Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә приставлары ТИҮнең компьютер техникасын тартып алган


Мәхкәмә приставлары ТИҮ бинасыннан чыга.
Мәхкәмә приставлары ТИҮ бинасыннан чыга.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев моны милли хәрәкәткә басым дип бәяли.

22 гыйнварда Казанның Сәетгалиев урамындагы 3нче йортта урнашкан Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә (ТИҮ) мәхкәмә приставлары килгән. Бу хакта Азатлыкка оешманың рәисе Фәрит Зәкиев хәбәр итте.

"Мәхкәмә приставлары Качаклар фондына салынган 150 мең сумлык штраф аркасында килде, алар да шушы бинада утыра. Янәсе безнең техник җиһазлар шушы бинада икән. ТИҮдәге компьютер техникасының документларын сорадылар. Җиде ел дәвамында сатып алынган техника ул, документларын эзлисе, табасы бар.

Көчләп дигәндәй компьютер мониторы, аның систем блогын, принтерны тартып алдылар, алып киттеләр. Янгын чыгуга каршы иминлек кагыйдәләрен бозу өчен штраф салдылар. Мин – бу фонд җитәкчесе, ул ТИҮ белән күршедә урнашкан", диде Фәрит Зәкиев.

Иртәгә, 23 гыйнвар ТИҮ активистлары "Татарстан" кунакханәсендә матбугат очрашуы уздырырга тиеш. Фәрит Зәкиев бүгенге приставларның чара алдыннан килүен милли хәрәкәткә басым ясау дип саный.

"Бу – ТИҮгә басым ясауның дәвамы. Иртәгә безнең матбугат конференциясе узарга тиеш, шуның алдыннан килү бары тик безне куркыту ысулы булып тора", диде ул.

Атна башында Татарстан прокуратурасы республика Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Ул ТИҮне экстремистик оешма дип тануны сорый. Мәхкәмәдә беренче утырыш 24 февральгә билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG