Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көне шигаре: "Без ирекне Ирек мәйданында дауларга тиеш"


15 октябрь Казанның Тинчурин бакчасында Хәтер көне митингы узды. Чарада 250ләп кеше катнашты. Казаннан тыш Чаллы, Чуашстан, Башкортстан вәкилләре бар иде. Кабул ителгән резолюциядә Хәтер көнен рәсмиләштерүне, 1992 елгы Татарстан Конституциясен кайтаруны, президент атамасын яклауны таләп иттеләр.

Башлану вакытын җомга намазыннан соң, көндезге бергә дип куйсалар да, алай тиз генә башлый алмадылар. Оештыручылар соңга калды. Полиция халыкны тимер капкалар эченә кертмәде, шул капка тирәли тезелеп сакта тордылар – һәркем тимер койма тышында оештыручыларны көтте.

Ул арада койма буена 250ләп кеше җыелды. Татарстанның Язучылар берлеге әгъзалары да күп күренде: Равил Фәйзуллин, Газинур Морат, Зиннур Мансуров, Рөстәм Галиуллин, Рифә Рахман, Рафис Корбан, Вакыйф Нуриев, Вахит Имамов, Нәҗибә Сафина, Фәнил Гыйләҗев һәм башкалар бар иде. Искәндәр Сираҗи, Ләбиб Лерон гаиләләре белән килгән иде.

"Җомга намазында вәгазьләрне махсус сузарлар инде, кеше килүенә юл куймаслар", дигән сүзләр ишетелде. Кемдер эш көне булуга зарланды, "Хәтер көнен шимбәгә куярга кирәк иде", диделәр. "Соңгы елларда татарларга басым ясаулар, коронавирус белән куркытулар, өстәвенә эш көне булуына карамастан, Хәтер көненә моның кадәр кеше җыелуы – зур уңыш", диючеләр дә булды.

Чарага килүчеләр тимер койма артында
Чарага килүчеләр тимер койма артында

Казан, Чаллы шәһәреннән килүчеләрдән тыш, Чуашстан, Башкортстаннан да вәкилләр бар иде. Мари Иле вәкилләре килми калган. Оештыручылары Рамай Юлдаш Азатлыкка әйтүенчә, эш көне туры килүе дә кыенлыклар тудырган һәм иң хәтәре – шул көнне аның хатынын авыр хәлдә ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.

Ярты сәгать чамасы койма буен саклагач, оештыручылар килеп җитте. Ниһаять, полиция митинг мәйданына узарга рөхсәт бирде. Узган елны тимер коймалар артына металл эзләгеч җайланмалар аша үткәреп, сумкаларны ачтырып карап, маскаларны, температураны тикшереп кенә кертсәләр, быел ул яктан иреклерәк булды. Алдан көтеп торып, дәррәү кергәнгәме, быел андый җентекле тикшерүләр булмалды. Аның каравы, митинг башланып озак та үтми ике эвакуатор килеп, мәйданга җыелган халыкның тирә-яктагы ишегалларына куелган машиналарын ташый башлады. Халык машиналарына таба йөгерде.

Митингны милли активист Айрат Шакиров дога белән башлап җибәрде.

Хәтер көне. Казанда 1552 ел шәһитләрен искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:39 0:00

"Раббым, безгә яхшы җитәкчеләр насыйп әйлә, монда килүчеләрдән разый бул. Оныкларыбызга үз җирләрендә үзләре хуҗа булып яшәргә насыйп ит", – диде ул. Ара-тирә "Азатлык" дип кычкырырга омтылучылар да булды, тик халык аларны күтәреп алмады.

Митинг башлангач та игътибарны җәлеп иткән әйбер: койма читендә торган язучыларның күп өлеше юкка чыкты. Чыгыш ясарга Нәҗибә Сафина белән Фәнил Гыйләҗев кына сәхнәгә менде. Газинур Моратны чакырып-чакырып та таба алмадылар. Ул Азатлыкка әйтүенчә, чыгыш ясарга тиешлеген үзе белмәгән дә, оештыручылар аны алдан кисәтмәгән.

"Бик нык туңдым да кайтып киттем. Әле бүген эш көне дә, шуны онытмагыз. Сәхнәдә сүз бирәселәрен бөтенләй белмәдем, алдан кисәтүче булмады. Алай кисәтми генә сәхнәгә чакыру булырга тиеш түгел, оештыручыларның эшләп бетермәве инде бу. Андый җиргә әзерлекле килергә кирәк, нинди җитди урын икәнен үзегез беләсез", - диде Газинур Морат Азатлыкка.

Газинур Морат һәм Ләбиб Лерон
Газинур Морат һәм Ләбиб Лерон

Тагын бер игътибарга алырлык вакыйга: башка елларда, чара дога белән башлангач, сүз ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевка бирелә иде. Быел ул читтән генә карап торырга мәҗбүр булды. Ни өчен чыгыш ясамавы хакында сорагач, ул Азатлыкка мәхкәмә эшләре белән бәйле төстә катнаша алмавы хакында әйтте.

— Мине Хәтер көнендәге чыгыш өчен 60 сәгатьлек җәзага тартканнар иде инде. Хәзер яңадан шул ук маддә буенча хөкем итсәләр, 15 тәүлеккә рәшәткә артына утыртачаклар. Минем 15 тәүлек утырырлык сәламәтлегем юк, шуңа катнаша алмыйм, - диде Зәкиев Азатлыкка.

Чараны алып баручы Рәүф Ибраһимов милләт өчен зур эшләр башкарган, соңгы елларда вафат булган милләттәшләребезне дә исемләп искә алды. Шулай ук ул 1990 елда Хәтер көнен рәсми дата итеп игълан итүгә каршы яки битараф булган депутатларның исемнәрен дә санап чыкты. Мисал өчен, Зилә Вәлиева, Ренат Харисов Хәтер көнен рәсми дата итүгә битараф, ә Роберт Миңнуллин каршы булган.

Чыгышларның темасы кабатланмады диярлек, гаять төрле, кызыклы чыгышлар да булды.

Мәсәлән, Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Абдуллаҗан Җәләлов Русиянең үзе кебек үк эш итәргә: урыслар Русияне төзегән булса – татарлар Татарстанны төзегән дип белдерергә, илне урыслар төзегәнгә, дәүләт теле урыс теле булган кебек, Татарстанда да татар телен дәүләт теле итеп билгеләргә, шуннан соң, милли мәгариф турында да кануннар чыгарырга кирәк дип чыгыш ясады.

— Русия Совет Федератив Социалистик Республикасы – Русия Федерациясенә, ягъни яңа Конституция нигезендә ирекле, колониаль булмаган дәүләткә әверелде. Бу нигез барлык халыклар белән бергә төзелде. Әмма колониальлек нигезләре тирән һәм колачлы булып чыкты. Хәзер Русиядә федерализм тарафдарлары һәм аңа каршы булучылар арасында күзгә күренмәс көрәш бара. Бер милләтне генә алга сөрүче, урыс Русиясен генә күрергә теләүче ЛДПР фиркасе дә бар. Аның лидеры, Русиянең төп бәласе аның күпмилләтле булуында дип, максатын ачык итеп әйтте. Безнең халыкны бетерү өчен конкрет чаралар да ачык төстә игълан ителә. Милли сәясәт өлкәсендә федератив дәүләт конституциясенә каршы килүче кануннар кабул итәләр.

Абдуллаҗан Җәләлов
Абдуллаҗан Җәләлов
Татар халкын Татарстан Республикасын төзүче халык дип игълан итәргә кирәк

Бүген милли республикаларның канун чыгару органнары кануни төстә федерация өчен көрәшергә тиеш. Татарстанның Дәүләт шурасы – Татар республикасының – татар халкының үзбилгеләнү хокукы алып төзелгән дәүләтенең канун чыгаручы органы. Дәүләт шурасы аны саклап калуда җаваплы. Урысларны дәүләт төзүче халык дип игълан иткән канунны ратификацияләгәндә, алар дәшми генә утыра алмый. Дәшми калсалар, ул Дәүләт шурасының республиканы дәүләт дип, татар халкының үзбилгеләнү хокукы булуын, Русиянең федератив төзелешен танымавы турында сөйләячәк.

Әлбәттә, урыс халкының Русия федерациясен төзүдә өлеше зур. Шуңа аңа башка халыклар да каршы килмәячәк. Алар белән бергә чуашлар, удмуртлар, марилар, татарлар, якутлар һәм башка халыклар да үзбилгеләнү хокукы алып, үз дәүләтләрен төзүне танырга кирәк. Шуны исәпкә алып, мантыйклы төстә, Дәүләт шурасы яңа канун кабул итәргә тиеш. Ул канун татар халкын Татарстан Республикасын төзегән халык дип игълан итәргә, 68нче маддәнең беренче өлешендәге кебек үк итеп, татар теленең төп дәүләт теле булуы хакында әйтергә һәм татар милли мәгарифе турында да ачыклама кертергә тиеш, - диде Җәләлов.

Кәшиф Гатин
Кәшиф Гатин

Кәшиф Гатин, аны бераз тулыландырып, Татар иҗтимагый үзәгенең Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга язган хаты белән уртаклашты.

— Без үзебезнең Дәүләт шурасына сорау бирдек: Русия Конституциясенә кертелгән үзгәреш буенча, урыс халкы дәүләт төзүче статусы алгач, калган 197 халыкның статусы нинди була? Күп милләтнең республика дип аталучы үз дәүләтләре дә бар. Республикаларның Дәүләт шуралары урыс халкының гына дәүләт төзүен таныса, алар үз милли республикаларының статусын танымый булып чыга. Шуңа ачык итеп сорау куйдык та: башка халыкларның статусы нинди? Колониальме? Әгәр колониаль статус икән, деколонизация турында канун бар. Русия империясенең деколонизациясен игълан итәргә кирәк! – диде Гатин.

Шагыйрә Нәҗибә Сафина татар ирләрен Мәскәүдән куркып ятмаска, ир булырга, Ирек мәйданына чыгарга өндәде. Фәндәс Сафиуллинны да Ирек мәйданыннан озатырга, бәйсезлек турындагы декларацияне шунда кабат торгызырга кирәк иде дип белдерде ул. Аның чыгышын халык алкышларга күмде.

Нәҗибә Сафина
Нәҗибә Сафина

— Ни өчен без Мәскәүдән, сезгә каршы сөйлик әле дип, рөхсәт алырга тиеш? Сез оялмыйсызмы шул хәлгә? Мәскәү безгә беркайчан да үзенә каршы сөйләргә рөхсәт итмәде. Без референдум ясасак та, безнең референдумны танымады, Идел-Урал штаты төзергә ирек бирмәде, инде туган телебездә сөйләргә дә рөхсәт бирми. Хәзер безнең милли мәгариф системабыз да юкка чыкты. Без һаман Мәскәү күзенә карап торабыз. Егетләр, ирләр, ир булыйк әле! Ирек сүзенең тамыры – ир! Ил язмышы – ирләр иңендә. Без, җәмәгать, Ирек мәйданында ирек ала алабыз. Үз җиребез бу! Нишләп сез шул Ирек мәйданына барырга куркасыз? Фәндәс абыйны озатканда да без Ирек мәйданына басарга тиеш идек! Шунда референдумны искә төшереп, бәйсезлек турындагы декларацияне укып, аны тагын бер кабат расларга тиеш идек. Фәндәс абыйны мәчет ишегалдыннан озаттылар да эше бетте.

Безнең ирек даулый торган урыныбыз бу түгел, без һәрвакыт Ирек мәйданында булырга тиеш

1552 елда Мәскәүнең тактикасы нинди булса, ул әле дә шул! Фәкать эш итү алымнары, формасы гына үзгәрә. Мәскәү ничек татарны бетерергә курс алган, шул килеш аны бетереп бара. Тагын бер елдан бу мәйданда кайсыбыз булачак, кайсыбыз юк, инде куркыр хәлебез калмады. Безнең ирек даулый торган урыныбыз бу түгел, без һәрвакыт Ирек мәйданында булырга тиеш. Безгә рөхсәтне Мәскәү түгел, үз президентыбыз бирергә тиеш! Безнең милли мәгарифне Мәскәү түгел, ә үзебезнең Татарстан торгызырга тиеш! Телне сакларга түгел, ә туган телдә яшәргә кирәк. Әле соң түгел, туган телнең статусын хәзер торгызыйк, - диде Нәҗибә Сафина. Аның шигырьләреннән соң, Фәнил Гыйләҗев та шигырь укыды. Башка шагыйрьләр, язучылар күренмәде, сәхнәгә менмәде.

Уфадан килгән татар иҗтимагый үзәге вәкиле Фәния Чемборисова үз чыгышында Башкортстандагы татарларның башкортлар тарафыннан изелүе, Татарстаннан бернинди ярдәм булмау турында әйтте. Татар иҗтимагый үзәгенә булган басымнар, эзәрлекләүләр, Фәрит Зәкиевка булган җәзалар турында да искә алды.

Фәния Чемборисова
Фәния Чемборисова

— Башкортстанда бүген 2 миллионга якын татар яши. "Яши" дип әйтү артыграк, чөнки Башкортстан казнасына төп акчаны түләүче татарның теле киселгән, дәүләт теле түгел, аның радио-телевидениесе дә, филармониясе дә, китап нәшрияты да юк. Татар телендә балалар бакчалары, татар мәктәпләре дә юк. Нинди гаделсезлек бу! Менә хәзер татарга яңа хәвеф яный – җанисәптә татарны төрле исемнәргә бүлгәләү, аның санын киметеп күрсәтү күздә тотыла. Башкортстан шартларында бу хәвефкә татарны массалы төстә башкорт дип язу да өстәлә.

Хәзер татарга яңа хәвеф яный – җанисәптә татар санын киметеп күрсәтү күздә тотыла

Моңа кадәр дә татар милләтенең саны нәкъ менә Башкортстанда йөзләрчә меңгә киметелеп килде. 2002 елда гына да Башкортстанда җанисәп 300 мең татарны йотты. Күптән түгел, административ көчкә таянып, башкорт этно-миссионерлары Башкортстанның татар күпләп яшәгән 22 районында, монда башкорт ырулары яши дип, стелалар куйдылар. Сез татар түгел, ә башкорт, дип, татарның үзаңын юкка чыгару эшен алып баралар. Хәтта Балтач районында Мишәр мәдәни үзәге ачтылар. Татарның кыйбласы булган Татарстаннан бернинди таяныч булмавы Башкорстанда хокуксыз яшәүче татарларның өметен өзә, - диде Фәния ханым.

Җанисәп темасын Галишан Нуриәхмәт тә күтәрде. Ул татарны бүлгәләү, яңа милләтләр аерып ала-ала, әкренләп юкка чыгару турында сөйләде. Аңа кадәр, күптән түгел вафат булган Фарсил Зыятдинов, Җәмил Сафиуллин, Фәндәс Сафиуллиннарны, аларның Хәтер көне мәйданына ел да килүләрен искә төшерде.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

— Тема буенча гына сөйлә дип артымнан төртеп торалар. 1552 елда милләтебезне бетерә башлаганнар, 500 ел дәвамында сытып, изеп бетерә алмауның соңгы чигенә килеп җиттек. Безне динебез аркылы кулга алып бетерә алмагач, инде телебез аркылы кулга алулар башланды. Татар мәктәпләре, институтлары Совет берлегендә күпме төбәкләрдә бар иде, хәзер хәтта Татарстанда да алар берничә генә калды.

Башкорт белән татар арасында низаг юк, аны миллиардлаган акча биреп Мәскәү башкара

Бар җирдә дә Мәскәү кулы уйнады. Бүген башкорт белән татар арасында да бернинди низаг юк. Аны да, миллиардлаган акча биреп, әлеге дә баягы Мәскәү башкара, низаглар ясый. Хәзер инде җанисәп башланды. Узган җанисәптә татарны төрле исемнәргә бүлгәләү башкарылды. Хәтта ногайбәк милләте уйлап чыгардылар. Шул җанисәптән соң ногайбәкләрнең татар мәктәпләре дә бетте, үзләре дә милләт буларак юкка чыкты дияргә була, чөнки урыс теллегә әйләнделәр, - диде Галишан Нуриәхмәт.

Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев татар халкы яһүдләрдән үрнәк алырга һәм үзара гына дус булып яшәргә кирәклеге хакында сөйләде.

Миңгол Галиев
Миңгол Галиев

— Иманым камил, җир йөзендә никадәр генә милләт булмасын, татар халкы аларга дус булып яши һәм ярдәм итә. Безгә яһүдләрдән үрнәк алырга, үзара гына дус булырга кирәк. Яһүдләрне гасырлар буе бетерергә тырышканнар, әмма алар бүген дөньяның хуҗасы булып яшиләр. Ни өчен дисәң, бер-берсен яклыйлар һәм бердәм булып яшиләр. Ул кая гына бармасын, җирле халык булып түгел, ә яһүд булып яши. Шуның белән көчле дә алар, - диде Миңгол Галиев.

Җырчылардан Искәндәр Биктаһиров, Флера Талипова да чыгыш ясадылар. Хәзерге татар эстрадасындагы мәгълүм җырчыларның берсе дә күренмәде.

Дуслык турында тагын бер ялкынлы чыгыш булды. Чаллыдан килгән Зиннур Әһлиуллин урыс белән татар арасында дуслык була алмавын, бу дәүләтнең дә татарныкы түгеллеген аңлатты.

Зиннур Әһлиуллин
Зиннур Әһлиуллин

— Исламны башка халыклар да саклар, әмма татар телен татар гына саклый. Телне дәүләт икмәк белән бәйли. Татарстанда татар телен белмичә рәхәтләнеп яшәргә була, әмма урыс телсез яши алмыйсың. Чөнки аларның телен дәүләт икмәк, хезмәт хакы белән бәйләгән. Татар теленең кирәге калмады, дәүләт сәясәте аны шундый хәлгә җиткерде. Шуңа күрә, бу безнең дәүләт түгел. Кемдер бу илне безнең дәүләт дип әйтә икән, юк, бу дөрес түгел. Бу безне бетерә торган дәүләт! Шуңа бу илнең яшәвенең безгә кирәге юк. Урыс белән татар арасында бернинди дуслык була алмый. Күрше мәсьәләсендә әйтмим, халык буларак дуслык турында әйтәм. Башка халыклар белән дуслык бар, чөнки без алар белән бер хәлдә бүген. Тирә-якка карагыз әле: урысларга бөтен нәрсә бар. Бакчалар да, мәктәпләр дә, университетлар да... Ә безнең халыкка берни юк. Бу тигезлекме, дуслыкмы?

Татар теленең кирәге калмады, дәүләт сәясәте аны шундый хәлгә җиткерде

Бу фаҗига 1552 елдан башланган һәм шул чактагы вакыйгалар безне шул хәлгә китергән. Ул вакытта без урыслар белән сан ягыннан бертигез булсак, хәзер алар 110 миллион, ә без ничек 5-6 миллион булсак – шулай булып калдык. Безнең милләт кешеләрен аларга биреп, аларга сан үстерәбез. Кызларыбыз урыска кияүгә чыга, егетләребез урыс кызын ала. Мондый авыр чакта милләтеннән, ата-анасыннан, нәселеннән ваз кичкән кешене татар дип атап буламы? Юк. Ул нинди милләт килсә, шуның телендә җырлаячак, ул аларны да сатачак. Ә безгә андыйлар кирәкми. Бүген татарлар арасында иң көчлеләр, иң намуслылар гына калачак. Без сыйфат ягыннан көчәябез. Бу гел болай дәвам итмәячәк, хәзер безгә бераз гына түзәргә һәм татарча сөйләшүне дәвам итәргә кирәк. Гаиләдә гел татарча гына сөйләшегез, - диде Зиннур Әһлиуллин.

Миңгол Галиев, Зиннур Әһлиуллин чыгышларына капма-каршы фикер белән, урыс-татар дуслыгын алга сөргән чыгыш "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаковныкы булды.

Павел Шмаков
Павел Шмаков

— Бөтен Русиядә бары тик Казанда гына туган телне саклау проблемы шулай ачык тора. Болар үзенең туган телен сакламасын әле, дип эш итүче аерым кешеләр бар. Ә тел шәхеснең, мәдәниятнең бер өлеше, ул бик мөһим әйбер. Татарстанның бар мәктәпләрендә дә татар теле укытылмый. Балаларны милләт буенча бүлүләр булмаска тиеш. Без барыбыз да кешеләр, бу — иң мөһиме. Кызганыч, һәр милләттә дә, урыста да, татарда да, бу ике милләтнең тату яшәмәвен теләүчеләр бар. Ә минем өчен безнең балаларның дус-тату булып яшәве мөһим. Кайчандыр паспортта милләтне күрсәтәләр иде, менә хәзер мәктәпләрдә дә татарлар уңга, урыслар сулга дип аерып кую принцибы китте. Һәркемгә үз туган телен, туган ягын, тамырларын һәм тарихын белү, хәтерләү кирәк, - диде Шмаков.

Чуашстан вәкиле Владимир Тимофеев үз чыгышында мәйданга килүчеләргә рәхмәтен әйтте һәм аларның тәгаен Путин өчен тавыш бирмәгән кешеләр булуына ышанычын белдерде.

Владимир Тимофеев
Владимир Тимофеев

— Урыс теле аркасында, хәзер украиннарның яртысы украинча белми, татарларның яртысы татарча сөйләшми, чуашларның да күбесе үз телебезне белми... Без Совет берлегендә артык озак яшәдек шул. Мин монда ел да бер үк кешеләр килүенә игътибар итәм һәм бу кешеләр турында ышанып әйтә алам: алар Путин өчен тавыш бирмәделәр!.. Русия белән элек дустанә мөнәсәбәттә булган илләр, мәсәлән, Франция, Германия дә хәзер аның белән бәйләнешергә теләми. Русиянең ялгыш сәясәт алып баруы күренеп тора, - диде Тимофеев.

Митинг азагында бертавыштан резолюция кабул ителде. Митингта катнашучылар 1992 елгы Татарстан Конституциясен кайтаруны, Хәтер көнен рәсми дата дип игълан итүне, Татарстан президенты атамасын саклап калуны сорадылар. Бу резолюция Татарстан президентына, Русия думасында Татарстан депутатларына, Дәүләт шурасына юлланачак.

Митинг ике сәгать дәвам итте, аңарчы кешеләр таралышып бетә язды. Хәтер көне "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

* * *

Казанда Хәтер көне митинглары һәм Казан кирмәненә урам йөрешләре 1990 елда оештырыла башлаган иде. 2014 елдан урам йөрешләрен тыйдылар. Соңгы елларда чара шәһәр үзәгеннән читтә, Тинчурин паркында уза.

Хәтер көне сезнең өчен нәрсә ул? Аны ничек билгеләргә? Милли активистлар фикере
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:34 0:00

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG