Accessibility links

Кайнар хәбәр

Феофан Казанны басып алучыларны зурлап искә алуга фатиха бирде


Казанны басып алучылар истәлегенә салынган чиркәү
Казанны басып алучылар истәлегенә салынган чиркәү

Казанны басып алу яуларында үлгән православ сугышчылар каберендә соңгы йөз елда беренче тапкыр гыйбадәт кылыначак. Хәзерге вакытта истәлек гыйбадәтханәсе Татарстан хөкүмәте тарафыннан төзекләндерелә.

Казанны басып алу яуларында үлеп калган православ сугышчылар истәлегенә 12 октябрьдә дога кылыначак. Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан бу гыйбадәтне уздыруга фатихасын биргән. Дога кылу Казанны алганда һәлак булган православ сугышчылар истәлегенә төзелгән чиркәүдә узачак. Чиркәү төзелгән урында ун меңгә якын сугышчы күмелгән дип санала. Гыйбадәтханә төзелгәнче үк бу каберлек янында күп кеше катнашында гыйбадәт кылулар, тәре йөрешләре уздырыла, әлеге урынны зиярәт кылырга килүчеләр күп була. Әмма соңгы бер гасыр эчендә мондый чаралар уздырылмады, дип хәбәр ителә чиркәүнең пресс-релизында. Әлеге хат Азатлыкка Урыс мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Михаил Щегловтан килде.

Идел суы китеп, дамба ачылганнан соң, биредә гыйбадәтләр ешрак уздырылачак, дигән митрополит Феофан.

Казанны алганда һәлак булган православ сугышчыларга һәйкәл-храм 1922 елда корып куела. Бу бина федераль дәрәҗәдәге тарихи һәм архитектура истәлеге булып тора. 2017 елның маенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу корылманы төзекләндерергә дигән карар бирә.

Билгеле булганча, әлеге һәйкәлгә акча әледән-әле бүленеп тора, ә Казанны яклап һәлак булган татар сугышчыларына һәйкәл мәсьәләсе әле дә хәл ителмәгән.

Министрлар кабинетының карары нигезендә ул һәйкәл инде 2002 елда ук ачылырга тиеш иде. Әлеге карарны үтәтү өчен татар милли хәрәкәте вәкилләре һәйкәлне булдыру турында карар чыгарган республика хөкүмәтен һәм бу вазифа йөкләнелгән Казан шәһәре башкарма комитетын мәхкәмәгә дә биреп карады. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аларның шикаятен канәгатьләндермәде. Соңрак Татарстан Югары мәхкәмәсе дә Вахитов районы мәхкәмәсенең карарын үз көчендә калдырды.

Шулай ук Казанны яклап башын салган татар шәһитләре җирләнгән урында корылган Иске таш мәчетен төзекләндерүгә дә акча бирелми. Аның имамы Надир Шәйморатов Азатлыкка мәчетнең инде 50 ел ремонт күргәне юк, дип сөйләгәне бар.

Быел җәй Казан Кирмәне янындагы Меңьеллык мәйданында 1552 елда Казанны яклап шәһит китүчеләр истәлегенә куелган таш та юкка чыкты. Моның сәбәбе Татарстанның "Народный контроль" хезмәтенә шикаять итү булырга мөмкин. Анда Х. исеме белән аноним кеше "Казан кирмәне янында бетон чүп", дип язган. Аерым кешеләр дә бу таш туристлар күп йөргән урынны ямьсезли дигән фикерләр язган. "Халык контроле" хезмәте тирә-якны тәртипкә салуны сораган шикаятьне Казанның Вахитов һәм Идел буе районы администрациясенә юллаган. Шикаять кабул ителгән, Кирмән яны тәртипкә китерелгән дигән хисап та язылган.

12 октябрь көнне Казанда ел саен уздырыла торган Хәтер көне дә үтәчәк. Быел бу истәлек чарасы Тинчурин паркында оештырыла. Митингка Казан башкарма комитетының рөхсәте алынган. Оештыручылар Хәтер көне митингы өчен Ирек мәйданын яки Камал театры мәйданын сораган иде.

11 октябрь Кол Шәриф мәчетендәге җомга намазыннан соң Сөембикә манарасы янына барып шәһитләр рухына дога кылу йоласы узачак. Шулай ук Татарстанның барлык мәчетләрендә Хәтер көненә багышланган вәгазьләр яңгыраячак һәм Казанны яклап шәһит киткәннәр рухына догалар кылыначак.

XS
SM
MD
LG