Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарның биш ханбикәсе


Ханбикә Сөембикәне Мәскәүгә озату. Фиринат Халиков рәсеме
Ханбикә Сөембикәне Мәскәүгә озату. Фиринат Халиков рәсеме

Азатлык татар тарихында эз калдырган ханбикәләрне барлый. Татар ханнарның хатыннары зур империяләр белән идарә итәрлек уллар үстергән, үзләре дә сәясәттә катнашкан, ирләренә, балаларына булышкан.

Сөембикә – татар тарихында иң билгеле шәхес. Абруе зур була, халыкта мәхәббәт яулаган, татарның сөекле патшабикәсе санала. Аның белән бәйле риваятьләр дә күп сакланган, аңа бәйле тарихи вакыйгалар да билгеле. Әмма Сөембикәдән тыш та татар дәүләтләрендә абруйлы ханбикәләр булган, алар да хакимият эшләрен алып барган, тарихи борылышларга тәэсир иткән. Алар ханнарның лаеклы хатыннары, татар дәүләтләре белән идарә иткән уллар тәрбияләүче аналар. Кемнеңдер язмышы бәхетле була, кемнеңдер тормышы кайгы-хәсрәткә генә нигезләнгән була, араларында әсирлеккә эләгеп, чукындырыла, фаҗигале үлем белән юк ителгәннәре дә була, кемдер мәкерлек белән тәхет өчен көрәшкән, кемдер дошман кулыннан үтерелә. Татар тарихчыларының фәнни хезмәтләренә нигезләнеп сезгә алар турында кайбер мөһим фактларны тәкъдим итәбез.

Тайдулла

Тайдулла
Тайдулла

​Алтын Урданың Үзбәк ханның өлкән хатыны Тайдулла абруй казанган шәхес була. Аның каршында урыс кенәзләре дә баш игән, тарихта ул урыс чиркәвенә, башка милләт, дин кешеләренә мәрхәмәтле булган, күп ирек биргән ханбикә дип искә алына. Туган елы билгесез, үлгән елы 1361 ел. Тайдулланың өч баласы була. Танибәк белән Җанибәк исемле уллары соңыннан тәхет өчен көрәшә. Кызы Хорезм патшасы Котлы Тимурның хатыны була. Үзбәк хан аңа башка хатыннарыннан булган балаларын да тәрбиягә биргән, аның зирәк акыллы хатын булуына баш игән.

Сәүдәгәр, сәфәрче Ибне Батутта юлъязмаларында Тайдулланы ханның сөекле, абруйлы хатын булуын яза. "Тайдула хәләл җефетләр арасында иң яратканы. Солтан аны ишек катына килеп каршы алды, кулыннан тотып сәламләде. Тәхетенә дә җәмәгатеннән соң гына утырды. Шуннан соң чатырга солтанның балалары, туганнары һәм башка рәсми кешеләр керде. Җомга намазыннан соң ханбикәләр үз чатырларына кайтып киттеләр. Тайдуланың арбасын ат менгән иллеләп җайдак кыз чолгап алган иде. Алдан егермеләп ханым юл күрсәтеп бара. Алар да иярдә. Койрыкта – йөз кешелек җәяүле яшь коллар чирүе", дигән истәлекләр билгеле.

Үзбәк хан 1341 елда вафат була, хакимлек Тайдулла белән Җанибәккә күчә. Бәләкәй улын ул ныграк үз иткән дигән фаразлар бар. Танибәк тә, Үзбәк ханның икенче хатыннан туган улы Хызырбәк тә Алтын Урда тәхетенә дәгъва итә. Әмма Тайдулла Танибәк белән Хызырбәкне үтереп котыла, Танибәк тә Сарайга килгәч аңлашылмаган сәбәпләр аркасында һәлак була. Хакимлек Җанибәктә кала, ул әнисенә рәхмәт йөзеннән Тула, Азыкның бер өлешен бүләк итә.

Тайдулла Сарай епископы Иоанга чиркәү мәхкәмәсе бәйсезлеге хакында аерым ярлык бүләк итә. Тагын ике митрополитка ярлык бирә. Елъязмаларда митрополит Алексийның үзен һәм Җанибәк улын дәваларга килүе билгеле, ягъни ул чиркәү руханилары белән яхшы мөнәсәбәттә була, урыслар аны ихтирам иткән. Җанибәк тә соңыннан үлә, тәхет аның улы Бәрдибәккә күчә, әмма татар империясе белән чынында Тайдулла идарә иткән. Бәрдибәк тә һәлак булганнан соң Тайдулла үзенә уңайлы намзәтне сайлап алып тәхеткә китерә.

Тайдулла образын Андрей Прошкинның "Орда" фильмында актриса Роза Хәйруллина гәүдәләндерелә.

Фатыйма

Фатыйма солтан исеме Казан ханлыгы белән бәйле. Фатыйма – Нугай морзасы Мусабәк кызы. Сөембикә белән бер нәселдән булалар. Төгәл туу вакыты билгесез, әмма Нугай урдасы ханәкәсен 1467 елда Ибраһим ханга кияүгә бирәләр. Ибраһим хан белән Фатыйманың өч улы туа. 1479 елда Ибраһим хан үлә, хакимлек өлкән уллары Илһамга күчә. Аны берничә тапкыр тәхеттән куалар, әмма ул кире утыра, 1487 елда Иван III гаскәрләре Илһам ханны тәхеттән бәреп төшерә, үзен, балаларын Мәскәүгә, аннан соң Вологдага сөргенгә озата. Әнисе Фатыйма солтанны да, аның балаларын да сөрген көтә, алар Карголом шәһәрчегенә куыла. Фатыйма солтан һәм аның улы Мәлик Таһир шунда җан бирә.

Нурсолтан

Нурсолтан
Нурсолтан

Нурсолтан шулай ук Ибраһим ханның икенче хатыны була. Ул Ибраһим ханның абыйсы Хәлилдә кияүдә була. Хәлил хан озак яшәми, вафатыннан соң хакимлек энесе Ибраһимга күчә, Нурсолтан да татар йоласы нигезендә аңа икенче хатын итеп кияүгә чыга. Ибраһим хан белән никахта аларның Мөхәммәдәмин, Габделлатыйф белән Гәүһәршад исемле балалары туа. Икенче ире дә дөнья куйгач, Кырым ханы, Хаҗигәрәй улы Миңлегәрәй Нурсолтанга өйләнә. Риваятьләргә күрә, Нугай урдасында туган Нурсолтанга ул күптән гашыйк булган. Нурсолтан турында чибәр һәм акыллы хатын-кыз дигән бәяләмәләр таралган. Нурсолтан кече улы Габделлатыйфны ияртеп Кырымга китә, ә Мөхәммәдәмин Иван III карамаганда калдырыла. Дөрес, Нурсолтан монда да бердәнбер ханбикә булмый, Миңлегәрәй ханның берничә хатыны булган, әмма ханның гашыйк булу аркасында ул Бахчасарайдагы ханлыкта баш ханбикәгә әверелә.

Нурсолтан Нугай Урдасында туып, Казан ханлыгында кияүдә булып, Мәскәү кнәзе белән җылы мөнәсәбәттә булганга күрә дәүләтләр арасында сәяси мөнәсәбәтләр булдырырга сәләтле дигән сыйфатка ия була. Ул иренең киңәшчесе ролен дә үтәгән.

Нурсолтанның олы улы Мөхәммәдәмин Казан ханлыгы белән идарә итә. Кече улы Габделлатыйфны да абыйсы кебек Мәскәү кенәзе янына тәрбиягә җибәрелә. Соңыннан 1497 елда Мөхәммәдәминне алмаштырган Мамык ханнан соң тәхеткә Габделлатыйф утыра. Мәскәүгә тугры калырга вәгъдә иткән хан соңыннан Мәскәү кенәзлегенә каршы көрәш башлый, ул беркемгә дә буйсынмыйча эш итә башлый. Билгеле, бу Мәскәүнең ачуын китерә. Төрле интригалар, төрле көчләр аркасында Габделлатыйф тәхеттән бәреп төшерелә һәм урыска әсирлеккә төшә. Хакимлек дилбегәсе янә абыйсы Мөхәммәдәмингә күчә. Ике ханның да әнисе Нурсолтанның икесе өчен дә өзгәләнә, аеруча сөргенлеккә җибәрелгән кече улы өчен борчыла. Аның язмышын хәл итү максатыннан Кырым белән Мәскәү арасында хатлар алышу башлана. Мөхәммәдәмин дә Мәскәүгә каршы сугыша, әмма ул көчсезләнә, энесенең азат итүен дә Василий IIIтән үтенә. Әсирлектән чыга энесе, әмма Мәскәүдән аны җибәрмиләр.

Нурсолтан түзми, 1510 елда Миңлегәрәй ханның кече улы Сәхибгәрәй белән Мәскәүгә улын күрергә дип чыгып китә. Аннары Казанга кайта, Мөхәммәдәмин улын Мәскәү белән сугышмаска өнди. 1511 елда ханбикә тагын Мәскәүгә килә, Габделлатыйф янында ярты ел яши, әмма аны тулысынча азат итә алмыйча Кырымга кайтып китә.

1515 елда Кырым ханы Миңлегәрәй вафат була, Нурсолтан инде өченчегә тол кала. 1517 елда кинәт кенә Габделлатыйф үлә, аннары озак сузылган авырудан соң Нурсолтан олы улының үлеме турында да хәбәр ала.1519 елда Бахчасарайда 72 яшендә Нурсолтан ханбикә дә бу кайгы-хәсрәтләргә түзә алмыйча өзелә.

Нурсолтанның изге урыннарга хаҗ кылуы да билгеле. 1495 елда абыйсы Хәсән морза һәм илледән артык сакчысы белән татар ханбикәсе Мәккә-Мәдинәгә хаҗ сәфәренә юл тота. Кайту юлы Мисыр, Төркия, Ерак Көнчыгыш илләре аша узганга күрә ул анда да таныла.

Гәүһәршад

Нурсолтан белән Ибраһим ханның кече кызлары 1481 елда дөньяга килә. Вафат елы төгәл билгеле түгел, әмма ул 1546 елдан соң бакыйлыкка күчә дигән фаразлар бар. Мөхәммәдәмин белән Габделлатыйф абыйлары кебек Мәскәүгә җибәрелми, әнисе иренең вафатыннан соң Кырым ханына кияүгә чыгып киткәннән соң кыз бала Казан ханлыгының сараенда кала. Берара, төгәлрәк 1531-1533 елларда ул Казан ханлыгы белән идарә дә итә, ул вакытта Җангали әле балигъ булмый.

Билгеле, хан сараендә тәхет бүлеше беркайчан да туктамый, сарайда төрле тараф, капма-каршы көчләрнең үзара көрәше. Гәүһәршад эчке дә, тышкы сәясәттә дә катнаша. Мәсәлән, Казан ханлыгына Кырымнан ханнар чакыртылган. Сүз уңаеннан, алар идарәдә булган вакытта Казан ханлыгы бәйсез булган, әмма Мәскәү тарафдарлары да йокымсырап йөрмәгән. Урыс ягында булып саналган бәкләр, морзалар белән берлектә Гәүһәршад ахыр чиктә Кырым ханлыгының йогынтысына каршы көрәшә. Мәскәү кенәзләре белән уртак тел табып эш итәргә кирәк, дигән фикердә була. Төрлечә эш итеп Гәүһәршад Сафагәрәйдән Казан ханлыгы тәхетен тартып алуга ирешә. Әмма бу вакытлыча була. Сафагәрәй Нугай Урда морзалары ярдәме белән кире идарә дилбегәсен үзенә кайтарта. Әмма Нурсолтан кызына инде сарайда иркенләп эш итү юллары ябыла.

Һади Атласи аның турында "бу кеше үзе хатын гына булса да, аның Казан ханлыгына иткән зарарлары мең ирнекеннән артык булды. Казан ханлыгының бетүенә көч куйган кешеләр арасында бу хатын иң зур урын тотты. Бу тезгенсез хатын көчсез ханлыкның бетүе өчен батыр хезмәтче булды" ди.

Тарихчылар фикеренчә, Гәүһәршад һәм морзаларның бәхәсләре туктамаганга күрә Казан ханлыгы көчсезләнә, Мәскәү кенәзлекләре көчләнә.

Сүзге

Сүзге
Сүзге

Татар ханбикәсе Сүзге – Шигай ханның кызы һәм Себер ханлыгы белән хакимлек итүче Күчем ханның сөекле хатыны. Күчем ханның 10 хатыны булуы билгеле, әмма иң яратканы Сүзге була. Халык арасында да нәкъ аның белән бәйле булган мәхәббәт тарихта калган. Риваятьләрдә дә Күчем ханның нәкъ Сүзге исемле хатыны гына искә алына. Күчем ханның хатынына карата мәхәббәт билгесе итеп Искер янында биек диварлы, манаралы шәһәр төзүе билгеле. Бу урынны Сүзге тура дип йөртәләр, ягъни Сүзге ханбикәсе яшәгән, ял иткән урын. Тарих елъязмаларына караганда, бүгенге Тубылдан ерак булмаган урынга һәр җомга намазыннан соң Күчем хан барлык дәүләт эшләрен калдырып хатыны янына килеп ял иткән. Сүзге халык риваятьләрендә чибәр генә түгел, акыллы, кыю һәм кешелекле булу белән сакланган. ​

Аның ике улы –​ Канай белән Әзим дөньяга килә. Үзенең туу елы билгесез. Сүзге ханбикә 1583 елның мартында Сүзге калада урыс гаскәрләре кулыннан шәһит китә. Сүзге тура Ермак идарәсендәге урыс гаскәрләре тарафыннан камап алына, әмма ханбикәне кулга төшерә алмыйлар. Дошманнарга әсирлеккә төшү урынына ул үлемне сайлый. Тарихчыларның бер өлеше Сүзге ханбикә ире Күчем хан бүләк иткән ханҗәрне үз-үзен кадап үтерә ди, бер өлеше аны урыс илбасарлары үтергән дип яза. Сүзге бикәнең балалары да үтерелә.

Бу хәл язучы Фәүзия Бәйрәмованың Себер ханлыгы азатлыгы өчен ике дистә ел дәвамында көрәшкән Күчем хан тормышы турында язылган "Күчем хан" романында тасвирлана. Сүзге ханбикәсе турында 1837 елда ук Петр Ершов "Сүзге" дип исемләнгән поэма иҗат итә, 1896 елда опера языла.

XS
SM
MD
LG