Accessibility links

Татарстан мәчетләрендә 1552 елда Казанны саклап һәлак булганнар рухына дога кылыначак


Хәтер көнендә Казанны саклап һәлак булган шәһитләр рухына дога кылу (архив фотосы)
Хәтер көнендә Казанны саклап һәлак булган шәһитләр рухына дога кылу (архив фотосы)

11 октябрь Кол Шәриф мәчетендәге җомга намазыннан соң Сөембикә манарасы янына барып шәһитләр рухына дога кылу йоласы узачак.

11 октябрь, җомга көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә 1552 елда Казанның басып алынуы, ягъни Хәтер көненә багышланган вәгазьләр яңгыраячак һәм Казанны яклап шәһит киткәннәр рухына догалар кылыначак. Бу хакта Татар иҗтимагый үзәге вәкилләренә Татарстан диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов әйткән.

ТИҮ әгъзасы Равил Мөхәммәтҗанов Азатлыкка әйтүенчә, Казанның Кол Шәриф мәчетендә җомга намазы укылганнан соң мөселманнар Сөембикә манарасы янында шәһитләр рухына дога кылачак.

"Айрат хәзрәт быел Хәтер көнен дәүләтебез белән килештереп үткәрүне безнең уртак эшебезнең зур уңышы дип атады", диде Мөхәммәтҗанов.

Хәтер көненә багышланган митинг быел Казанда 12 октябрьдә узачак. Милли хәрәкәт активистлары сораган Ирек мәйданы һәм Камал театры мәйданнары урынына, Казан хакимияте Тинчурин һәм Крылья Советов паркларын тәкъдим иткән. "Тинчурин паркында уздырырга туры килә инде", диде Равил Мөхәммәтҗанов.

2013 елга кадәр Хәтер көне Казанның Ирек мәйданында узып килде. Анда катнашучылар чараны Сөембикә манарасы янына йөреш оештырып, Казанны саклап шәһит киткәннәргә дога уку белән тәмамлый иде. Әмма 2013 елда Хәтер көнен Ирек мәйданында уздыруга рөхсәт бирелмәде. Рөхсәт итмәүне "Ватандашларның җыеннар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар үткәрү хокукларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру турында"гы Татарстан кануны белән аңлаттылар.

XS
SM
MD
LG