Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Фәрит Зәкиевкә 60 сәгать мәҗбүри эш җәзасын гамәлдә калдырды


Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Зәкиев моны канунга туры килмәгән сәяси карар дип атады.

27 гыйнварда Татарстан Югары мәхкәмәсе узган елның 2 декабрендә Вахитов районы мәхкәмәсенең татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиевкә карата чыгарган 60 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасын урынлы дип тапты. Бу турыда Азатлыкка мәхкәмә утырышыннан соң Зәкиев үзе хәбәр итте.

Аның фикеренчә, бүгенге карар канунга туры килмәгән сәяси карар. Мондый карарлар башкача уйлый торган кешеләргә карата чыгарыла.

"Татарстан Югары мәхкәмәсе узган декабрьдә миңа бирелгән 60 сәгатьлек мәҗбүри эш карарын бүген шул килеш калдырды. Югары мәхкәмә безнең дәлилләрне тыңлап та карамады. Бу карарның канунга катнашы бик юк. Ул — сәяси карар. Оппозициягә, бүтәнчә уйлый торган кешеләргә карата чыгарылган карар. Хәзер бар яклап оппозициягә җәза бирү бара", дип белдерде ул.

ТИҮ рәисе, Русия конституция мәхкәмәсенең митинг, пикетлар уздырганда кешегә штраф салу өчен нинди дә булса зыян булырга тиеш дигән карарына карамастан, Татарстан мәхкәмәләренең моны исәпкә алмавын әйтте.

"Митингның темасы туры килми дип аны оештыручыга җәза бирү Русиянең башка бер генә төбәгендә дә юк. Моны Казанда һәм Татарстанда гына уйлап чыгардылар. Җәзалыйсың килсә, һәрвакыт темасы туры килми дип әйтеп була.

Мисал өчен, узган Хәтер көне митингында Мәскәүнең республикаларга каршы булган сәясәтен тәнкыйтьләү булды. Бу ничек темага туры килмәү була ала? Хәтер көнендә чыгыш ясаган 20 кеше нишләргә тиеш, чыгарга да, без онытмыйбыз дип әйтергә дә, кереп китергә тиешмени?

Хәтер көнендә гомер буена безнең дәүләтчелек мәсәләләре искә төшерелде. Телне саклау, милләтне саклау проблемнары тикшерелде. Тик 2019 һәм 2020 еллардагы Хәтер көнендә генә бу темалар митинг темасына туры килми булып чыкты.

Икенчедән, мин Хәтер көнен оештырдым. Анда чараны карап торучы полиция һәм хакимият органнарыннан да вәкилләр бар иде. Митинг темасыннан тайпылу бар икән, ул вәкилләр килеп мине кисәтергә тиеш иде шунда ук. Нигә аны ике ай үткәч кенә әйтәләр?", дип белдерде ул.

Фәрит Зәкиев Татарстан Югары мәхкәмәсе карарын Самардагы кассация мәхкәмәсенә һәм бер үк вакытта Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә дә шикаять итәчәкләрен әйтте.

Фәрит Зәкиев узган ел Хәтер көнендә темадан тайпылган өчен узган декабрьдә 60 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасына тартылды. Ул Хәтер көне митингын оештыручы иде.

XS
SM
MD
LG