Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ТИҮне мәхкәмәгә бирү — татар халкын мәхкәмәгә бирүгә тиң". Фәрит Зәкиев сәяси ачлык тота башлады


Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев прокуратураның оешманы экстремистлыкта гаепләп ябу таләбенә җавап итеп сәяси ачлык тота башлады. Аңа теләктәшлек күрсәтергә килгән милли активистлар бу сәяси ачлык Русиядә хокук юклыгын белгертү өчен игълан ителә дип аңлатты.

Фәрит Зәкиев сәяси ачлыкны 3 февраль көндезге 10да ТИҮнең Сәетгалиев урамында урнашкан офисында тота башлады. Зәкиев бу гамәлен Татар иҗтимагый үзәгенә каршы алып барылган сәяси басымга, канунсызлыкка каршы кулларыннан килгән соңгы чара дип атады.

"Безнең максат — сәяси ачлык тотып ТИҮгә каршы алып барылган басымга каршылык күрсәтү һәм нәфрәт белдерү. Татарстан прокуратурасы безнең татар телен саклап калу турындагы 2017 елда чыккан мөрәҗәгать уңаеннан ТИҮне экстремист дип атап, аны ябуны таләп итә. Шулай ук 2004 елдан бирле эшли торган низамнамәбездә ниндидер гаеп табарга телиләр. Прокуратураның безне экстремист оешма дип әйтерлек бернинди дәлиле юк", диде ТИҮ рәисе ачлык тотуын башлап.

Фәрит Зәкиев ТИҮне ябу ниятенә каршы сәяси ачлык тота башлады
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:31 0:00

Фәрит Зәкиев сәяи ачлыкны су гына эчеп, ризыктан баш тартып тотарга ниятләвен әйтте. Ул көндез ТИҮ бинасында утырачак, кичен өенә кайтып йоклаячак. ТИҮ бинасында милли хәрәкәт активистлары аны даими күзәтеп, ярдәм итеп торачак.

Ачлыкны Корылтайга кадәр башлауның сәбәбе — кискен хәлне бар дөньяга җиткерү

"Ачлык вакытында эшчәнлекне туктатырга җыенмыйм. Озакламый ТИҮнең Корылтае булачак (ТИҮ конференциясендә Корылтай 13 февральгә билгеләнде — ред.). Шул Корылтайга әзерләнәчәкмен. Хәлем китә башласа, корылтайга әзерлек эшләрен президиум вәкилләре дәвам итәчәк.

Корылтайга кадәр үк ачлык игълан итүнең төп сәбәбе — хәбәрдарлык иде. Бу кирәк. Татар теле, татар халкы, татар дәүләтчелеге бетүен бөтен дөнья белергә тиеш", диде Зәкиев.

Ул сәяси ачлыкны башлаячагын Казан хакимиятенә дә, Татарстан хакимиятенә дә белдергән. Әлегә хакимияттән кызыксыну булмаган.

Фәрит Зәкиевкә теләктәшлек күрсәтүчеләр
Фәрит Зәкиевкә теләктәшлек күрсәтүчеләр

Фәрит Зәкиев бу ачлыкның гомерендә икенчесе булуын әйтте. Беренче ачлыгын ул 2013 елда ТИҮне Карл Маркс урамындагы бинасыннан куып чыгарганда тоткан булган.

"Ул ачлыкта без 10лап кеше идек. Бинадан куып чыгаруга каршылык күрсәтү максатыннан ачлык тоттык. Чарада ТИҮ вәкилләре, "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре катнашты. Кызганыч, нәтиҗәсе булмады. Ул вакытта безне ишетмәделәр", диде ул.

Зәкиев 24 февральдә ТИҮгә каршы буласы мәхкәмә булмаска тиеш дип саный.

"Безне мәхкәмәгә бирү — безнең өчен дә, татар халкы өчен дә оят. Безне мәхкәмәгә бирү — татар халкын, Татарстан дәүләтчелеген мәхкәмәгә бирү кебек. Татар халкын экстремист дип күрсәткән кебек", дип белдерде ул.

"Констиуцияне яклаучылар аны үзләре боза"

ТИҮ рәисенең сәяси ачлык башлавын оешманың активистлары дини һәм милли яктан чыгып бәяләде. Зәкиевкә теләктәшлек күрсәтергә килүчеләрдән Рәүф Ибраһимов бу гамәлне табигый күренеш дип саный.

Рәүф Ибраһимов
Рәүф Ибраһимов

"Безгә туганда ук Аллаһы Тәгалә тарафыннан тоемлау дигән програм бирелгән. Без яши торган илдә гаделлек юк икән ул һәрберебезнең күңеленә тия. Татар иҗтимагый үзәгенең максатлары, минемчә, изге. Гаделлекне якларга, сакларга тиеш дип Конституциядә белгертелгән оешмалар үзләре үк моны боза икән, соңгы чара булган ачлык тотуны мин кирәк дип саныйм һәм хуплыйм", диде ул.

"Ураза тотып Зәкиевкә теләктәшлек күрсәтәм"

ТИҮ вәкиле Равил Мөхәмәтҗанов Фәрит Зәкиевнең ачлык игълан итүе үзенең генә карары булмавын, бу карарны ТИҮнең президиум әгъзалары җыелып кабул итүен әйтте.

Равил Мөхәмәтҗанов
Равил Мөхәмәтҗанов

"Мөселман буларак мин дә бу гамәлне хуплап бүгеннән башлап уразага кердем. Мөселманнарда тәүлек буе ач тору хупланмый. Шуңа күрә ураза тотып, Аллаһы Тәгаләгә үзебезнең ышанычыбызны тапшырсак, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән без бу эштә җиңеп чыгарбыз, Зәкиевкә шушы формада теләктәшлек күрсәтәм", диде ул.

"Атом бомбасы булмаса да, татар дип янган йөрәгебез бар"

Икенче бер активист Кәшиф Гатин да нәфел уразасы тотып, Зәкиевнең сәяси ачлыгына теләктәшлек күрсәтүен әйтте.

Кәшиф Гатин
Кәшиф Гатин

"Татар иҗтимагый үзәге — сәяси хәрәкәт, дини хәрәкәт түгел. Сәяси хәрәкәттә катнашучы буларак үзем дә бу чарада катнашам һәм кулымнан килгәнчә ярдәм итергә тырышачакмын.

Бу дәүләттә, бу режимда ТИҮне саклап калу өчен хокукый юллар юк диярлек. Әлегә кадәр булган хөкем процеслары безнең хөкемдарларның хокукый түгел, ә сәяси карар чыгаруларын күрсәтә. Өстән ничек кушалар, алар шуны хокукый карар дип игълан итәләр.

Русиядә милләтләрне бетереп, бер урыс милләтен генә калдыру турында кануннар кабул итәләр. Бездә хәзер урыс теле генә төп тел, урыс халкы гына дәүләт коручы халык дип Конституциягә язылган.

Ерткыч хайванны почмакка кысып кара әле. Ул никадәр бәләкәй, көчсез булса да теше-тырнагы белән каршы тора. Без дә бүген шундый хәлдә. Татар иҗтимагый үзәгендә атом бомбасы булмаса да, татар милләте өчен янып, борчылып торган, гаделсезлеккә каршы көрәшә торган йөрәгебез бар. Без шул гаделсезлеккә каршы крәшәбез, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйбыз", диде ул.

"Нәтиҗәсе — Аллаһы Тәгаләдән, халыкка җиткерү кирәк"

Милли активист Ринат Ризванов, Русиядә беркайчан да хокуклар сакланмады. Өстән ничек кушалар, шулай эшләнә, дип әйтте.

Ринат Ризванов
Ринат Ризванов

"Бу илдә бернинди хокук юк. Кануннар үтәлми. Өстән нәрсә әйтәләр, хөкемдарлар шуны үти. Кушканны үтәмәгәннәрне эшләреннән куалар. Бүгенге сәяси ачлык Русиядә хокук юклыгын белгертер өчен игълан ителә.

Ачлыкның нәтиҗәсе — Аллаһы Тәгаләдән. Безгә халыкка җиткерү кирәк. Бу илдә нәтиҗә алуга ышанмыйм. ТИҮ турында өстән нәрсә кушылганын белмим. Куркыту өчен генә ясаламы бу, әллә чыннан да ябарга телиләрме, без моны белмибез. Өстән ябарга дип әйткәннәр икән, бернинди хокукка карамыйча ябачаклар", дип белдерде ул.

  • 15 гыйнвар Татарстан прокуратурасының ТИҮне экстремистик оешма дип тануны сорап республика Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткәне билгеле булды.
  • 22 гыйнвар оешманың Сәетгалиев урамындагы офисына мәхкәмә приставлары килеп, ТИҮнең компьютер техникасын тартып алды.
  • 24 гыйнвар ТИҮ килеп туган вазгыять турында фикер алышу өчен конференция җыйды.

XS
SM
MD
LG