Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Һәйкәлне куйдырмас өчен хакимият үзе тырышты"


Хәтер ташы булган урын

1552 елда Казанны яклап шәһит китүчеләр истәлегенә куелган таш юкка чыккан. Милли хәрәкәт активистлары бу беренче очрак түгел, ди.

Казан Кирмәне янындагы Меңьеллык мәйданында 1552 елда Казанны яклап шәһит китүчеләр истәлегенә куелган таш юкка чыккан. Моның сәбәбе Татарстанның "Народный контроль" хезмәтенә шикаять итү булырга мөмкин. Анда Х. исеме белән аноним кеше "Казан кирмәне янында бетон чүп", дип язган. Аерым кешеләр дә бу таш туристлар күп йөргән урынны ямьсезли дигән фикерләр язган. "Халык контроле" хезмәте тирә-якны тәртипкә салуны сораган шикаятьне Казанның Вахитов һәм Идел буе районы администрациясенә юллаган. Шикаять кабул ителгән, Кирмән яны тәртипкә китерелгән дигән хисап та язылган.

"Халык контроле" сайты
"Халык контроле" сайты

Азатлык Казанның Вахитов һәм Идел буе районының оештыру бүлегенә мөрәҗәгать итте, әмма оператив җавап ала алмады. Анда Казан мэриясе матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иттеләр. Казан мэриясе матбугат хезмәте көн дәвамында телефонын алмады. Азатлык Казан мэриясенә рәсми хат юллады.

Бу таш үзаллы урнаштырылган. Төгәл кем урнаштырганы да билгеле түгел. Әмма татар милли хәрәкәте Хәтер көнендә Сөембикә манарасы янында дога кылганнан соң, нәкъ шушы таш янына килә иде, 1552 елда Казанны яклап һәлак булучыларны догалар укып искә ала иде. Казан Кирмәне диварлары янында шәһитләр хөрмәтенә куелырга тиешле һәйкәл урынына чәчәк бәйләмнәре салучылар да булды.

Беренче таш 1998 елда салынган һәм бу Хәтер көнендә тантаналы рәвештә башкарылган. Бу хакта Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәгенең 2009-2014 елларда рәисе Галишан Нуриәхмәт искә алды.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

"Истәлек һәйкәле кирәклеге күптән әйтелә иде, Хәтер көне саен бу хакта чыгышлар булды, матбугатта бу мәсьәлә күтәрелде. 1998 елның көзендә Кирмән төбендә ак таш китереп куелырга тиеш дигән фикергә киленде. Ташка "Бу урында 1552 елда Казанны саклаучылар истәлегенә һәйкәл куелачак" дигән сүзләрне мәрхүм рәссам Марат Максудов каеп язды. Аны урнаштыру тантаналы рәвештә Хәтер көнендә узды. Шуннан бирле торды ул. Таш өстəрəк, түгəрəк манара янында иде. Аннары аскарак "шудырттылар", аннары тротуарга төшерделəр.

1999 елның 26 февралендә Татарстанның министрлар кабинеты 93 номеры белән 2002 елда Казанны басып алуның вакыйгасына 450 тулу уңаеннан һәйкәл урнаштырылырга тиеш дигән карар чыгарды. Бу эш Татарстанның мәдәният министрлыгына йөкләнде. Әмма карар булса да, бу эш башкарылмады. Дөрес, мәдәният министры һәйкәл эскизы әзерләнә, бәйге булды дип тә әйтте, ул вакыттагы мәдәният министры Зилә Вәлиева да һәйкәл өчен дигән алсу төстәге мәрмәр ташы Испаниядән кайтарылды, шарда гарәп хәрефләре белән куфи стилендә "Таш мәңгелек түгел, әмма хәтер яши" дигән гыйбарә каеп язылган дигән сүзләр дә әйтте. Әмма шуның белән шул.

Ялгышмасам, 2009 елда рәссам, сынчылар Марат Максудов белән Шайнур Абдуллинның шәһит китүчеләргә һәйкәлне үзләренчә күреп, аның эскизын пенопласттан да ясаганнар иде. 3 метр биеклектәге макетны 2009 елда Хәтер көненә алып чыктык. Ике метрлы калын арматура казыклар белəн беркетеп куйдым. Һәйкәл шушында булырга тиеш, без аны шушылай күрәбез дигәннең ишарәсе иде. Казан кирмəне сакчылары аны йолкып алып яшергəннəр иде. 3-4 көн буе аны даулап йөреп кенә кире ала алдык. Безнең түрəлəребез һəйкəлне куйдырмас өчен теш-тырнаклары белəн бар көчлəрен куеп тырыштылар", дип исенә төшерә Галишан Нуриәхмәт.

Татар милли хәрәкәт активисты Илдус Садыйк таш Юдинодан алып кайтарылды, әмма ул тарихи таш 2000нче елларда ук юк ителде дип искә төшерде.

Илдус Садыйк
Илдус Садыйк

"Берничә ир белән барып алдык ул ташны. Юдинода кечкенә таш эшкәртү заводы бар иде, шуннан йөк машинасына салып кайттык. Аңа каеп язылды. Таш 1998 елның көзендә Казан кирмәне диварлары янына китерелеп куелды. Ул вакытта Татар иҗтимагый үзәге рәисе Марат Мөлеков иде. Ул тантаналы рәвештә таш урнаштырылуы турында әйтте, халык аны дәррәү хуплады.

Әйтергә кирәк, һәйкәлнең кирәклеге, мөһимлеге 1980нче еллар азагында ук яңгырый башлады. Милли хәрәкәт бу эш өчен хәтта 100 мең сум тирәсе акча да җыйды. Әмма эш алга китмәде, шуңа 1998 елда Татар иҗтимагый үзәге ташны китереп куйды. Аннары хакимият тә селкенә башлады, әмма чынында аларның һәйкәл булачак дигән карары ялган булып чыкты.

Кирмән янында истәлек ташы
Кирмән янында истәлек ташы

2000нче елларда, илдә сәяси вазгыять үзгәрә башлагач, без куйган таш юкка чыкты. Шушы көннәрдә югалган таш ул без беренче тапкыр куйган таш түгел, чөнки анда сүзләр каеп язлыган иде. Аннары беренче таш зуррак иде. Берара вакыт узгач Казан Кирмәне буенда шушы таш пәйдә булды. Кем тарафыннан куелган – әйтә алмыйм. Кызганыч, бу таш та юкка чыккан. Югыйсә аның беркемгә дә зыяны юк иде, ул тирә-якны ямьсезләтә дип тә әйтеп булмый.

2013 елда мин Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевкә Казакъстан рәссамы, сынчысы Камил Муллашевның Казанны яклап шәһит китүчеләргә һәйкәл эскизының фотоларын күрсәткән идем. Искиткеч ясалган. Шәймиевка да ошады, "Ник мин моны күрмәдем икән?! дип кенә әйтте", дип сөйләде Илдус әфәнде.

2012 елда Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге рәисе Юныс Камалетдинов, милли хәрәкәт активисты Мөдәррис Галимҗанов 1999 елның 26 февралендә Татарстанның Министрлар кабинетын үзләренең 93 санлы карары үтәлмәве өчен, ягъни Казанны саклап шәһит китүчеләргә һәйкәл урнаштыру фәрманын тормышка ашырмауда гаепләп мәхкәмәгә шикаять иткән иде. Әмма Казанның Вахитов мәхкәмәсе дәгъва белдерүчеләрнең гаризасын канәгатьләндермәде. 1999 елдагы Татарстан министрлар кабинетының һәйкәл турындагы карары республиканың "Ватаным Татарстан", "Республика Татарстан" газеталарында басылып чыкмаганга күрә, ул үз көченә керә алмаган дигән карар чыгарды.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе чыгарган карарны Юныс Камалетдинов белән Мөдәррис Галимҗанов Татарстанның Югары мәхкәмәсендә шикаять итте. Әмма хөкемдарларның Мөдәррис Галимҗанов исеменә җибәрелгән 2011 елның 26 декабрендә Казан шәһәре Башкарма комитетының сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Р. Әхмәтов кул куйган хаттагы "һәйкәл урнаштырылачак" дигән сүзләргә дә, 2011 елның 10 февралендә Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова кул куйган 640-221 номерлы хатта Испаниядән һәйкәлнең төп элементы – 1600 диаметрлы гранит шарның сатып алынуы һәм Татарстанга алып кайтылуы турында белдерүенә дә исе китми. Татарстанның Югары мәхкәмәсе Вахитов районы хөкемдарлары чыгарган карарны үз көчендә калдырды.

Ирада Әюпова Татарстанның мәдәният министры итеп билгеләнгәч, Азатлыкның 1552 елда Казанны саклап шәһит китүчеләр истәлегенә республика башкаласында һәйкәл урнаштыру мөмкинлеген карыймы дигән сорауга: "Миңа берсе дә һәйкәл эскизы белән килмәде, рәсми рәвештә мөрәҗәгать итмәде. Бернинди конкурс та игълан ителмәде, бәйге уздырылмады", дип җавап бирде.

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG