Accessibility links

Фәүзия Бәйрәмованы Хәтер көне уңаеннан прокуратурага чакыртканнар


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Милли хәрәкәт активистына Хәтер көне чарасы уздыру ярамавы турында кисәтү тапшырганнар.

Чаллыда танылган язучы, милли хәрәкәт активисты Фәүзия Бәйрәмованы прокуратура чакырып алган. Бу Хәтер көне уңаеннан эшләнгән.

“Бүген, 16 октябрь көнне, Чаллы шәһәре прокуратурасына чакырттылар. Анда Казанда булачак, әмма булмаган Хәтер көне уңаеннан кисәтү ясадылар. Мин моның белән килешмәвемне әйтеп, имза куйдым” дип язган җәмәгать эшлеклесе Facebook-та.

13 октябрьдә Казанда Татарстанның экстремизмга каршы көрәш үзәге татар активистларына Хәтер көнендә күләмле чара үткәрмәү турында кисәтү документлары тапшыра башлаган иде. Аерым алганда, активист Рәис Хәбиров Татарстан полициясенең экстремизмга каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 15 октябрьдәге Хәтер көнендә шигарле, өндәүле чара оештырмау темасында кисәтелгән.

15 октябрь иртәсендә Казандагы татар активисты Наил Нәбиуллин һәм ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевны сивил киемле полиция хезмәткәрләре өйләреннән алып киткәне билгеле булды. Аларга да шундый ук кисәтүләр тапшырылган.

XS
SM
MD
LG