Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Шакиров: "Хәтер көнендә дога кылдырган өчен экстремизмда гаепләү — сүз һәм дин иреген кысу"


Айрат Шакиров
Айрат Шакиров

Татар милли хәрәкәте активисты Айрат Шакировка Хәтер көне чарасында Коръән укып дога кылдырган прокуратура өчен эш ачкан. Ул экстремист эшчәнлек алып баруда гаепләнә. Шакиров үзе моны сүз иреген кысу һәм хакимиятнең татар милли хәрәкәтен куркытып туктатырга җыенуы дип бәяли.

5 июнь көнне Татарстанның Биектау районының экстремизмга каршы көрәш үзәге вәкилләре татар милли хәрәкәте активисты Айрат Шакиров өенә килеп, аңа карата ачылган эш белән танышу өчен прокуратурага чакыру калдырып киткән.

9 июнь көнне Шакиров Биектау районы прокуратурасына барып, узган елның 12 октябрендә Хәтер көнендә әйткән сүзләре өчен аңа карата ачылган эш белән танышкан.

"Прокуратурага килгәч тапшырылган документта миңа каршы административ эш ачылуы язылган иде, миннән шушы чарада әйтелгән сүзләрне таныйсызмы дип соралды, мин исә Русия Конституциянең 51нче маддәсе нигезендә үземә каршы ачылган эшкә аңлатма бирүдән баш тарттым", дип белдерде Шакиров Азатлык белән эңгәмәсендә.

"Хәтер көнендә дога кылдыруым өчен эш ачу — мәкерле гамәл"

"Аларга аңлатма бирдең ни, бирмәдең ни, Русиядә хәзер кемдә көч, шул дөрес дигән сәясәт бара", ди ул. Шакиров фикеренчә, тикшерү органнарының гамәлләре берничек тә мантыйкка туры килми.

"Хәтер көне узган елның октябрендә булды. Дөрес сүз сөйләмәгән булсам, ни өчен шул вакытта ук мине кисәтеп, туктатмадылар алайса? Мин монда махсус хезмәтләренең мәкерле гамәлен күрәм", ди активист.

Милли хәрәкәт активисты үзенә белдерелгән төп гаепләүне Хәтер көне ачылышында Коръән укып дога укыганда "1552 елда безнең дәүләтебезне җимерделәр. Хатын-кызларны, балаларны үтерделәр. Казаннан кешеләрне ничәдер чакрым ераклыкка куып чыгардылар. Яулап алучылар гаепсез кешеләрнең каннарын койдылар", дигән сүзләр кергән дога укыганы өчен дип саный.

Казанда Хәтер көне чарасы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:01 0:00

"Ул заманда шундый гамәлләр булган бит Казанны басып алганда, сүз хәзерге көн турында бармый. Шушы вәхшилекләрне эшләгән Явыз Иван гаскәрләрен җәһәннәм төбенә төшер, йә Раббым аларга иң авыр җәзаңны бир дип дога кылдым мин анда. Бу минем сүз ирегем, дин ирегем. Мин Аллаһтан шушы вәхшилекләрне кылган кешеләргә җәза бирүне сорадым, митингка җыелган кешеләрне бернәрсә эшләргә дә чакырмадым. Ә шушы кан коешта көрәшеп һәлак булган, җаннарын биргән барлык көрәштәшләребезгә җәннәт бир дидем. Бу бит минем сүз ирегем!

Һәм иң мөһиме, без бит Хәтер көненә нәкъ менә шушы көрәштә шәһит булган әби-бабаларыбызны искә алу өчен, дәүләтчелегебезне искә төшерер өчен җыелдык. Аларны искә төшереп дога да кылмасак, Хәтер көненә җыелуның бернинди мәгънәсе дә булмый бит инде.

Өченчедән, бу митинг шәһәр хакимияте белән килештерелгән иде. Шуңа күрә монда шәһит киткән әби-бабайларга дога кылуны тыеп, миңа карата эш ачулары махсус хезмәтләрнең басымы дип әйтер идем.

Прокуратура документында мин әйтмәгән сүзләрне дә өстәп куйганнар

Прокуратура документында мин әйтмәгән сүзләрне дә өстәп куйганнар хәтта. Әйтик "деколанизация" турында мин берни әйтмәгән идем. Мин, йә Аллаһым безгә шундый патша бир, үзеңнең милли гаскәре булсын, үзебезнең дәүләтебез булсын, дип сораган идем. Бу "деколанизация" өлешен әллә махсус, әллә ялгыш минем документка да өстәгәннәр.

Догамда йә Аллаһым, Фәүзия апага һәм башка кысрыкланган кешеләргә ярдәм ит дип сораган идем. Ә документта "Бәйрәмова һәм башка милләтләргә һәм дини кешеләргә ярдәм ит" дип әйткән дип язып куйганнар. Махсус органнар митингта әйтелгән, әйтелмәгәннәргә җитди карамыйлар булып чыга. Чөнки өстән килә икән басым ясарга дип, документта хата бармы-юкмы, аңа карап тормыйлар, ди Шакиров.

"Дога кылган кешенең догасын тыю — абсурд, җүләрлек"

Айрат Шакиров фикеренчә, барлык бу хәлләр хәзер инде дога кылырга да ярамый торган заманага килеп җитүне күрсәтә.

"Минемчә, безгә карата шушындый басым булуга карамастан, Хәтер көненә быел ким дигәндә 100 мең кеше чыгарга тиеш. Чөнки ул безнең тарих, ул безнең бабаларыбыз. Алар без яшәсен өчен, безнең динебез өчен каннарын койган, гомерләрен биргән. Һәм бу безнең барыбызның да күңелендә булырга тиеш. Һәм халык бу көнне дәррәү килеп Хәтер көнендә аларны искә төшерергә, алар рухына дога кылырга тиеш.

Хәтер көненә быел ким дигәндә 100 мең кеше чыгарга тиеш

Бүген күп кеше Татар иҗтимагый үзәгенең мөһимлеген, ул алып барган эшчәнлекне күрмәмешкә салыша. Бер галим әйткән бит, әгәр дә халыкның милли үзаңы булмаса, ул халык башка халыклар өчен тирескә әйләнәчәк, дигән. Без тирес булырга тиеш түгел, дип белдерде ул.

Шакиров Хәтер көне митингы вакытында дога кылдырганда митингта тәртипне саклаучы полиция хезмәткәрләреннән дә, Казан башкарма комитеты вәкилләреннән дә үзенә бернинди кисәтү булмавын әйтте.

"Дога кылган кешенең догасын тыйсаң бу — абсурд, җүләрлек була. Ничек инде, кеше дога кыла, Раббысыннан сорый бит. Без бит шунда җыелган кешеләргә шулай эшләгез, болай эшләгез димибез, без бары Аллаһтан сорыйбыз. Хәзер махсус хезмәтләрнең бәйләнер әйберләре калмады бугай инде, шуңа күрә кешенең кылган догасына да бәйләнә башладылар", ди милли активист.

"Бу басымның төп максаты — милли хәрәкәтне юкка чыгару"

Айрат Шакиров узган елгы Хәтер көненә кадәр дә милли хәрәкәт уздырган төрле митинглар, пикетлар ачылышында догалар кылдыра торган булган. Аларда да Аллаһтан татар халкының үткәне, бүгенгесе, киләчәгенә карата теләкләр теләгән, әмма аларның берсе өчен дә прокуратура эш ачмаган.

"Бик күп тапкыр төрле чараларда догалар кылдырдым. Һәм моңа кадәр бу догалар өчен бернәрсә дә булмады. Чараларда ясаган чыгышлар өчен бәйләнүләр булды анысы. Хәзер исә дога өчен эш ачтылар.

Бу хәл Русиядә вазгыятьнең үзгәрүен, басымның артуын күрсәтә

Бу хәл Русиядә вазгыятьнең үзгәрүен, басымның артуын күрсәтә. Әмма безгә карата басым арткан саен без үз хокукларыбызны күбрәк якларга тиешбез. Чөнки куркыту, хәтта дога кылуны да тыю милли хәрәкәтне бөтенләй юкка чыгаруга алып барачак дип уйлыйм. Мондый басымның төп максаты — милли хәрәкәтне юкка чыгару", ди ул.

Шакиров сүзләренчә, алга таба тарихны искә төшерүгә дә тыю булырга мөмкин.

"Безне инде Ирек мәйданыннан куып чыгарып, Тинчурин паркына китереп керттеләр. ТИҮне һәм аның вәкилләрен штрафлар белән кыстылар. Алга таба республиканы юк итерләр мөгаен. Русиядә дога кылу тыелмаган бит. Дога кылу шул гыйбадәт кылу кебек. Гыйбадәт кылу да тыела икән, бу бит инде коммунистик режимга барып җитү дигән сүз", ди милли активист.

Прокуратурадан бирелгән документта "Динебезгә, дәүләтебезгә, милләтебезгә каршы чыгучыларга мәкерлекләрен үзләренә кайтар", дип әйтүегез теркәлгән, моны ничек аңларга, дигән сорауга Шакиров: "Без ихласлык белән барабыз. Канунны бозмыйбыз. Бирелгән иректән файдаланып тырышабыз, көрәшәбез. Ә инде безгә каршы булучы көчләр мәктәпләрдә татар телен бетерергә тели, милләтпәрвәрләрне кыса, аларга төрле штрафлар сала. Мин менә шул мәкерле кешеләрнең үз мәкерлекләре үзләренә кайтсын дип дога кылдым", дип җаваплады.

Милли активист, татар халкы хәзер йоклаган хәлдә, аны йокысыннан уятырга кирәк, мин бу турыда дога кылганда да искә төшердем, диде.

"Халык хәзер яхшы машина алып, яхшы йортлар салып яшәп була дип уйлый. Әмма син яхшы йортта яшәп синең балаларың телсез, динсез, дәүләтсез икенче сортлы булып үсә һәм халык шушы яшәүгә риза булып яши икән, әлбәттә ул йоклаган була. Мин бөтен кеше дә шундый димим, әмма күп кешедә бу күренә", ди ул.

"Быелгы Хәтер көнендә дә узган елгы догамны кабатларга әзермен"

Шакиров әңгәмә барышында прокуратура тикшерүендә язылганнар белән килешмәвен әйтте һәм дога укуны кешенең сүз һәм дин иреге белән бәйләп аңлатты.

Дога кылуны тыю — Конституциядә бирелгән ирекне тыю дигән сүз

"Хәтер көнендә дә Аллаһка мөрәҗәгать итеп дога кылуны тыю — кешенең Конституциядә бирелгән иреген тыю дигән сүз. Бу исә үзе үк канунны бозу дип саныйм. Мин үземә карата белдерелгән гаепләүләрнең берсен дә танымыйм", дип белдерде Шакиров.

Милли хәрәкәт активисты быелгы Хәтер көнендә дә узган елгы Хәтер көнендә кылган доганы кабатларга әзер булуын җиткерде.

"Дога кылу — безнең изге бурыч. Милли хәрәкәтнең имамы да кылмый икән бу доганы, бу дөрес булмый. Безнең өстебездә булган вазифаны без үтәмәгән булабыз. Моны барлык мәчетләрдәге имамнар да сорарга тиеш. Моңа җавап булачак, Алла боерса!

Миңа шушы догам өчен нинди дә булса җәза бирәләр икән, мин тагын догам белән Аллаһтан сораячакмын. Чөнки рәнҗетелгән кеше белән Аллаһ арасында бернинди дә киртә юк диелгән. Бу турыда уйладым инде. Йә Аллаһым, безнең халыкка ничек шушындый авыр сынаулар эләкте, моны эшләүчеләрнең үзләренә дә шул ук сынауларны җибәр дип сораячакмын.

Айрат Шакиров үзенә карата белдерелгән гаепләүләрне бернинди кануннарга да сыймавын, үзенә нахак гаеп тагарга маташылуын әйтте.

Үземә карата белдерелгән гаепләүләрне канунсыз һәм мәкерле бер гамәл дип саныйм

"Миңа милләтара низаг чыгара дип гаеп тагарга маташалар. Догам бары тик тарихи фактларга таянды. Тарихта шулай булган һәм зыян салучыларга җәза бир Аллаһым дидем. Бүген кемнәр безнең Татарстанга, милләтпәрвәрләргә, милләтебезгә, динебезгә нинди дә булса начарлык эшләргә теләсә, үзләренә шуны ук кайтар дигән мәгънәдә иде догам. Шуңа күрә мин үземә карата белдерелгән гаепләүләрне канунсыз һәм мәкерле гамәл дип саныйм" диде ул.

Айрат Шакировка карата белдерелгән гаепләүләрне тикшерү эше Биектау районы прокуратурасыннан Казанның Вахитов районы прокуратурасына күчерелгән. Прокуратурада бу эшне тикшерүнең кайчан тәмамланачагы һәм кайчан мәхкәмәгә тапшырылачагы турында мәгълүмат бирмәделәр, ди Шакиров.

* * *

4 июньдә Чаллы шәһәре мәхкәмәсе татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага узган елда Хәтер көнендә ясаган чыгышы өчен 10 мең сум штраф салган иде.

27 майда Татарстан Югары мәхкәмәсе ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевкә карата Казанның Вахитов районы мәхккәмәсенең узган елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе көне уңаеннан уздырган митингтагы кайбер чыгышлар өчен билгеләнгән 10 мең сумлык җәзаны гамәлдә калдырды.

19 майда Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТИҮ рәисенә салган 150 мең сумлык штрафын да Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе урынлы дип тапты.

XS
SM
MD
LG