Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наил Нәбиуллин һәм Фәрит Зәкиевне полиция алып киткән


Наил Нәбиуллин. Архив фото
Наил Нәбиуллин. Архив фото

Казанда милли активистларның өйләренә иртән полиция килеп прокуратурага алып киткән. Активистлар моны быел тыелган Хәтер көне белән бәйли.

15 октябрь иртәсендә Казандагы татар активисты Наил Нәбиуллин өенә сивил киемле полиция хезмәткәрләре килгән һәм аны үзләре белән прокуратурага баруларын сораган. Бу хакта Азатлык хәбәрчесенә “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин үзе әйтте.

"Иртәнге җидедә фатир ишегенә шакыдылар. Рәсми форма кимәгән ике кеше үзләрен җинаятьчеләрне эзләү (угловный розыск) бүлегеннән дип таныштырдылар. Һәм прокуратурага барырга тиешлегемне әйттеләр. Нәрсә өчен дип сорагач, прокурор сезнең барыгызны да сөйләшергә җыя, безнең белән барырга ризалашмасаң сине мәҗбүри алып китәчәкбез, диделәр", дип белдерде.

Нәбиуллин бу хезмәткәрләрнең үзен ни өчен алып китүнең сәбәбен аңлатмауларын, Чехов 36 адресына Казан прокурорының үзе белән очрашырга теләве турында әйтүләрен җиткерде.

“Мин моны быел тыелган Хәтер көненә бәйле дип уйлыйм. Бәлки берәр кисәтү бирергә уйлыйлардыр. Быел рөхсәт булмагач Хәтер көнен дә уздырмыйбыз. Ләкин, аңа карамастан, безгә бәйләнү ягын карыйлар. Бүген иртән милли активист Фәнилнең өенә дә килүләрен беләм. Аны алып киткәннәрме ансын әйтә алмыйм", диде.

Соңрак билгеле булганча, Наил Нәбиуллинга прокурор Хәтер көне уңаеннан бернинди дә чаралар уздырмау һәм катнашмау турында кисәтү тапшырган.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевка да бүген иртән сивил киемдәге полиция хезмәткәрләре килеп, аны билгесез юнәлештә алып киткән.

Зәкиев Азатлыкка шалтыратып, "мине каядыр алып китәләр, кая барачагыбызны әйтмиләр. Җәмәгатьчелек бу хәлдән хәбәрдар булсын иде", дип җиткерде.

Казан мэриясе Татар иҗтимагый үзәгенә Тинчурин бакчасында 18 октябрьдә Хәтер көнен уздыруга биргән рөхсәтен узган атнада кире алган. 15 октябрьдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе митингка рөхсәт бирү мәсьәләсен караячак.

Бу атнада Казанда полиция татар активистларына Хәтер көне уңаеннан кисәтүләр тапшырды.

XS
SM
MD
LG