Accessibility links

Кайнар хәбәр

Флешмоб, лекторий, квест? Хәтер көненә заманча форматлар табылырмы?


Хәтер көне митингына килгән яшь буын вәкилләре
Хәтер көне митингына килгән яшь буын вәкилләре

Хәтер көнен ничек заманча үткәреп була? Тарихи вакыйгаларны халык хәтерендә митингтан тыш тагын ничек сакларга мөмкин? Активистлар Хәтер көнен үткәрүнең яңа форматларын эзли.

Ел саен октябрь ае алдыннан татар җәмәгатьчелеге Хәтер көне турында кызу фикер алышулар башлый. Аны элекке еллардагы кебек оештыру да кыенлаша бара. Бу эшне өч дистә ел алып барган Татар иҗтимагый үзәгенә басым көннән-көн арта бара, аның активистларына да, хәрәкәтнең үзенә дә мәгълүмати һөҗүм көчәя. Татар иҗтимагый үзәген экстремистик оешма дип тануны сорап узган мәхкәмәләр (әле дәвам итә, бу эшкә нокта куелмады - ред.) милли хәрәкәтне тәмам көчсезләндерә, аны иҗтимагый тормышның читенә этәрә. Шул сәбәпле Хәтер көненнән яшьләр читләшә, курку, шик-шөбһә тарала. Митинг форматыннан шүрләүчеләр саны арта. Кайберәүләр шәһәр үзәгендә митингка чыгу кирәк, бу традицияне оныттырмаска иде дисә, бүгенге сәяси вазгыятьне исәпкә алып, урам җыены форматы искергән, Хәтер көнен яңача үткәрү кирәк дип әйтүчеләр күбәя.

Хәтер көне

Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап һәлак булганнарны искә алу чарасы.

Казанда 1989 елдан бирле уздырыла. Баштагы елларда Ирек мәйданында уза. Анда катнашучылар Казанның үзәк урамнарыннан йөреш оештырып, Сөембикә манарасы янына килеп корбаннар рухына дога кыла иде.

Соңгы елларда Казан шәһәр хакимияте Хәтер көне чарасын үзәккә якын урыннарда уздырырга рөхсәт бирмәү сәбәпле, ул башта "Казан" милли-мәдәни үзәге (хәзерге Милли китапханә бинасы) янындагы мәйданга, аннары Камал театры каршына, аннары Тинчурин бакчасына күчерелде.

Соңгы тапкыр Хәтер көне чарасы 2021 елда Тинчурин бакчасында үтте. 2022 елдан башлап чараны уздыру рөхсәт ителми.

Беренче тапкыр Хәтер көне 1989 елда оештырыла. Аңа җәмәгать эшлеклеләре, ул вакытта Татар иҗтимагый үзәге активистлары Тәлгать Бариев белән Фәүзия Бәйрәмова нигез сала. Алар белән бергә тагын 9 кеше була, чыгучыларның күбесе Бакудан ул вакытта Казанга килгән бер имамның юлдашлары. Татар иҗтимагый үзәге байрагы белән алар Казан кирмәненә керә, Сөембикә манарасы янында Коръән сүрәләре укыла, дога кылына.

Шуннан соң инде һәр елның октябрь уртасында Татар иҗтимагый үзәге аны зурлап уздыра башлый, катнашкан халык саны да артканнан арта бара. Ирек мәйданында җыелышып, анда митинг оештырыла, театральләштерелгән күренешләр күрсәтелә, аннары кешеләр сафларга басып тәкъбир әйтеп, "Азатлык" дип кычкырып Пушкин, Профсоюз урамнары аша Казан Кирмәненә юл тота. Сөембикә манарасы янында намаз уку, дога кылулар була. Аннары әле теләгән кешеләр оештырылган автобусларга утырып Татар зиратына барып 1552 елда шәһит китүчеләрнең кабере янында дога кыла иде.

Хәтер көне: 1990-2020
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:34 0:00

Әмма хәзер бу заманнарны искә алу гына калды. Хәтер көне чарасы үзгәрде. Милли хәрәкәтне көчсезләндерү, сәяси вертикаль аркасында кануннарны кырыслату нәтиҗәсендә Хәтер көнен билгеләү башта Ирек мәйданыннан куылды, аннары "Казан" милли-мәдәни үзәк янындагы мәйданда үткәрү дә кануннарга туры килми дип, чара Камал театры каршына күчерелде, йөрешләр гомумән туктатылды. Соңгы елларда Тинчурин бакчасында узган Хәтер көнен оештыруда да кыенлыклар туа, хакимият рөхсәт кәгазьләрен бирми, чарада чыгыш ясаучылар, оештыручылар мәхкәмә юлларын таптый, аларны штраф белән буалар. Тагын бер мөһим үзенчәлек - Хәтер көнендә хәзер Татарстан мөселманнары Диния назәрәте вәкилләре катнашмый.

Елдан елга Хәтер көнендә катнашучылар саны кимүе күзәтелә. Чарада күбесенчә олы буын кешеләре катнаша, яшьләр булса да, аларның саны аз. Сентябрь аенда гына бер төркем татар зыялысы 15 октябрь – Хәтер көнен Татарстанның истәлекле көннәр исемлегенә кертеп, аны рәсмиләштерергә тәкъдим итте. Бу тәкъдим Дәүләт шурасында да күтәрелде, тик әлегә нәтиҗә турында берни билгеле түгел. Әлбәттә, цензура һәм рәсми дәүләт позициясеннән аерылган теләсә нинди фикерне әйтү куркыныч булган заманда мондый тәкъдим ясау да батырлык булып кабул ителә. Рәсмиләрдә Хәтер көне чарасы хәзер оппозицион, сепаратистик чара буларак бәяләнә, курку тудыра.

Шуңа да активистлар арасында аны башкача уздыру, яңа мәгънә өстәү, башка алымнар куллану юлларын эзләү көчәя. Фикер алышуларда сүз һич кенә дә традицион митингны бетереп, аның урынына уен-тамаша ясау калдыру турында бармый, Хәтер көненә игътибарны арттыру максатыннан башка төрле альтернатив ысуллар барлана.

АЧЫК МИКРОФОН: Азатлык милли активистлар белән аралашып, аларга "Хәтер көне сезнең өчен нәрсә ул? Аны хәзерге шартларда ничек билгеләргә?" дигән сораулар бирде.

Хәтер көне сезнең өчен нәрсә ул? Аны ничек билгеләргә? Милли активистлар фикере
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:34 0:00

Активистлар арасында ныгый барган төп фикер шул - көчсезләндерелгән Татар иҗтимагый үзәгенә, дистәләрчә еллар бу эштә катнашкан өлкән абый һәм апаларга яшь көчләр кушыла ала. Иҗтимагый кырда әле дә Татарстан Диния нәзарәте, Татар конгрессы, Татар ата-аналары оешмасы, "Сәләт" оешмасы, "Идел" яшьләр үзәге, "Студентлар лигасы", Яшьләр форумы кебек башка оешмалар, Тарих, Энциклопедия институтлары, КФУ, Каюм Насыйри исемендәге татар теле үзәкләре, күптөрле яшьләр үзәкләре, мәктәпләр, музейлар, театрлар яшәп килә, үзләренә туры килгән форматта татарның хәтерен саклап калу, тарихи вакыйгаларны оныттырмау эшенә алар да шактый өлеш кертә ала дигән фикер милли матбугатта, социал челтәрләрдә торган саен ныграк әйтелә.

Шул язмалар, фикер алышуларда түбәндәге яңа формат чаралары телгә алына:

1. Фәнни-гамәли конференция

Казан ханлыгын яулап алу вакыйгасын фәнни яктан, тарих ягыннан күрсәтү һәм җәмәгатьчелеккә аңлату. Бу уңайдан фәнни конференция форматының уңышлырак булуы әйтелә, андый чарада Казан ханлыгы турында гомуми мәгълүмат бирү, дәүләтнең нинди көчле һәм зәгыйф яклары булуын, Казан ханлыгы җиңелүенең төп сәбәбләрен аңлату урынлы була ала.

2. Тарихи реконструкция

Соңгы елларда тарихны искә алу өчен шактый популяр чара. Тарихи реконструкция дип билгеле тарихи чор һәм төбәкнең материаль һәм рухи мәдәниятен, конкрет тарихи вакыйганы торгызуны атыйлар. Мондый формат тарих белән кызыксынучылар арасында нык таралды. Катнашучылар тарихи киемнәргә киенә, кораллана, тарихи вакыйгаларны "уйный". Чаралар тарихи биналарда узарга мөмкин, катнашучылар бу реконструкциядә үзләре дә катнаша ала, яки тамашачы була ала.

Тарихи реконструкция бу очракта конкрет сугыш вакыйгаларын оештыру гына түгел, ә "тере тарих" форматында Казанның ул чордагы берәр урамын, базар мәйданын, мәчетен, аларның атмосферасын тудыру, ул чактагы бәйрәмнәрне бергәләп бәйрәм итү, ул чактагы ризыкларны пешерү, киң таралган мөнәҗәтләрне башкару кебек башка төрле формат та.

Мисал итеп Рим империясе чорындагы гладиаторлар көрәшенең тарихи реконструкция видеосын күрсәтергә мөмкин:

3. Дини чара

Казанны яулап алу вакыйгаларын дини чара буларак искә төшерү, Казанны яклап һәлак булганнар рухына дога кылу, бергәләп җыелып, намаз уку, вәгазь тыңлау һәм башкалар.

Элекке елларда бу чаралар өлешчә оештырылды, әмма туктап калды. Хәзер Сөембикә манарасы яки Казан ханлыгына бәйле башка тарихи урыннарда бергәләп дога кылу, Колшәриф мәчетендә вакыйгага багышланган вәгазь оештыру, бергәләп нәфел намазын уку тәкъдимнәре ясала.

Быелның май аенда Татарстан мөфтияте каршындагы Аксакаллар шурасы Хәтер көнен һиҗри исәп буенча ел саен шәүвәл аеның 13енче көнендә билгеләп үтәргә тәкъдим иткән иде.

4. Экскурсия һәм уен форматында квест

Әллә ни күп көч таләп итмәгән чара буларак тарихи экскурсияләр оештыру тәкъдиме еш кабатлана. Мисал өчен, Казан кирмәне тирәсендә йөреп, тарихчы-галим кайда нинди вакыйгалар булганын, элек нинди биналарның кайда торганын, сугышларның кайда узганын күрсәтә ала, ә яшьләргә исә экскурсияне хәзерге вакытта шактый популяр булган квест рәвешендә дә оештырырга мөмкин диелә. Татар яшьләре форумының һәм "Мин татарча сөйләшәм!" проектының шундый милли квестлар үткәрү тәҗрибәсенә нигезләнеп, бу очракта да катнашучылар такымнарга бүленә ала, һәр такым өчен биремнәр әзерләнә, алар Казан ханлыгы эзләре буйлап биремнәр үтә, билгеле урыннарны эзләп таба, тарихны шул рәвешле үзләренә ача ала дип тәкъдим ителә.

5. Лекторий

Мондый формат та фән, тарих кысаларында оештырыла ала. Казан ханлыгы нинди булган? Анда тормыш-яшәеш ни рәвешле узган? Нинди фәнни һәм сәнгати казанышларга ирешелгән? Идарә итү ничек башкарылган, ханнар кемнәр булган? Казан ханлыгын нигә һәм ни рәвешле яулап алганнар? Бу вакыйга бүгенге татар халкы тормышында нинди роль үтәгән? Замана таләпләреннән чыгып, мондый лекторийларны онлайн форматта киңрәк аудиториягә дә тапшырып була дигән фикерләр әйтелә.

6. Театраль күренешләр

Казан ханлыгы чорына, аның яулап алынуына багышланган тарихи спектакльне сәхнәләштерү, йә булмаса аерым театраль күренешләр, кыска сәхнәләләр ысулы аша тормышка ашыру тәкъдим ителә. Мондый театраль күренешләр сугыш һәм Казан ханлыгын яулап алуга гына түгел, татар тарихы һәм Казан ханлыгы тарихына караган төрле вакыйгаларны сәхнәләштерә ала. Мәсәлән, Сөембикәне Мәскәүгә озату күренеше, шагыйрь Мөхәмәдьярның дипломат булып эшләве, Казан ханлыгында урын алган берәр мәхәббәт тарихы һәм башка кызыклы сәхнә уеннары.

7. Халык йөреше

Бу чара бигрәк тә олырак яшьтәге активистлар арсында яклау таба, алар фикеренчә, бүгенге сәяси шартларда кыен булса да, 1989 елдан бирле оештырылып килгән, соңгы елларда тыелган Хәтер көне йөреше зур әһәмияткә ия. Бу чарага яшь оппозицион көчләр, төрле оешмаларны җәлеп итү очрагында, ул ел да бернинди чикләүләрсез, киресенчә, федерал һәм җирле хакимият химаясендә уза торган Тәре йөрешенә үзенә күрә бер альтернатива була ала, ди Хәтер көне йөрешен яклаучылар. Бу республикадагы милли һәм дини балансны ныгытуга да ярдәм итәр иде дигән фикер белдерелә.

Хәтер көне йөрешенең каршылыклы төсмерен алып ату йөзеннән аны сәяси чара буларак түгел, ә югарыда телгә алынган дини чара рәвешендә дә, йә инде тарихи реконструкция рәвешендә дә оештырып булуы тәкъдимнәре әйтелә.

Хәтер көне, 2010 ел
Хәтер көне, 2010 ел

8. Флешмоб чарасы

Башлыча яшьләрдә күңел ачу чарасы буларак барлыкка килгән флешмобны, аңлашыла ки, яшь буын вәкилләре кулай күрә. Хәтер көне кебек фаҗигале вакыйгага бәйләргә кыен булса да, аны нигездә татар тарихына, әдәбиятына багышлау тәкъдим ителә. Казанның тарихи һәм символик урыннарында Казан ханлыгы чорындагы әдәби әсәрләрне башкару, яулап алу вакыйгалары турында фактлар сөйләү, хәтта көтелмәгән җирдә кинәт кенә "Туган тел"не башкару кебек идеяләр әйтелә. Митингтан аермалы буларак, флешмоб чараларын алдан хакимият белән килештерү таләп ителми.

9. Әдәби әсәрләр бәйгесе

Казанны яулап алу вакыйгаларын әдәби әсәрдә чагылдыру очраклары инде булгалады, хәзер исә андый әсәрләргә аерым бәйге үткәрү урынлы булыр дигән уй-фикер язучылар ягыннан ишетелә. Бу бар әдәби җәмәгатьчелекне күпмедер җанландырыр, Хәтер көненә язучы-шагыйрьләрне дә күбрәк җәлеп итәр иде дигән өмет белдерелә.

10. Фильм һәм уеннар

Көнбатышта тарихи вакыйгаларга багышланган зур бюджетлы һәм сыйфатлы фильм үрнәкләре шактый күп: "Троя", "Гладиатор" яки "300 спартанлы" кебек фильмнар - шуларның мисалы. Профессионалларны җәлеп итеп, Казанны яулап алу тарихы турында да нәфис фильм төшерү Татарстан хакимияте көченнән килә дип уйлаучылар бар. Алар андый фильмны документаль түгел, ә нәкъ менә нәфис блокбастер рәвешендә төшерү кирәк дип саный, чөнки анда тарихи фактларга сюжет өчен отышлы матур хисси урыннарны өстәп була, шуның аша аудиторияне бар дөнья буйлап җәлеп итәргә мөмкин.

Ә яшьләр ягыннан шул ук стильдә компьютер уены чыгару да кызык һәм үтемле булыр иде дигән тәкъдим ишетелә, бу уңайдан тарихка багышланган популяр Assassin's Creed уенны мисал итеп китерелә.

Большевикларның Татарстан автономиясенә 100 ел тулу уңаеннан Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан ТАССР һәм Казан тарихы турында ясалган фәнни-популяр видеолар Интернетта киң таралган иде. Шуннан чыгып хәзер Казан ханлыгы нинди булган, сугыш ничек узган, нәрсәгә китергән дигән темаларга да нәкъ шундый ук видеороликлар чыгару урынлы булыр иде дигән тәкъдимнәр әйтелә.

* * *

Хөрмәтле укучылар, сез нинди форматларны уңышлы дип саныйсыз? Аларны ничек оештырып була дип уйлыйсыз? Үзегез нинди заманча һәм нәтиҗәле ысуллар тәкъдим итәсез? Фикерләрегезне форумда көтеп калабыз.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG