Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фаяз Хуҗин: "Кол Шәриф мәчете урынын халыкка күрсәтер идем"


Фаяз Хуҗин
Фаяз Хуҗин

Тарихчы, археолог Фаяз Хуҗин Дөнья татар яшьләре форумы көннәрендә Казан ханлыгы археологиясенә багышланган экскурсия оештырып яшьләрне киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган кызыклы мәгълүмат белән таныштырды. Азатлык галим белән әңгәмә корды.

XV-XVI гасырда Казан диварлары Черек күл тирәсеннән узган. Аның мәйданы артык зур түгел. Черек күлдән башлана һәм Болакка тиклем була. Казанның төньяк чикләре Кирмән, ә көньяк чикләре хәзерге Физика институты тирәсендә була. Менә шушы мәйдан 60 һектарны тәшкил итә. Төрле исәпләүләргә күрә, борынгы Казанда якынча 7-8 мең кеше яшәгән.

–​ Фаяз әфәнде, Казан Кирмәнендә уздырылган казу эшләрендә нинди авырлыкларга тап булдыгыз?

– Казанның мең еллыгы исе чыга башлагач Мәскәүдән бер академик, сез нишләп Кирмәндә генә казыйсыз, сез аны Кирмән читендә дә казыгыз, дип әйтте. Башта бик читен булды казу эшләре. Аннан бер урын табып әйбәт кенә казу эшләре башлап җибәрдек. Урыслар безнең казуларга тәнкыйть күзлегеннән карый иде. Бигрәк тә академик Валентин Седов. Нәкъ менә ул Кирмәннән читтә дә казыгыз дип әйткән иде.

Казан ханлыгы чорына сәяхәт
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:46 0:00

Хәзер авыл хуҗалыгы министрлыгы бинасы урнашкан урында иң борынгы катламнарга төшеп җитәр алдыннан бер көнне үзе кызыксынып килгән бу безнең янга. Көрәк алып үзе казый башлады. Бераздан кечкенә генә чүлмәк китеге тапты. Бу чүлмәк китеге монголларга кадәрге чүлмәк китеге булып чыкты. 1948 елда Болгарда практика узганга күрә бу академик аның нинди чорга караганын бик тиз әйтеп бирде. Шуннан көрәген ташлады да, булды, мин хәзер ышандым сезгә, дип китеп барды.

1990нчы еллардан башлап 2000нче елларга кадәр Казанның акчасы арта башлады, һәр җирдә биналар төзи башладылар. Ул вакыттагы шәһәр башлыгы Камил Исхаков бер карар чыгарды. Кайда төзелеш башланачак, шунда иң элек археологлар эшләргә тиеш диде. Аларга акчаны төзүче оешма бирә иде. Кирмәндәге казулар да бюджеттан иде. Әмма 1000 еллыкны Исхаков заказы белән эшләделәр дип әйтмәсеннәр өчен без Исхаковтан акча алмадык.

Безнең бөтен нәрсә ачык булды. Кем килеп казырга тели, рәхим итсен, катнашсын дидек. Русиянең 20 шәһәреннән килеп каранып йөрделәр. Ә чит илдән без 22 ил белгечен чакырдык.

Сөембикә манарасы
Сөембикә манарасы

– ​Казулар барышында табылган иң борынгы табылдык нәрсә булды?

– Хәзерге Казан территориясендә Кирмәннән башка тагын 60тан артык археологик истәлек сакланган. Шуларның иң борынгысы 2001 елда университет янында уздырган казуларда борынгы палеолит чорына караган (моннан 8-10 мең ел элек) иң борынгы кешеләрнең таш эзләре булды.

– ​Кол Шәриф мәчете нигезен казу эшләре ничек барды?

– Кирмән эчендә беренче казуларны уздыра башлаганчы безгә Кол Шәриф мәчетенең кайда булуын ачыклау бурычы куйдылар. Без аның нигезен Кирмәннең иң биек урынында таптык. Кол Шәриф мәчетенең хәрабәсе 1840нчы елларга кадәр сакланып калган булырга тиеш дип уйлыйбыз. Явыз Иван мәчетне җимерми, аны башка максатларга кулланганнар. Архирей йортын төзегәндә мәчетнең ташларын кулланганнар дип уйлыйм.

Кирмән дивары калдыклары
Кирмән дивары калдыклары

Кол Шәриф мәчете нигезен казулар вакытында безнең белән архитекторлар да, реставраторлар да эшләде. Алар арасында мәскәүләр дә бар иде. Без Кол Шәриф мәчете булган дип саналган урынны казып ачкач, алар моны шул килеш калдырырга кирәк дип әйттеләр. Пыяла калпак белән каплап куйсагыз моннан халык өзелмәячәк дип әйттеләр. Реставрация планын үзебез бушка ясыйбыз диделәр. Планны ясап та бирделәр.

Шәймиев Кирмәннән Помпеи ясарга телисез мени диде

Без Шәймиев моны хуплар дип уйлаган идек. Мәчет урыны бит. Аны күмәргә ярамый. Ә ул карады да, безнең Кирмәннән Помпеи ясарга телисез мени диде. Шуның белән без бу урынны күмеп куйдык. Әмма күңелдә һаман да нәрсәдер калды. Аны яңадан күтәрергә кирәк, ул бит юкка чыкмады. Ул урынны җир өстеннән ярты метр гына күтәреп куйсаң да бик матур булыр иде. Һәм бу урынга хәзер үк тарихи Кол Шәриф мәчете урыны дип язып куярга кирәк.

Благовещен чиркәве
Благовещен чиркәве

–​ Благовещен чиркәвенең килеп чыгышына карата археологлар нинди фикердә тора?

– Урыс тарихчыларының 90%ы Кирмәндәге Благовещен чиркәве элек мәчет булган дип әйтә. Татарлар исә юк ди. Әмма халык арасында, ул –мәчет, дигән сүз күбрәк таралган. Урыс архитекторлары Благовещен чиркәвендәге ярымтүгәрәк рәвешендәге чыгып торган өлешләрне манара урыны булган дип аңлаталар. Аларны бетермәгәннәр, Явыз Иван заманында мәчет өстенә чиркәү төзеп куйганнар.

– ​Фаяз әфәнде, Казан Кирмәнендә табылган чех акчасы турында сөйләп үтегезче?

– 1997 елда уздырылган казу эшләрендә X гасыр акчасы таптык. Кургаштан ясалган иде. Аны без башта Мәскәүдәге нумизматларга күрсәттек. Алар төгәл генә берни дә әйтмәде. Аннан безне Эрмитажга җибәрделәр. Эрмитажда да нинди акча икәнен төгәл генә белә алмадылар.

Андагы белгечләр безне Германиягә барып карагыз дип киңәш итте. Германиядәге белгечләр исә бу акчаның Чехиядә басылганын, бер ягына кнәз Вацлав, икенче ягына Прага дип язылуын әйттеләр. Ә акчаның ничәнче гасырга караганын белер өчен Прагага барырга киңәш иттеләр.

Борынгы чех акчасы
Борынгы чех акчасы

​Шулай итеп без Прагага киттек. Прагада Ярмила Хаскова дигән атаклы нумизмат ханым бу акчаны күргәч аптыравыннан аңын югалта язды. Чөнки алар өчен дә бик кыйммәтле акча иде ул. Мин бу акчаны күптән көтә идем, кнәз Вацлав – Чехия дәүләтен коручы. Безнең бөтен күрше дәүләтләр акча суга, дәүләт бар, кнәзебез бар, ә акча табылмаган иде әле ди.

Шулай итеп бу акчаны ел ярым өйрәнделәр. Халыкара симпозиум җыелды. Чөнки аның бер генә булуы бик мөһим иде. Сүз уңаеннан ул әле дә бер генә.

Чехия ягы бу акча 929-930 елгы булырга мөмкин дип исбатлады. Әмма без Казан шәһәренең датасын ул акчага таянып билгеләмәдек. 930 ел дип түгел, 1005 ел дидек. Ни өчен шулай? Чөнки 930 елда басылган акча башта Чехиянең үзендә булган. Берәр сәүдәгәр аша төрле юллар белән Казанга килеп җиткән. Ягъни берникадәр вакыт акча юлда булган булырга мөмкин.

Галимнәр бу акчаның берәү генә булуы бер дә гаҗәп түгел дип әйтә. Англиянең иң беренче акчасы да үзендә түгел, кайдадыр Польшада табылган һәм ул да кургаштан ясалган һәм берәү генә табылган.

– ​ Казан Кирмәне казуларында тагын ниләр табылды, ниләр ачыкланды?

– Казан Кирмәнендә барлыгы 13 манара булган. Шуларның сигезе сакланып калган. Калган бишесен без табып казып чыгардык һәм манара урыннарын бераз күтәреп куйдык.

Кирмән манарасы
Кирмән манарасы

Чех акчасы хәзерге вакытта музейдан реставрациягә алып кителгән

Кирмәндә казу эшләре алып барганда Казан ханлыгына караган төрле үлчәмдәге күп кенә читекләр, башмаклар да таптык. Аларны Татарстан дәүләтчелеге музеенда карарга була. Без тапкан тарихи акча да шунда саклана. (Акча хәзерге вакытта музейдан реставрациягә алып кителгән - ред.)

– ​Фаяз әфәнде, Сөембикә манарасының кайчан төзелүе турында халыкта төрле риваятьләр йөри.

– Без Сөембикә манарасының кайчан төзелгәнен белер өчен нигезен казыдык. Һәм без аның янында мәчет урынын таптык. Хан мәчете. Әмма ул мәчетнең бер өлеше Сөембикә манарасы белән җимертелгән. Ягъни, Хан мәчете булган һәм Сөембикә манарасының бер ягы аның өстенә китереп утыртылган. Ә аның асты чокырга туры килгән һәм мәчет нигезе җимерелгәч Сөембикә манарасының да бер ягы авыша башлаган. Без шуны ачыкладык.

Хан мәчете урыны
Хан мәчете урыны

Без тапкан төзелеш калдыклары Сөембикә манарасының төзелү вакытын XVII гасырның ахыры белән XVIII гасырның башы дип күрсәтә. Сөембикә манарасы шул чордагы катламда ята. Манара һич тә Казан ханлыгы чорына карамый.

– ​Сезгә хәзер археологик казулар уздырыйк дип әйтсәләр, сез Кирмәннең кайсы урынында казулар уздырыр идегез?

– Мөмкинлек бирелсә мин казуларны Благовещен чиркәве, Сөембикә манарасы һәм хәзерге президент утырмасы урнашкан өчпочмак мәйданда уздырыр идем. Әмма элек казулар уздырылмаган урыннарны киләчәккә калдырыр идем. Чөнки яңа җиһазлар, яңа методлар килеп чыга. Табигый фәнни метод белән казу күпкә файдалырак булыр иде.

Аннан Кол Шәриф мәчете булган урынны яңадан казып чыгарып куяр идем. Ул урынны халык күрсен иде, безнең өчен бик мөһим урын бит ул. XVI гасыр мәчете тагын кайда бар? Биләрдәге мәчет X гасыр, Болгардагы мәчет XIV гасырныкы. Ә XVI гасыр мәчете Казанда булыр иде.

XS
SM
MD
LG