Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия юстиция министрлыгы Татар иҗтимагый үзәге эшчәнлеген туктатты


ТИҮне яклау чарасы, 24 июнь 2021
ТИҮне яклау чарасы, 24 июнь 2021

Русия юстиция министрлыгы "экстремист эшчәнлек алып бару белән бәйле рәвештә" Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) эшчәнлеген туктаткан. Моңа Татарстан прокуроры карары сәбәпче булган, диелә.

Русия юстиция министрлыгы "экстремист эшчәнлек алып бару белән бәйле рәвештә" Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) эшчәнлеген туктаткан. Әлеге мәгълүмат министрлыкның рәсми сайтында чыккан.

Шунда ук эшчәнлекне туктатуга Татарстан прокурорының быел 17 октябрьдә чыгарган карары сәбәпче булуы әйтелгән.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Юстиция министрлыгының карары турында "Idel.Реалии" хәбәрчесеннән белгән.

"Шаккаттыргыч хәбәр. Моның нәрсә һәм ни белән бәйле булуын белешәчәкбез. Бәлки Татарстан прокуратурасында ашыгып үзләре теләгән әйберне чынбарлык дип күрсәткәннәрдер," дигән Зәкиев "Idel.Реалии"га һәм Татарстан прокурорының карары турында берни белмәвен әйткән.


Быел узган Хәтер көне митингыннан соң, 20 октябрьдә Казанның Вахитов районы прокуратурасы Татар иҗтимагый үзәгенә юридик зат буларак экстремизм турында административ эш ачкан иде (Русиянең административ хокук бозулар кодексының 20.3.1 маддәсе – нәфрәт яки дошманлык тудыру, кешелек дәрәҗәсен түбәнсетү).

Карарда әйтелгәнчә, чараны тикшерүне Татарстан прокуратурасы кушкан. Документта митингта катнашучыларның Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгате тикшерелгән диелә.

Бу мөрәҗәгатьтә узган җәйдә Русия конституциясенә кертелгән төзәтмәләр тәнкыйтьләнгән иде. Алар нигезендә урыслар "дәүләт коручы халык" дәрәҗәсе алды. Моннан тыш, мөрәҗәгатьтә ЛДПР һәм аның лидеры Владимир Жириновский сәясәтеннән канәгатьсезлек белдерелде. Аны "бер милләтне генә алга сөрүче, урыс Русиясен генә күрергә теләүче" дип атадылар.


Эш ачылу турындагы карарда әйтелгәнчә, митингта яңгыраган бу мөрәҗәгатьтә "урысларга карата дошманлык контекстының булу ихтималы карала", ул татарлар һәм руслар арасында ызгыш чыгарырга мөмкин, диелә.

Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәтендә "Idel.Реалии"гә белдерүләренчә, прокурор карары Русиянең административ хокук бозулар кодексының 20.3.1 маддәсе нигезендә эш ачуларына бәйле түгел. Тулырак җавапны соңрак бирергә вәгъдә иткәннәр.

2021 елның 15 гыйнварында Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тануны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Әлегә мәхкәмә эше төгәлләнмәде.

Шулай итеп, Татар иҗтимагый үзәге оешма буларак юкка чыгарга мөмкин. Татарстан хакимияте башта оста кулланган, әмма соңыннан кирәксезгә калдырылып, төрле ысуллар белән көчсезләндерелгән, соңгы елларда штрафлар белән буылган, басым астында яшәтелгән оешманың әһәмияте турында белгечләр Азатлыкка сөйләде.

Татар иҗтимагый үзәге: 1989–2021
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:26:48 0:00

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ)

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) — татар милли хәрәкәтенең иң карт һәм абруйлы оешмасы. Оештыру корылтае 1989 елның февралендә уза. Беренче рәисе — Марат Мөлеков (1930-1997).

Оешманың максатлары — татар дәүләтчелеген торгызу, Русия һәм башка илләр белән тигез дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру, татар телен чын дәүләт теле итү, башка төбәкләрдә яшәүче татарларга милли-мәдәни һәм үзбилгеләнү хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.

80нче еллар ахыры–90нчы еллар башында ТИҮ үз таләпләрен куеп мәйданнарда меңләрчә кеше катнашында митинглар оештыра. Татарстан хакимияте халык күтәрелешен Мәскәү белән сатулашуларда куллана.

Соңгы елларда оешманың активлыгы кими, төрле ысуллар, мәхкәмәләр, акчалата җәзалар белән ул көчсезләндерелә.

2021 елның октябрендә Русия юстиция министрлыгы ТИҮне экстремистик эшчәнлек алып баручы оешма дип танып, аның эшчәнлеген туктатты. ТИҮ аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итсә дә, мәхкәмә аны канәгатьләндермәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG