Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә ТИҮне 250 мең сум штрафка хөкем итте


Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев бу карар белән килешмәвен, югарырак мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәген белдерде.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 7 декабрьдә Бөтентатар иҗтимагый үзәген 250 мең сум штраф җәзасына хөкем итте. Элегрәк Русия юстиция министрлыгы экстремизм гаепләве белән ТИҮ эшчәнлеген туктаткан иде. Бүген мәхкәмә ТИҮ нәфрәт яки дошманлык уятуда, шулай ук кешелек абруен кимсетүдә гаепле дип тапты. Бу турыда Азатлыкка ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев белдерде.

Вахитов районы рокуратурасы административ канун бозу эшен 15 октябрьдә Казанда Зәкиев оештырган Хәтер көне митингыннан соң ачкан.

Әлеге эшне ачу карарында язылганча, Татарстан прокуратурасы әлеге митинг йомгакларын тикшерергә кушкан булган. Документта митингта катнашучыларның Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгате анализланган.

Ул мөрәҗәгатьтә узган елның җәендә Русия конституциясенә кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә урыс халкына "дәүләт коручы халык" статусы бирү тәнкыйтьләнә. Мөрәҗәгатьтә шулай ук ЛДПР һәм аның җитәкчесе Владимир Жириновский алып барган сәясәт, аның урысларга гына өстенлек бирүе тәнкыйтьләнә.

Митингта катнашучылар Дәүләт шурасыннан татар халкын дәүләткә — Татарстан республикасына нигез салучы халык, колониаль халык түгел, ә дәүләт коручы халык дип танучы канун чыгаруны таләп итте.
Административ эш ачу карарында язылганча, бу мөрәҗәгатьтә урысларга карата нәфрәт уятучы контекст булырга һәм ул урыслар белән татарлар арасында низагка китерергә мөмкин.

Прокуратура фикеренчә, мөрәҗәгатьтә ике төркемне — "дәүләт коручы (урыслар)" һәм "колониаль халык (татарлар)" беренә каршы куела. Бүгенге мәхкәмә утырышында ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев митингның шәхсән үзе, ягъни физик зат тарафыннан оештырылуын, митингта Абдуллаҗан Җәләлев укыган мөрәҗәгатьнең ТИҮ президиумы белән килештерелмәвен, аның үз инициативасы булуын белдерде. Зәкиев 250 мең сум штраф җәзасы белән килешмәвен һәм югарырак мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәген белдерде.

2021 елның гыйнварында Татарстан птокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тануны һәм тыюны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Ул эш әле тәмамланмаган.

Татар иҗтимагый үзәге: 1989–2021
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:26:48 0:00

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG