннәмдә иң авыр газапларыңны бир. Үз мәктәпләребезне торгызырга, үз дәүләтебезне торгызырга көч бир, халкыбызны уят, — дип сөйләде ул.

Соңгы елларда милли хәрәкәттә булган, инде вафат булган 30га якын кеше дә исемләп искә алынды. Алар арасында Юныс Камалетдинов, Туфан Миңнуллин, Илдус Әмирхан, БТИҮ бинасында үтерелгән Алсу Ганиева, Вафирә Гыйззәтуллина, Әбрар Кәлимуллин, Фәрит Әхмәтҗанов, Исхак Лотфуллин һәм башкалар бар иде.

Кәшиф Гатин
Кәшиф Гатин

Чараны оештыручы буларак хәбәрнамә биргән Кәшиф Гатин сәхнәгә менеп, әле 15-16 сәгать элек кенә Эчке эшләр идарәсеннән кисәтү алуы турында әйтте.

— Бүген бу чараны Эчке эшләр бүлеге идарәсе, шәһәр хакимияте, прокуратура күзәтеп торалар. Хәбәрнамәдә күрсәтелгән көн тәртибе буенча миңа кисәтү ясадылар. Шуңа игътибар итүегезне сорыйм. Көн тәртибенең икенче пунктында 1552 елда югалткан дәүләтчелекне торгызуны сөйләү каралган, тик бу әйбер ярамый. Бу ният безнең башыбызда да юк иде, чөнки ул чордагы Казан ханлыгына Төмәннәр дә керә. Без бүген Русия дигән федерацияне җимерү, үзгәртү турында сөйләшергә җыелмадык, ә булган дәүләтчелегебезне яклап, телебезне саклап калу турында сөйләшәбез. Бөтен милләтләр дә шул федерациядә яшәсен, шунда бөтен милләтләр дә тигез хокуклы булсын дип кенә сөйләшик. Монда сөйләгән һәр сүзне анализлаячаклар. Безнең максат: булган Русия федерациясе кысаларында үзебезнең милләтне, телебезне, дәүләтебезне яшәтү, — диде Кәшиф Гатин.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

Бу кисәтүнең ни дәрәҗәдә кануни булуы хакында Азатлык хәбәрчесе элекке хөкемдар Галишан Нуриәхмәттән кызыксынды.

— Шәһәр хакимияте митингны уздырырга 2 октябрьдә үк үз рөхсәтен биргән. Чара башланырга берничә сәгать кала гына ниндидер кисәтүләр ясарга, үзгәрешләр кертергә аларның хакы юк. Әлбәттә, иртәрәк кисәтсәләр, мәхкәмәгә шикаять итәргә мөмкин бит. Шуңа күрә соң гына биргәннәр дә, — диде Галишан әфәнде.

Рәүф Ибраһимов һәм Айрат Шакиров
Рәүф Ибраһимов һәм Айрат Шакиров

Быел халык башка еллардагыдан күбрәк булса да, чараны алып баручы Рәүф Ибраһимов кешенең барыбер бик аз булуына ризасызлыгын белдерде.

— Татарстанда булган мең ярым мәчетнең имамнары Казан алыну турында елына 5 минут кына вәгазь сөйләсәләр дә, без монда күбрәк булыр идек, — диде ул.

Җыелган халык бик әзерлекле иде. Берәүләр кулдан күчереп язылган шигырле кәгазьләр, кемнәрдер китап-журналлар таратты. Күпчелекнең кулындагы Татарстан байракчыклары да бушлай таратылган иде.

Ул арада Татар милли хәрәкәтенә ярдәм дип язылган тартма белән сәдака җыйдылар. "Азатлык" татар яшьләре берлеге дә "Зөләйха" китабын чыгаруга ниятләп, матди ярдәм сорады. Бу хакта сәхнәдән чыгыш ясаган Наил Нәбиуллин да, әлеге хәрәкәтнең җитәкчесе булып калган Фәнил Гыйләҗев та чыгышларында искә төшерделәр.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Бөтендөнья иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев, сәхнәгә менеп, парламенттагы депутатларга булган соңгы ышанычын югалтуы турында хәбәр итте.

— 30 августта, Татарстан суверенитетына багышланган митингта мин Дәүләт шурасына сайлауларга өмет баглавым турында сөйләгән идем. Анда яңа депутатлар килсә, вазгыять үзгәрер дидем, ләкин бернинди өмет юк, җәмәгать. Анда әле дә шул ук "партия-хуҗалык" активы. "Бәхетле" җитәкчесе, "Метроэлектротранс" җитәкчесе, "Татнефть" җитәкчесе, Университет җитәкчесе... Әлбәттә, татар халкы язмышына алар битараф. Өмет нәрсәдә хәзер? Безнең бер генә идеология һәм стратегия, хәзер ул ике сүздә чагыла: без — татарлар! Без шушы ике горур сүзгә лаеклы булырга тиеш. Шулай булса, безнең дәүләт тә булачак һәм без үлмәбез, — диде ул һәм татарның тарихта нинди бөек халык булуын искә төшереп, шул хакта балаларга да сөйләргә кушты.

Хәтер көне шигарләре
Хәтер көне шигарләре

Фәрит Зәкиев чыгышында Ижау шәһәрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы каршында үз-үзенә ут төртеп яндырган Альберт Разинны да искә алды.

— Удмурт халкы белән татар халкының хәзер хәле бер үк. Парламент алдына чыгып үзебезне яндырсак та безнең парламентка да безнең халыкның хәле, язмышы барыбер. Халык Альберт Разин исемен онытмаска тиеш, Казан урамнарының берсен аның исеме белән атарга тәкъдим итәм", — диде ул. Митингка килүчеләр бу фикерне хуплап кулларын күтәрде.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Бәйрәмова исә быел Хәтер көненең 30 еллыгы булуны искә төшерде, милләт өчен иң куркыныч чор дип бүгенге, XXI гасырны атады.

— Без Хәтер көнен беренче тапкыр 1989 елда 30 кеше белән Казан кирмәнендә уздырган идек. Ул чакта да куркытканнар иде, хәзер дә куркытып, янап, тыеп торалар — без чыгып торабыз. 1552 елда без дәүләтебезне югалттык, бу — зур фаҗига булды. Дәүләтебезне югалткач, милләтебез дә бетәр, дидек. Әмма ул сазлыкларга, тау куышларына, урманнарга кача-кача булса да бу көнгә кадәр килеп җитте. Ләкин XXI гасырда милләтнең хәле 1552 елдан да куркынычрак. Һәр күзәнәгегез, бөтен йөрәк-бавырларыгыз, акылыгыз, миләрегез белән шуны аңлагыз: без XXI гасырда милләтне югалту алдында торабыз. Без 90нчы елларда кыямәттән кубарылган кебек кубарылып, ни өчен 30 елда шушы хәлгә калдык? Чөнки соңгы елларда үз-үзебезне алдау белән шөгыльләндек. Дәүләтебез бар, дидек. Бармы ул? Юк ул! Син башка дәүләтнең кануннары белән яшисең, җыелган һәр тиенеңне анда җибәреп барасың икән, балаларыңны үләргә аның армиясенә бирәсең икән, аның кануннары буенча калтырый-калтырый митинглар уздырасың икән, аның кануннары буенча төрмәләрдә ятасың икән, нинди бәйсез дәүләт? Юк ул бәйсез дәүләт! Тел хәтта авылларда да калмады. Хәзер шәһәр балалары гына түгел, хәтта авыл балалары да татарча укый белми, сөйләшүе ташка үлчим. Күкрәк киереп мактанырлык телебез дә юк. Динебез дә юк. Ислам дине әле татарларның авыл капкасыннан да кермәде. Татарның 3-4 проценты намаз укый икән, ул әле дин бар дигән сүз түгел. Тарихи хәтер дә юк! Тарих булса, телевидениедән, радиодан тарихи тапшырулар булыр иде. Тарихи хәтер булса, монда мәйданда миллионлаган халык басып торыр иде. Юк ул хәтер! Федерализм саклыйбыз дип көчәнергә кирәкми. Аның асылы шул урыс кануннары! Шуларны халыкка сөйләргә кирәк.

Альберт Разинны искә алу шигарләре
Альберт Разинны искә алу шигарләре

Кичә мин җомгада Кол Шәриф мәчетендә вәгазь тыңладым һәм имам беләсезме ни диде? Казанны басып алырга татарлар килгән, диде. Димәк, татарны татар бетергән, диде. Бу әйбер минем йөрәгемә тиде. Әгәр ул чакта татарлар Явыз Иван белән килгән икән, ул чакта алар мәҗбүри килгән һәм алар инде яулап алынган булган. Мин имамга соңыннан әйттем: татар өстенә татар килмәгән, урыс килгән, дидем.

Безгә дә деколонизация сорап дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк

Альберт Разинны мин мөселман кешесе буларак хуплый алмыйм, ләкин ул чарасызлыктан янды. Анда бит Русиянең кол ителгән милләтләре дөрләп янды. Аңа шундый бәя бирергә һәм дөньяга да шулай дип аңлатырга кирәк. Бөтен дөньяда халыклар бәйсезлек алды, коллыктан арынды. Безгә дә деколонизация сорап дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Без — оккупациядә, без — басып алынган! Шушы төрмәдән, колониядән чыгу мәсьәләсен дөнья алдына чыгарырга, үз халкыбызга да сөйләргә кирәк, — диде Фәүзия Бәйрәмова.

Аның чыгышыннан соң халык гөрләтеп кул чапты, "Азатлык! Азатлык! Азатлык!" дип кычкырды. Кемнәрдер "Аллаһу әкбәр" дип дәвам итмәкче иде дә, халык кушылмады.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

Дәүләт шурасының яңа сайланган депутаты Ркаил Зәйдулла дүрт минутлык чыгышында милли мәгариф системын торгызу, милли мәктәпләрне булдыру, бердәм дәүләт имтиханын татарча итү, дәүләт телен мәҗбүри укытуга ирешү кирәклеген әйтте.

— Йосыф Акчураның китабын укып чыктым. Ул Фәләстингә сәяхәткә барган һәм шунда яһүдләрнең бөтен дөньядан җыелып мәктәпләр төзүе турында язып калдырган. Аның сөземтәсе бик кызык: әгәр яһүдләр мәктәпләр төзи икән, димәк, алар дәүләтләрен дә торгызачак, ди. 40 елдан аның пәйгамбәрлеге тормышка аша. Безнең алда иң төп һәм беренчел максат — татар милли мәгариф системасын торгызу, милли мәктәпләрне булдыру, бердәм дәүләт имтиханын да татарча итү, дәүләт телен мәҗбүри укытуга ирешү. Бу бездән генә тормый, төп сүзне Мәскәү әйтә. Тик аның белән генә берни эшләми торырга ярамый, хәрәкәттә — бәрәкәт, — диде Ркаил Зәйдулла һәм шигырь укыды.

Шигырь укучылар бер-бер артлы чыга торды. Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах, Газинур Моратларны тыңладык.

Уфадан хәтер көненә килгән унлап кешенең берсе Мадрил Гафуров Башкортстанда миллион ярым татарның башкорт дип язылуы, анда телнең дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелә алмавы хакында сөйләде.

Тоткындагы ирләрен якларга дип килнән мөселман хатыннары
Тоткындагы ирләрен якларга дип килнән мөселман хатыннары

Сәхнәгә ике мөселман хатыны чыгып басып, митингка җыелучыларга мөрәҗәгать итте.

— Мин төрмәгә нахакка утыртылган Альберт Вәлиуллинның әнисе булам һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын мөселманнарны эзәрлекләүгә юнәлтергә телим. Улымның биш баласы калды, — дип сөйли башлауга, Казан шәһәре хакимияте вәкиле алып баручыга мөрәҗәгать итеп, аны сәхнәдән төшереп җибәрергә кушты. Шулай эшләделәр дә.

Азатлык хәбәрчесе аларның сәхнәдә нәрсә сөйләргә теләвен аерым сорады. Гөлсинә апа күз яшьләренә буылып, сөйләшергә теләмәде. Аның янәшәсендә басып торган хатын үзен Уфадан килгән Алия Галләмова дип таныштырды.

— Мин мөселманнарга карата репрессияләр баруын халыкка җиткерергә телим, — диде Алия. — Интернетта ничә тапкыр күрдем: хәтта кеше үтерү, көчләү өчен дә ул кадәр төрмә җәзасы бирмиләр, ә минем ирем Рөстәм Галләмовка инануы, ышануы, дине һәм ниндидер китапчыклар өчен 22 ел төрмә бирделәр. Менә шуларны сөйлисем килде, әмма үзегез күреп тордыгыз, — диде Алия.

Тагын бер хатын сәхнәгә менеп "Бердәм Русия" фиркасе һәм сайлаулар турында сөйли башлагач, аны да куып төшерделәр. Боларның барысын да темадан читкә китү белән аңлаттылар.

Хәтер көненә багышланган чараның нәтиҗәсе буларак резолюция кабул ителде. Резолюциядә Татарстан президенты һәм Дәүләт шурасына түбәндәге таләпләр куела:

  1. 1992 елгы Татарстан Конституциясен кире кайтару.
  2. Татарстан халкының үз җиренә һәм аның байлыкларына булган хокукларын кире кайтару.
  3. Мөстәкыйль милли мәгариф төзү, татар телен чын дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү.
  4. Милли мәдәният музеена лаеклы бина бирү.
  5. Мәчетләргә күзәтү камералары куйдырмау (резолюциядә бу хокук бозу буларак бәяләнә).
  6. Казан шәһәре урамнарының берсенә Альберт Разин исемен бирү.

Җыен "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

"Туган тел" җырын башкару
"Туган тел" җырын башкару
  • Казанны 1552 елда Явыз Иван гаскәрләреннән яклап һәлак булганнарны искә алу чарасы быел 31нче тапкыр оештырылды. Чара Казан үзәгендә түгел, ә Тинчурин бакчасында узды. Оештыручылар Ирек мәйданын яки Камал театры мәйданын сораган иде. Казан мэриясе аларга Тинчурин һәм Крылья Советов паркларын гына тәкъдим итте.
  • Шул ук 12 октябрь көнне Казанны басып алу яуларында үлеп калган православ сугышчылар истәлегенә дә дога кылынды. Бу гыйбадәтне уздыруга Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан фатиха биргән. Дога кылу Казанны алганда һәлак булган православ сугышчылар истәлегенә төзелгән чиркәүдә узды.
  • 11 сентябрь исә Казанның Кол Шәриф мәчетендә 1552 елда шәһәрне Явыз Иван гаскәрләреннән яклап сугышканда һәлак булган шәһитләр хөрмәтенә вәгазь сөйләнде һәм дога кылынды. Соңрак бер төркем мөселман Ханнар төрбәсе янында да шәһитләрне искә алды.
Кол Шәрифтә һәм Ханнар төрбәсендә Казан шәһитләрен искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:01 0:00
XS
SM
MD
LG