Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутат Ркаил Зәйдулла Татарстанда Хәтер көнен рәсмиләштерү мәсьәләсен күтәрде


Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

Моңа кадәр Татарстан җәмәгатьчелеге Рөстәм Миңнехановка шундый мөрәҗәгать белән чыккан иде.

Татарстан Дәүләт шурасында Хәтер көнен канунлаштыру темасы күтәрелде. Бу хакта 23 сентябрьдә Дәүләт шурасы депутаты, язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла парламент утырышында чыгыш ясады.

Аның сүзләренчә, аңа депутат буларак әлеге тәкъдим белән Татарстанның элекке депутатлары Фәндәс Сафиуллин, Индус Таһиров, Рафаил Хәкимов һәм башка җәмәгать эшлеклеләре мөрәҗәгать иткән.

Депутат Ркаил Зәйдулла Татарстанда Хәтер көнен рәсмиләштерү мәсьәләсен күтәрде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:56 0:00

"Ел саен 15 октябрьдә үткәрелә торган Хәтер көнен канунлаштыру, ягъни бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында Татарстанның канунына кертүне сорап, гамәлдәге депутат буларак миңа мөрәҗәгать иттеләр", диде ул.

Ул Русиядә Куликово сугышында урысларның җиңүен бәйрәм итәчәкләрен мисал итеп китерде. Ркаил Зәйдулла сүзләренчә, Хәтер көне әһәмияте әлеге бәйрәмнән әһәмиятлерәк.

"Мәгълүм булганча, безнең илдә ерак үткәндә калган тарихи вакыйгалар еш кына бүгенге вазгыятькә дә йогынты ясый. Тарихта билгеле җиңүләр, тантаналар, вакыйгалар гына түгел, бүген дә сабак булырлык вакыйгалар тулып ята. Шуларның берсе – Казан дәүләтенең тар-мар ителүе. Монда кемнең җиңүе, җиңелүе турында, яисә ике халыкның чәкәләшүе турында сүз бармый. Чөнки Казанны алырга килүче гаскәрләр арасында да шактый татарлар булган. Казан ягында урыс тупчылары булуы да мәгълүм. Бу бит урта гасырлар. Бу сугышны булдырмый калып була идеме? Аның өчен нинди адымнар ясарга кирәк булган? Ике яктан да бихисап һаләк булучылар нинди максатларны тотып сугышкан һәм акланганмы бу корбаннар? Кыскасы, хәзерге буынга ике яктан да һәлак булучыларның шушы көндә искә алу аңлату мөһим", диде ул.

Ркаил Зәйдулланың әлеге чыгышы мөрәҗәгать буларак кына яңгырады. Әлегә канун өлегесе тәкъдим ителмәде. Җыелышны алып баручы парламент рәисе урынбасары Юрий Камалтынов "рәхмәт" дип кенә куйды, фикер алышу булмады.

Моңа кадәр татар зыялылары Хәтер көнен рәсмиләштерүне сорап Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иде.

Казанда Хәтер көне 1989 елдан үткәрелә, аның Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) оештыра. Элек чара күп кеше катнашында митинг һәм Казан кирмәненә йөреш форматында узса, соңгы елларда йөреш тыелды, митинг чарасы шәһәр үзәгеннән читкә күчерелде.

2020 елда хакимият Хәтер көнен уздырмау омтылышын ясады. Казан мэриясе Хәтер көнен уздыруга элегрәк биргән рөхсәтен кире алды, бу прокуратура таләбе белән аңлатылды. ТИҮ активистлары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте, чараны үткәрергә рөхсәт ителде, ул 18 октябрь көнне Тинчурин бакчасында узды.

Элегрәк Татар иҗтимагый үзәге дә Хәтер көнен Татарстанның рәсми истәлекле көннәр исемлегенә кертүне сорап мөрәҗәгать итте. ТИҮ 2021 елдан башлап Хәтер көне һәрвакыт 15 октябрьдә узачак дигән карар кабул итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG