Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көне Казанның Тинчурин бакчасында үтәчәк


ТИҮ хәбәр итүенчә, Хәтер көне быел да Ирек мәйданы яки Камал театры янында узмаячак. Активистлар Тинчурин бакчасына ризалашкан.

1552 елда Казанны яклап шәһит китүчеләрне искә алуга багышланган Хәтер көне митингы 12 октябрь Казанның Тинчурин бакчасында узачак. Ул быел 31нче тапкыр уздырыла.

Чараны оештыручы Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) хәбәр итүенчә, җыенында сүз Татарстан дәүләтчелеген яклау, татар халкын, телен саклап калу турында барачак. "Татарстан дәүләтенең язмышы, татар тарихы, мәдәнияте, тел язмышы турында йөрәге янган кешеләрне: журналистларны, Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларын, Татарстан президентын, Татарстан Вәзирләр шурасы (хөкүмәте) рәисен, Татарстан Дәүләт шурасы депутатларын чакырабыз", диелә чакыруда.

Митингка Казан башкарма комитетының рөхсәте алынган. Оештыручылар Хәтер көне митингы өчен Ирек мәйданын яки Камал театры мәйданын сораган иде. Казан мэриясе аларга Тинчурин һәм Крылья Советов паркларын тәкъдим итте.

Моннан тыш, 11 октябрь Кол Шәриф мәчетендәге җомга намазыннан соң Сөембикә манарасы янына барып шәһитләр рухына дога кылу йоласы узачак. Шулай ук Татарстанның барлык мәчетләрендә Хәтер көненә багышланган вәгазьләр яңгыраячак һәм Казанны яклап шәһит киткәннәр рухына догалар кылыначак.

XS
SM
MD
LG