Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көне: яңа формат кирәк


Казанда Хәтер көне үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:14 0:00

Казанда Хәтер көне узды. Өч йөзләп кеше катнашкан чарада ел саен килә торган кешеләрдән тыш яңа йөзләр, яшьләр дә күренде. Азатлык белән сөйләшкән белгечләр Хәтер көне форматын, үткәрү рәвешен үзгәртү кирәклеген әйтте.

13 октябрь көндезге бергә таба Тинчурин паркында халык җыела башлады. Быел һава торышы чагыштырмача җылы булгангамы, Тинчурин паркындагы мәйданчыкны шактый тыгыз уратып алгангамы, катнашучылар саны күбрәк булып тоелды. Чара башлануга 150ләп кеше булса, бераздан катнашучылар саны өч йөзгә җитте.

Гадәттәгечә чарада Татарстан байрагы төсендәге тасмаларны тарату оештырылды, "Азатлык" яшьләр берлеге "Зөләйха" китабын чыгаруга финанс җыю эшен дә алып барды. Җилдән туңганнар исә кайнар чәй-каһвә белән җылына алды.

Җыелган халык арасында күбесенчә ел да Хәтер көнендә катнашучылар булды, ата-бабалар рухын искә алырга дип килгән зыялылар исемлеге дә ел саен бер үк кебек: Вахит Имамов, Рүзәл Мөхәммәтшин, Тәлгать Галиуллин, Әзһәр Шакиров, Дамир Исхаков, Илдус Әхмәтҗан. Быел сәхнәдә кырымтатар байрагы да күтәрелде.

Азатлык Хәтер көнендә катнашучылар белән чараның бүгенге көндә әһәмияте, Хәтер көненең татарны берләштерүче чарага әйләнә алмавы, халыкның хакимияткә мөнәсәбәте турында сөйләште.

"Яшьләрне җәлеп итү өчен Хәтер көне форматын үзгәртү кирәк"

"Милләтне берләштерә алган механизм – берәр фаҗига йә корбан" дигән сүзләр бар, дип сөйләде безгә сәясәт белгече Руслан Айсин. Аның сүзләренчә, Хәтер көне татарларны берләштерүче чарага әйләнергә мөмкин.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"90нчы елларда шулай булды да, хәзергә исә кызганычка чара күп кешене берләштерә алмый. Ләкин шуңа ышанам: берничә елдан соң хәл үзгәрәчәк. Моның өчен, бәлки, чараның форматын, технологиясен үзгәртү кирәктер, яшь буынның тартылуын теләсәк, бераз яшьләрчә эш итү кирәктер, дип уйлыйм", диде ул. Шул ук вакытта Айсин Хәтер көненә яшьләрнең, хәтта мәктәп укучыларының килүен дә искәртте, "димәк, алар өчен дә татар халкы фаҗигасе мөһим. Потенциал бар, аны кулланырга кирәк. Бәлки элекке еллардагы кебек районнардан кешеләрне алып килү юлын уйларга да кирәктер, кешеләрнең катнашу теләге булса да, логистик мөмкинлеге булмаска да мөмкин бит", ди ул.

Халыкта хакимияткә мөнәсәбәт үзгәрә дип саный сәясәт белгече, моны төбәкләрдә сайлау нәтиҗәләре, социологик тикшеренүләр дә күрсәтә. "Ләкин әлегә халыкта яңа лидерлар күренми. Алар булса, минемчә, вазгыять тә башкача булыр иде, чөнки лидерлар протест белдерүчеләрне җәлеп итә, туплый ала. Әлегә мондый кешеләр күренми шул. Булганнарны кысрыклыйлар, төрмәләргә утырталар. Якын арада лидерлар чыгар, вазгыять үзгәрер дип уйлыйм", ди сәясәт белгече Руслан Айсин.

"Соңгы вакытта радикаль чыгыш-фикерләр күбәя башлады"

Галим, тарихчы Дамир Исхаков Хәтер көненә халык әзрәк җыела, ди. "Эчтәлек ягыннан соңгы арада радикаль чыгышлар, фикерләр күбрәк ишетелә башлады. Бу Русиядә безнең һәм башка милләтләргә каршы алып барылган сәясәткә бәйле. Шуңа радикаль сүзләр әйтелсә, моны шул сәясәткә җавап итеп карарга кирәк. Халык аңлый: аның миллилегенә һөҗүм бара", диде ул.

Дамир Исхаков һәм Габдерәүф Забиров
Дамир Исхаков һәм Габдерәүф Забиров

Милләтара мөнәсәбәтләрдә дә киеренкелек арта, ди галим. "Минем өчен иң ышанычлы критерий – интернеттагы фикерләр. Анда халыклар арасында ызгыш күренә, татар урысны сүгә, урыс татарны сүгә, башка халыкларда да шул ук хәл. Димәк, милләтара мөнәсәбәтләрдә яхшы якка үзгәреш юк, бу Русиядә барган сәясәткә бәйле. Эш яхшы якка бармый, минемчә", ди Исхаков.

Дамир Исхаков халык Хәтер көнен төрлечә билгеләгәнен әйтә: "кемдер өендә намаз укый, кемдер аерым җыела, шуңа монда бөтен халык килү традициясе юк. Илдә демократия булса, халык та күбрәк булыр иде, әлбәттә".

"Миргазиян" мәчете имамы Габдерәүф Забиров та Хәтер көнен билгеләү митинг белән генә чикләнми дип әйтә. "Хәтер көне бүген генә түгел. Кичә Кол Шәриф мәчетендә дога кылдык, намаз укыдык. Сөембикә манарасы янында да дога укылды, анда Татарстан мөфтияте дә, Аксакаллар шурасы да катнашты, барлыгы 40тан артык кеше булды. Бүген дә без Кол Шәриф мәчетендә намаз укыдык, догада шәһитләребезне дә искә алдык", диде ул.

Татар телен кысрыклау проблемы дин әһелләрен дә борчый, ди Габдерәүф хәзрәт. "Татар теле ислам мәдәнияте белән гүзәлләшкән тел. Телне кысу безне дә борчый, без моның турында даими әйтеп киләбез", диде ул Азатлыкка.

"Җитәкчелек татар телен саклый-яклый алмады​"

Татар телен мәҗбүри укытудан алып ату вакытында татар теле өчен көрәшнең алдынгы рәтендә булган "Татар ата-аналары" активистлары Айсылу Галиева һәм Илсөя Әхмәтгалиева да Хәтер көнендә катнаша. "Үзен татар дип санаган, ата-балалар рухын хөрмәт иткән, милләтебез саклансын дип йөрүчеләр бирегә килгәннәрдер. Монда яшьләрне, зыялыларыбызны да күрәбез. Узган елга караганда кеше ике тапкыр күбрәктер, моңа шатланабыз", ди алар.

Айсылу Галиева һәм Илсөя Әхмәтгалиева
Айсылу Галиева һәм Илсөя Әхмәтгалиева

Эчке протест кешеләрдә бар, тик ул халыкның аерым катламнарында гына, дип саный Айсылу Галиева. "Төпкә килеп җиттек, хәзер өскә күтәрелер вакыт җиткәндер. Халык шуны күрде: җитәкчелек татар телен саклый-яклый алмады, телне кануни рәвештә дә саклап булмады. Мин безнең депутатларны аңламыйм, декларациябез, Конституциябез булган хәлдә алар хәрәкәт итми", дип сөйләде ул. Ата-аналарның киләсе адымы – Конституцион мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү булырга тиеш, дип саный ул.

Илсөя Әхмәтгалиева фикеренчә, Татарстан хакимияте тел өчен көрәшеп карады, аңа астан ярдәм җитеп бетмәде. "Алар үзләре генә көрәшә алмый, астан ярдәм булмаса, президент үзе генә татар телен саклый алмаячак. Хәзерге вакытта татар телен сайлау күпмедер күләмдә мәктәптән, аның җитәкчелегеннән тора, араларында БДИ тапшырасыгыз бар, татарча өйрәнеп аңа ничек әзерләнерсең диючеләр дә бар", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Татар ата-аналары активистлары алга таба актив эшчәнлекне алып барырга, мәктәп-районнарга чыгарга җыена. Ноябрь аенда татар ата-аналары өчен конференция оештырылачак.

"Сан артыннан куу түгел, эчтәлек һәм сыйфатны кайгырту кирәк​"

Рүзәл Мөхәммәтшин
Рүзәл Мөхәммәтшин

Яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин халыкның кәефе төшенке, алар үзгәрешләргә ышанмый дип саный. "Халыкның күп өлеше, 95%ы тәмле ашау, матур киенү, йомшакта йоклау белән кызыксына. Ләкин без шуны беләбез: тарихны 95% түгел, калган 5% ясый. Шуңа безгә сан артыннан куу түгел, эчтәлек һәм сыйфатны кайгырту кирәк", ди ул.

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

Журналист Искәндәр Сираҗи Казанда Тәре йөрешенә рөхсәт биргән хәлдә Хәтер көнендә йөрешкә рөхсәт бирмәүне гаделсезлек дип саный. "Казан хакимиятен җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бар. Ни өчен Тәре йөрешенә урамнарны ябып, үзәктән йөрергә рөхсәт бирәләр, ә Хәтер көнен кеше йөрмәгән җиргә куалар", дип аптырый ул.

"Бүгенге көндә хакимияткә ышану – бик шартлы нәрсә. Протестлар туктамый. Берничә республикада каршылыклар бара, Ингушетия, Кабарда-Балкарда бара. Аларны безгә күрсәтеп кенә бетермиләр", ди журналист.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәт Хәтер көнен Татарстан җитәкчелеге оештырырга тиеш, дип саный. "Без Татарстан президентына да, Диния нәзарәтенә дә, шәһәр администрациясенә дә, мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Ләкин алар Татарстанның рәсми бәйрәмнәрен үткәрергә курка шул. Хәтер көнен генә түгел, Республика, Конституция көннәрен дә үткәрмиләр, качып калалар", дип сөйләде ул.

* * *

Хәтер көнендә резолюция дә кабул ителде. Анда тугыз таләп куела:

  1. 1992 елда кабул ителгән Татарстан Конституциясен кире кайтару
  2. Милли республикаларда мөстәкыйль мәгариф системнарын торгызу
  3. Татарстаннан Русия думасына сайланган депутатларга ышанычсызлык белдерү, аларны чакыртып алуны таләп итү
  4. Татар телен якламаган Татарстан Дәүләт шурасы депутатларына ышанычсызлык белдерү
  5. Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытуны кайтару
  6. Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә тапшыру мөмкинлеген кайтару
  7. Татар зиратындагы җинаятьләрне тикшерү, гаеплеләрне ачыклау
  8. Хәтер көнен дәүләт дәрәҗәсендә билгеләү
  9. Казанны яклаучыларга һәйкәл кую

XS
SM
MD
LG