Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанны яклап шәһит китүчеләр һәйкәленә бәйле элек чыгарылган карар үз көчендә калды


Бүген Татарстанның югары мәхкәмәсендә татар иҗтимагый активистлары Юныс Камалтдинов һәм Мөдәррис Галимҗановның шикаяте каралды. Алар Татарстанның министрлар кабинетын Казанны яклап шәһит китүчеләргә һәйкәл куймауда гаепләп җавапка тартырга чакырган иде.

Милли хәрәкәт 2012 елда Татарстан хөкүмәтенең халык алдында Казанны яклап шәһит китүчеләргә һәйкәл куярга вәгъдәсен үтәмәве турында Вахитов мәхкәмәсенә шикаять язган иде. Бу эш узган елның 18 октябрендә каралды, ләкин карар ТИҮ яклы булмады. Милләтчеләр риза булмыйча үз хокукларын яклавын дәвам итәргә карар итте. Алар Казанның Вахитов район мәхкәмәсен югары мәхкәмә юкка чыгарыр дип өметләнгән иде. Ләкин бүген Вахитов районы мәхкәмәсе чыгарган карар үз көчендә калдырылды.
XS
SM
MD
LG