Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү татарлары Татар иҗтимагый үзәген яклап имза җыя башлаган


Татар иҗтимагый үзәге конференциясе. Архив фотосы
Татар иҗтимагый үзәге конференциясе. Архив фотосы

Имза җыю мәхкәмәгә, ягъни 24 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Мөрәҗәгать Русия Федерациясе халыклары вәкилләре исеменнән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин, Русия прокуроры Игорь Красновка язылган.

"Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковның Бөтендөнья Татар Иҗтимагый Үзәген экстремистик оешма дип тану һәм аны бетерүне сорап Татарстан Республикасы Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгате Русия Федерациясе халыклары вәкилләрендә ачу хисе уята", диелә хатта.

Авторлар фикеренчә, прокурор дәгъвасында искә алынган ТИҮнең "Татар телен сакларга" дигән мөрәҗәгатендә бернинди дә конституциягә каршы чакырулар юк.

"ТИҮ, киресенчә, Татарстанда икенче дәүләт телен куллануны киңәйтер өчен, диалогка чакыра", дип саный алар.

Хатта әйтелгәнчә, Татарстан прокуратурасының милли сәясәткә, хакимият гамәлләренә карата тәнкыйтьтә, туган телне якларга омтылуда экстремизм чагылышларын табуы көлке, ә гаепләүчеләрнең халыкара актларга сылтануы нигезсез күренә.

Прокуратура шикаятенә беркетелгән психологик-лингвистик, сәяси һәм хокукый экспертизаны хат авторлары тискәре бәяли.

"Гомумән алганда, экспертиза фактлардан түгел, ә негатив фаразлардан төзелгән. Экспертизаны башкаручы "МСК-Эксперт" оешмасы сайтындагы исемлектә мондый экспертиза төрләре булмау сәбәпле, экспертларның объективлыгы шикле", ди алар.

Авторлар прокуратурага ТИҮнең Русия халыкларының күп кенә вәкилләре белән берлектә экология, телләрне саклау, мәдәният, хокукларны яклау өлкәләрендәге эшчәнлеге белән танышырга киңәш итә.

Татарстан прокуратурасының Бөтентатар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) экстремистик дип тануны сорап язган шикаятен Татарстан Югары мәхкәмәсе 24 февральдә караячак.

2020 ел Хәтер көне чарасы алдыннан милли хәрәкәт вәкилләрен эзәрлекләү очраклары белән истә калачак. Активистлар Наил Нәбиуллин, Фәрит Зәкиев, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага прокуратура кисәтү ясады. Хәтер көненең узу-узмавы да ахыргача билгеле булмады. 2019 елгы Хәтер көне өчен дә активистларга штрафлар салынды, мәҗбүри эш сәгатьләре билгеләнде.

XS
SM
MD
LG