Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанны яулап алу: җиде тарихи факт


Казанны яулап алу: җиде тарихи факт
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:58 0:00

Азатлыкта Хәтер атнасы дәвам итә. Тарих сәхифәләрен ачып, XVI гасырда булган вакыйгаларны кабат искә алып, аларга бәя бирергә тырышабыз. Бүген сезгә Казанны яулап алу тарихыннан җиде факт тәкъдим итәбез. Тарих фәннәре докторы, археолог Фаяз Хуҗин аларга үз аңлатмасын бирә.​​​​​​​

Беренче факт

  • 1551 елда Мәскәү белән Казан арасында килешү төзелә, аның нигезендә Казан ханлыгының Тау ягы урыс дәүләтенә кушыла, татарларга урысларны әсир итеп алу тыела. Бу килешүне имзалауда зур рольне яңадан хан булып кайткан Шаһгали уйный, казаннар каршы торса да, мәскәүләрнең яңа һөҗүменнән куркып, ризалашырга мәҗбүр була. Сөембикәне Үтәмешгәрәй белән Мәскәүгә озаталар.

Фаяз Хуҗин аңлатмасы

Фаяз Хуҗин
Фаяз Хуҗин

Килешүгә кадәр үк Казан ханлыгы мөстәкыйльлеген югалтуга таба бара. Иван III чорында, 1487 елда протекторат оеша. Мәскәүнең Казан ханлыгы өстеннән хакимлеге бу. Әлеге сәясәт 1551 елда да дәвам итә. Бу сәясәтне ике Кырым ханы – Сәхиб Гәрәй белән Сафа Гәрәй җимереп тора. Мөхәммәт Әмин чорында мөстәкыйльлек ныгый.

1551 елда Казан ханлыгының киләчәк язмышы хәл ителгән була инде. Төп сәбәп – татарлар арасында бердәмлек булмый. Рус хакимияте үзенең куркыныч сәясәтен алып бара. Шаһгали әллә кайдан килми бит. Бер ханлык та ярдәм итми. Нәтиҗәдә, Тау ягын – хәзерге марилар, удмуртлар яши торган җирне тартып алалар. Шаһгали – урыслар ягыннан, ул Казанга каршы көрәшә. Ул өч тапкыр Казан ханлыгы тәхетендә утыра. Утыра да куалар, утыра да куалар. Хаким иткән чоры өч елга да тулмый. Бәлки ул Мәскәүгә ярап, Казан ханлыгында тәртип урнаштырырга теләгәндер. Ләкин аның кылган эше халыкка, ханлыкка каршы корылган була.

Чыганак: "Рус елъязмаларының тулы җыентыгы" (10-13нче томнар), Никон елъязмасы

Икенче факт

  • 1551 ел азагына казаннар арасында Шаһгалигә каршы көчле оппозиция оеша, канәгатьсезлек арта бара. Моңа җавап итеп Шаһгали мәкер белән татар аксөякләрен үзенә сарайга мәҗлескә чакыра һәм шунда аларның барысы да үтерелә. Мәскәү яклы булган Шаһгали үзе 1552 ел башында Казаннан кача, хан итеп Әстерханнан Ядегәр чакырыла.

Фаяз Хуҗин аңлатмасы

1551 елның 11 августында Сөембикә белән аның улы Үтәмешгәрәйне Мәскәүгә әсирлеккә алалар. Үтәмешгәрәй – Сафа Гәрәйнең дәвамчысы. Аны халык яраткан дип әйтергә була. Хәзер генә Сөембикәне сагынып сөйлиләр. Мәскәүгә алып киткәч, августтан соң Казанга соңгы тапкыр Шаһгалине утыртып куялар. Корылтай җыела һәм Тау ягын югалтуны танырга мәҗбүр була. Казаннар моның белән риза булмыйлар. Бу Корылтайның карары бик куркыныч, һәлакәтле була.

Татарлар моны юкка чыгарырга телиләр, Мәскәүгә илчелек тә җибәреп карыйлар. Руслар мыскыл итеп, тупас рәвештә аларның тәкъдимнәрен кире кагалар. Казаннарның ризасызлыгы көчәя. Шаһгали үзенә байларны, бәкләрне мәҗлескә чакыра һәм үтерә. Хәл кискенләшә. Ул Мәскәүгә китәргә мәҗбүр була. 1552 елның март башында сарайда түнтәрелеш була. Шаһгалине Казаннан куа, аның белән килгән рус сугышчыларын да куып чыгаралар. Чапкын Опищев җитәкчелегендә хөкүмәт оеша. Бу хөкүмәт үзенең бурычы итеп Тау ягын кайтаруны куя. Әмма бу мөмкин эш булмый. Шаһгали урынына тагын яңа хан эзлиләр һәм Әстерхан патшасының улы Ядегәрне табалар.

Чыганак: "Каза́нская исто́рия" ("Каза́нский летопи́сец")

Өченче факт

  • 1552 елгы һөҗүмгә урыс гаскәрләре озак һәм ныклап әзерләнә. Әле 1551 елның маенда ук Казан янында Зөя кирмәне төзелә. Явыз Иван артиллериягә дә зур өметләр баглый, Казанны алу өчен күпсанлы туплар китертелә.

Фаяз Хуҗин аңлатмасы

Зөяне зур кирмән дип әйтеп булмый. Агачтан салынган, кечкенә диварлы. Ләкин эш монда кирмәннең зурлыгында түгел. Ул Казаннан бераз читтәрәк урнашкан. Рәхәтләнеп плацдарм рәвешендә кулланыла ул. Мәскәүдән килгән гаскәрләр шунда туктала. Эш шунда, Казан Мәскәүгә зур куркыныч тудырмый. Казан ханлыгы бу вакытта соңгы атналарын яши. Артиллерия китерелә. Утлы туплар Зөя утравында бик күп була. Читтән сугыш белгечләрен, техникларны китертәләр. Алар Казан Кирмәненең манараларын шартлата. Бу эшне алман белгечләре башкара. Казан халкы бик нык әзерле гаскәр алдында торып кала.

Казанның атлы гаскәре көчле була. Ә утлы артиллериясе начар. Ханлыкның туплары да була. Сакланыр өчен ярый торгандыр да. Ләкин монда бит кирмәннән чыгып, һөҗүм итәргә кирәк. Казан күпкә көчсез була. Иван патшаның 50-60 мең кешелек гаскәре булган диләр. Ә Казанның, минемчә, 10-15 меңнән артмагандыр.

Чыганак: Никон елъязмасы, рус елъязмалары

Дүртенче факт

  • Урыс гаскәрләре Казанны 23 августта камап ала. Казаннар кирмәнне бер айлап саклый. 2 октябрь көнне кирмән дивары шартлатыла, урыслар шәһәргә бәреп керә. Шуннан соң шәһәрне талау башлана, урыс гаскәре җитәкчесе моны туктату өчен хәтта талаучыларны җәзаларга куша, шуннан соң гына бераз тәртип урнаша.

Фаяз Хуҗин аңлатмасы

Талау 2 октябрьгә кадәр үк башлана. Август аенда бистә ныгытмаларын җимереп керәләр. Әле кирмән алынмаган була. Шул вакытта кешеләрне үтерү, әсирлеккә алу, хатын кызларны көчләү башлана. Сугыш вакытында гадәти күренеш бу. Ә 2 октябрь яшь егетләрне әсир итеп алалар. Гомумән, күпме халык калды икән? Халыкны кырып бетерәләр. "Казанские истории" дигән билгесез автор чыганагында үтерешләр, Казанны алу, талаулар турында языла.

Явыз Иван Казанны алгач, шундук шәһәргә керә алмый. Ул арганлыктан түгел, бөтен җирдә кан, үле гәүдәләр аунап ята. Казан Кирмәнен өч көн буена чистарталар, үле гәүдәләрне теге якка, бу якка ыргытып сукмак ясыйлар. Явыз Иван хан сараен күрә һәм анда чиркәү булырга тиеш дигән күрсәтмә бирә. Фаҗигале көн була. Кызганыч, бу фаҗигале вакыйганы оныттырырга телиләр. Ләкин халык хәтереннән чыгарып булмый. Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы цивилизациясе дибез. Меңъеллык цивилизация бер көн эчендә юкка чыга. Казан урыс шәһәренә әверелә.

Чыганак: "Каза́нская исто́рия" ("Каза́нский летопи́сец")

Бишенче факт

  • Шәһәр эчендә сугыш үзәк мәчет янында дәвам итә, казаннарны Кол Шәриф имам үзе җитәкли, ул шәкертләре белән бергә җәмигъ мәчетне саклап һәлак була. Казаннарның соңгы сугышы хан сарае янында була, шунда Ядегәр хан әсирлеккә төшә. Казан гаскәренең кечкенә бер төркеме генә качып котыла.

Фаяз Хуҗин аңлатмасы

Кол Шәриф – 2 октябрьдә русларга каршы көрәшне оештыручы. Үзенең шәкертләре белән соңгы канына кадәр көрәшә. Кулына кылыч алып, мәдрәсә түбәсенә менеп сугыша. Бу риваять түгел, моны руслар язган. Кол Шәрифнең каһарманлыгы аларны да гаҗәпләндергән. Рус гаскәрләре хәзерге президент резиденциясе булган урынга килә. Анда элек хан сарае булган. Ядегәр ханны саклаганнар. Мин аны батыр кеше дип саныйм.

1552 елда Казанга килгәч, ул Казанны саклауны оештыра . Агач кирмән диварларын ташка алыштыра башлыйлар. Бер таш манараны куярга да өлгерәләр. Бу - төньяк манара. Аның калдыкларын археологлар казып чыгарды. Ул халыкны психологик яктан да көрәшкә әзерли. Руслар башта бирелергә куша. Юк, без китмибез, без үз дәүләтебезне саклыйбыз, соңгы канга хәтле көрәшәбез ди. Аннары аны кулга алып, Мәскәүгә алып китәләр, чукындыралар һәм шунда үлә ул.

Чыганак: "Каза́нская исто́рия" ("Каза́нский летопи́сец")

Алтынчы факт

  • Казан алынгач шәһәрдә бар диярлек ир-ат юк ителә, ирләрдән бары тик Ядегәр хан гына исән кала. Хатын-кызларның да бер өлеше үтерелә, калганнары урыс хәрбиләренә бүләк ителә. Явыз Иван шәһәрне талауга бирә.

Фаяз Хуҗин аңлатмасы

Коллык булган әле. Урыслар хатын-кызларны әсир итеп алып китә. 1565-1568 елларда язылган "Казан тарихы"нда ("Каза́нская исто́рия" ("Каза́нский летопи́сец") бар ул. Эшкә ярый торган хатыннарны һәм булачак сугышчы буларак балаларны алып киткәннәр. Алардан урыс ясап тәрбияләгәннәр. Явыз Иван шәһәрне талауга бирә, бу сугыш вакытында гадәти күренеш. Сугышта кем җиңә, шул талый. Бу берничә көнгә рөхсәт ителә. Элек-электән булган хәл. Икенче дөнья сугышы вакытында да шул ук хәл була.

Чыганак: "Каза́нская исто́рия" ("Каза́нский летопи́сец")

Җиденче факт

  • Казан ханлыгы бәйсезлеге өчен сугышлар дистә еллар буе дәвам итә. Элекке ханлыкның төрле урыннарында баш күтәрүләр булып ала, ләкин алар барысы да рәхимсез рәвештә бастырыла. Төбәкне урыслаштыру башлана.

Фаяз Хуҗин аңлатмасы

Казанны алгач гаскәрнең бер өлеше Явыз Иван белән Мәскәүгә кире китә, икенче өлеше Казанда кала. Казанны алу, ул әле ханлыкны алу дигән сүз түгел. Ханлыкның чикләре бик зур, Самар, Ульян якларына кадәр барып җитә. Корал белән баш күтәрүләр генә түгел, аерым үтерүләр дә була, кечкенә отрядлар белән сугышалар. Нинди юл белән булса да, изге җирләрен саклап калырга тырышалар. Бигрәк тә Чаллы тирәсендә (хәзерге Балык Бистәсе районы). Зур гына шәһәр булган. Чаллы халкы русларга каршы бик каты күтәрелә. Мәскәү гаскәр артыннан гаскәр җибәрә. Мари якларында зур сугышлар була. Ел саен йә тегендә, йә монда сугышлар булып тора. Бу сугышлар 1590нчы елларга кадәр дәвам итә. Ягъни 35-40 ел буе бара.

Казанның яулап алынуына өч төп сәбәп

Тарихчылар Казанның яулап алынуына өч төп сәбәп китергән дип саный:

  • тәхет өчен көрәш, татар элитасының бердәм булмавы
  • икътисади торгынлык
  • хәрби әзерлек булмау

Фаяз Хуҗин аңлатмасы

Беренче сәбәп – Казан икътисади яктан зәгыйфь була. Без Алтын Урданы бик көчле дәүләт дибез. Ул оешканнан бирле тәхет өчен көрәш гел дәвам итә. XIV гасыр ахыры–XV гасыр башында Алтын Урда бик нык зәгыйфьләнә. Зәгыйфь дәүләт таркалганнан соң көчле дәүләтләр барлыкка килә алмый. Кайсы гына ханлыкны алып карама зәгыйфь була. Әстерхан ханлыгын көчле дәүләт дип әйтеп булмый. Казан, Касыйм, Себер, Ногай урдасы да көчле булмый. Кырым гына көчле була. Болгар чорын карагыз, ничәмә-ничә шәһәр булган бит. Ә Казан ханлыгында күпме шәһәр булган? Казаннан башка тагын нинди шәһәрне атап була? Казан үзе дә зур шәһәр булмый, Болгар, Биләрләр белән чагыштырырлык түгел. Икътисад зәгыйфь була.

Икенче сәбәп – татарның бердәмлеге булмый, таркаулык. Карагыз, тәхеттә йә бер хан, йә икенче хан. Алар Казан ханнары түгел бит. Әстерхан, Касыйм, Кырымнан чакыралар. Бөтен яктан таркаулык була.

Өченче сәбәп – Казанны якларга Кырым ханы һәм башка ханнар гаскәр җибәрергә тиеш иде. Явыз Иван моны күрсә, башкача уйлар иде. Сугыш булса да, Казан егылмаган булыр иде, ханлык яшәр иде.​

Ә сезнеңчә, Казанның алыну сабаклары нинди? Фикерләрегезне форумда языгыз.

XS
SM
MD
LG