Accessibility links

Фәрит Зәкиевкә 60 сәгать мәҗбүри эш җәзасы бирелде


Фәрит Зәкиев

Бу карарны активистлар шикаять итәргә җыена.

2 декабрьдә татар җитимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиевкә карата Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 60 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасы бирү турында карар кабул итте.

Бу турыда Азатлыкка Зәкиевнең адвокаты Алексей Златкин белдерде. Активист быел Хәтер көнендә темадан тайпылган өчен җәзага тартылган. Фәрит Зәкиев Хәтер көнен оештыручы иде.

Зәкиевкә кичә "Вишневский" полиция үзәгендә урам чараларын уздыру вакытында берничә мәртәбә канун бозу маддәсе нигезендә беркетмә язылган иде. Бу гаепләү 300 меңгә кадәр штраф яисә 30 көн төрмәгә ябуны күздә тота. Бүгенге мәхкәмә утырышнда аңа 60 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасы бирделәр.

"Мин бүгенге утырышта Русия Конституция мәхкәммәсенең мондый канун бозуларда кешене ирегеннән мәхрүм итүнен канунсыз булуы турындагы карарларын укыдым. Зәкиевнең пенсионер һәм олы яшьтә булуын әйттем. Мондый штрафлар түләргә акчасы булмавын җиткердем. Хөкемдар боларны истә тотты булса кирәк, аңа 60 сәгать мәҗбүри эш җәзасы бирде. Мин моны чагыштырмача уңай җәза дип саныйм. Гадәттә мондый маддә белән гаепләнүчеләргә йә штраф йә төрмәгә ябылу карары чыга", дип белдерде адвокат Алексей Златкин.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевне 1 декабрьдә Бауман урамында Татарстан Конституция мәхкәмәсен яклап бер кешелек пикет уздырган вакытта полиция вәкилләре тоткарлап "Вишневский" полиция үзәгенә алып киткән иде. Соңрак аның бер тәүлеккә полиция бүлегенә ябылуы билгеле булды.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG