Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе ТИҮгә салынган 250 мең сумлык штрафны көчендә калдырды


Фәрит Зәкиев һәм Алексей Златкин
Фәрит Зәкиев һәм Алексей Златкин

Штраф былтыр Хәтер көнендә ясалган чыгышта "нәфрәт уяту өчен" салынган иде.

26 гыйнвар Татарстан Югары мәхкәмәсендә Татар иҗтимагый үзәгенең Хәтер көнендә чыгышы өчен 250 мең сум күләмендәге штрафны шикаять итү каралды. Хөкемдар Рим Фәтхетдинов әлеге штраф салу карарын көчендә калдырды, ТИҮ шикаяте кире кагылды.

7 декабрь Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ТИҮне нәфрәт яки дошманлык уятуда, шулай ук кешелек абруен кимсетүдә гаепле дип тапкан иде.

Административ хокук бозу турындагы эшне Вахитов районы прокуратурасы Явыз Иван гаскәрләре Казанны алганда шәһәрне саклап һәлак булучылар истәлегенә уздырылган Хәтер көне митингыннан соң ачты, чара 15 октябрьдә узды.

Әлеге эшне ачу карарында язылганча, Татарстан прокуратурасы әлеге митинг йомгакларын тикшерергә кушкан булган. Документта митингта катнашучыларның Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгате анализланган.

Абдуллаҗан Җәләлев укыган әлеге мөрәҗәгатьтә узган елның җәендә Русия конституциясенә кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә урыс халкына "дәүләт коручы халык" статусы бирү тәнкыйтьләнә. Мөрәҗәгатьтә шулай ук ЛДПР һәм аның җитәкчесе Владимир Жириновский алып барган сәясәт, аның урысларга гына өстенлек бирүе тәнкыйтьләнә.

Митингта катнашучылар Дәүләт шурасыннан татар халкын дәүләткә — Татарстан республикасына нигез салучы халык, колониаль халык түгел, ә дәүләт коручы халык дип танучы канун чыгаруны таләп итте.

Административ эш ачу карарында язылганча, бу мөрәҗәгатьтә урысларга карата нәфрәт уятучы контекст булырга һәм ул урыслар белән татарлар арасында низагка китерергә мөмкин.

Прокуратура фикеренчә, мөрәҗәгатьтә ике төркем — "дәүләт коручы (урыслар)" һәм "колониаль халык (татарлар)" бер-берсенә каршы куела. Беренче мәхкәмә утырышында ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев митингның шәхсән үзе, ягъни физик зат тарафыннан оештырылуын, митингта Абдуллаҗан Җәләлев укыган мөрәҗәгатьнең ТИҮ президиумы белән килештерелмәвен, аның үз инициативасы булуын белдерде.

Зәкиев 250 мең сум штраф җәзасы белән килешмәде һәм югарырак мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәген белдерде.

  • 2021 елның 15 гыйнварында Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тануны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Әлегә мәхкәмә эше төгәлләнмәде.
  • Былтыр октябрьдә Русия юстиция министрлыгы "экстремист эшчәнлек алып бару белән бәйле рәвештә" Татар иҗтимагый үзәгенең эшчәнлеген туктатты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG