Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанны басып алучылар һәйкәленә акча бар, шәһәрне саклап шәһит киткәннәргә – юк


Иске Таш мәчете
Иске Таш мәчете

Казанны басып алучылар һәйкәленә Мәскәү дә, республика җитәкчелеге дә акчасын да, игътибарын да кызганмый. Казанны яклаганда шәһит киткән татарлар истәлегенә Яңа татар бистәсендә төзелгән Иске Таш мәчетен төзекләндерүгә инде ничә еллар буе акча таба алмыйлар.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 1552 елда Казанны басып алганда һәлак булган урыс сугышчыларына куелган Казансу елгасындагы һәйкәл-чиркәүне төзекләндерергә, һәйкәлгә бара торган юлдагы күперне яңадан төзергә вәгъдә иткән. Бу хакта Татарстан митрополиты Феофан “Бизнес-Онлайн”га әйткән иде. Билгеле булганча, әлеге һәйкәлгә акча әледән-әле бүленеп тора, ә менә Казанны яклап һәлак булган татар сугышчыларына һәйкәл мәсьәләсе әле дә хәл ителмәгән.

Министрлар кабинетының карары нигезендә ул һәйкәл инде 2002 елда ук ачылырга тиеш иде. Әлеге карарны үтәтү өчен татар милли хәрәкәте вәкилләре һәйкәлне булдыру турында карар чыгарган республика хөкүмәтен һәм бу вазифа йөкләнелгән Казан шәһәре башкарма комитетын мәхкәмәгә дә биреп карады. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аларның шикаятен канәгатьләндермәде. Соңрак Татарстан Югары мәхкәмәсе дә Вахитов районы мәхкәмәсенең карарын үз көчендә калдырды.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка әйтүенчә, башта хакимият бик озак Испаниядән шар алып кайттык дип алдап йөрткән. "Өч-дүрт ел элек шәһит киткәннәргә һәйкәл Кол-Шәриф мәчете булыр диделәр. Мәдәният министрының урынбасары Светлана Персовадан шундый хат килгән иде", диде ул.

Казанның Яңа татар бистәсендә шулай ук 1552 елда Казанны рус гаскәрләреннән яклап һәлак булган көрәшчеләр каберендә төзелгән Иске Таш мәчете бар. Аның имамы Надир Шәйморатов Азатлыкка әйтүенчә, мәчетнең инде 50 еллап ремонт күргәне юк.

Надир Шәйморатов
Надир Шәйморатов

"Мәхәллә белән хәл җиткәнчә эшлибез. Эчке ремонтын үзебез ясадык. Тышкы ягын һәм түбәсен ремонтлау өчен инде ничәмә-ничә ел хатлар язабыз. Татарстан мәдәният министрлыгына да, президент идарәсенә дә, мөфтияткә дә яздык. Чөнки кышка түбәсе түзмәячәк. Ни дисәң дә мәчеткә 200 ел бит. Мондый тарихи мәчетләр бармак белән генә санарлык, ә ремонт ясалмаганы шушы гына калгандыр мөгаен.

Мәчет федераль дәрәҗәдәге архитектура һәйкәле булып тора. Республика, федераль органнар да бераз кайгыртырга тиеш. Ниндидер програмнар бардыр бит инде.

Иске Таш мәчете
Иске Таш мәчете

Ремонт сорап Татарстан президенты идарәсенә язган хатны мәдәният министрлыгына төшергәннәр. Алардан минем электрон адреска хат килгән иде. 2019 елны бәлкем ремонт булыр дип язганнар. Моны бер хезмәткәр язган. Аннары бүлек җитәкчесе белән телефоннан сөйләшкән идем. "Бөтенләй ышандыра алмыйбыз. Министрлыкның акчасы юк. Бинаның хуҗасы кайгыртырга тиеш” диде. Аның хуҗасы кем икәнен мин кайдан белим. Бөтен оешмага да язып чыктым, дидем. Мөфтигә яздым, шәһәргә яздым, министрлыкка яздым. Бөтенесен имам өстенә төшереп калдырмакчы булалар. Имеш үз көчегез белән эшләгез. Болай да узган ел үз акчама ашханәсен төзедем, энекәш миллион ярым сум акча биреп эчке ремонтын ясадык, махсус намазлык кебек келәмнәр, пәрдәләр алдык.

Тарихи мәчеткә кичекмәстән төзекләндерү кирәк
Тарихи мәчеткә кичекмәстән төзекләндерү кирәк

Без бит әллә күпме сорамыйбыз. Мин инде сметасын да әзерләдем. 2015 елны санаганда фасадны һәм түбәне ясау өчен 1,5 миллион сум кирәк иде. Өч елда бәлкем бераз кыйммәтләнгәндер, әмма бит кайбер объектларга 20-30 миллион сум бүленә. Әнә Казанны басып алганда һәлак булган сугышчылар һәйкәленә әле күптән түгел биргәннәр иде, инде тагын бирәләр. Мәдәният министрлыгы аны федераль хакимият күчерә дип аңлата. Бирмәсеннәр димим, бирсеннәр. Безнекен дә игътибарсыз калдырмасыннар. 10 мең мөселман күмелгән урындагы мәчеткә республиканың акчасы юк.

Түбәсеннән су үтә. Эчтәге ясалган ремонт та юкка чыгачак. Кешеләр җыйган акчалары да югалачак. Менә бу көннәрдә көчле җилләр булып алды, түбәсенең бер яктан калайлары күтәрелгән. Шап-шап сугып утыра. Каерып атса, кем анда менә. Болай да элегрәк кисәк-кисәк калайлар белән кайбер урыннарны яптык инде. Махсус зур КАМАЗ чакырттырып, эшләдек", ди Надир хәзрәт.

Иске Таш мәчете
Иске Таш мәчете

Аның сүзләренчә, алар инде 1994 елдан бирле җитәкчеләргә хатлар язып килә.

"Һичьюгы берәр програмга кертеп шул-шул елны төзекләндерәбез дисеннәр иде. Ниндидер гадәттән тыш хәл килеп чыкканчы шулай хатлар язарга туры килер инде", ди Иске Таш мәчете имамы.

Надир хәзрәт әйтүенчә, тарихи бина буларак реставрация уздыру өчен махсус кәгазьләр кирәк.

"Мәшәкате күп аның. Мин инде кәгазьләрен дә җыеп бетергән идем. Аны эшләү ширкәтен дә тапкан идем. Калайларны да зур ташлама белән бирергә ризалашканнар иде", дип көрсенә ул.

Белешмә. ​Иске Таш мәчете (Тугызынчы мәчет) — Казанның тарихи мәчетләренең берсе. Яңа Татар бистәсендә урнашкан. Риваятьләргә күрә мәчет 1552 елда Казанны рус гаскәрләреннән яклап һәлак булган көрәшчеләр каберендә төзелгән. Кабер зур иске таш белән билгеләнгән булган. Мәчет 1802 елда сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев акчасына төзелә. 1830 елда Александр Шмидт проекты буенча реконструкция үтә. Мәчет 1930 елларда ябыла. Совет чорында ул мәктәп һәм склад булып кулланылган. 1994 елдан янә мәчет булып кулланыла башлый.

XS
SM
MD
LG