Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе ТИҮне тыю мәсьәләсен карады

Татарстан Югары мәхкәмәсендә ТИҮне экстремистик оешма тану мәсьәләсен карады. Прокуратура оешманың низамнамәсе һәм аның әгъзаларының 2017 елдан бирле булган чыгышлары канунга каршы килә дип мәхкәмәгә биргән иде. Экстремистик оешма дип танылган очракта аның эшчәнлеген тыячаклар. Мәхкәмәдә ТИҮне яклап, аның рәисе Фәрит Зәкиев һәм адвокат Алексей Златкин чыгыш ясады. Мәхкәмә 60 көн эчендә ТИҮ низамнамәсенә һәм Фәүзия Бәйрәмова чыгышына экспертиза уздырырга кушты. Киләсе утырыш шуннан соң булачак. ТИҮгә теләктәшлек күрсәтергә килгән активистлар утырышка кертелмәде. Алар урамда, эсседә көтәргә мәҗбүр булды.

XS
SM
MD
LG