Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар иҗтимагый үзәген ябып кына татар халкын бетереп булмый"


Пикетта катнашучылар

Казанда бер төркем татар активисты Татар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) яклап пикетка чыкты. Алар Татарстан президентына, прокурорына мөрәҗәгать итеп, ТИҮгә карата ачылган мәхкәмә эшен туктатырга чакырды.

4 июнь Камал театры каршындагы мәйданда узган пикетта "Прокурор Нәфыйков! Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә һөҗүм — татар халкына һөҗүм", "Бөтентатар иҗтимагый үзәген бетереп була, татар халкын бетереп булмый!", "Татарстан 2021 = 1937", "Президент Миңнеханов! Татарстан республикасына нигез салган Бөтентатар иҗтимагый үзәген нигә якламыйсыз?" дигән татарча һәм урысча язылган шигарләр күтәрелде.

Татар активистлары Татар иҗтимагый үзәген яклап пикетка чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:49 0:00

Милли активист Галишан Нуриәхмәт Азатлыкка Татарстан прокурорының махсус оешмалар кушуы белән ТИҮне экстремист оешма дип мәхкәмәгә бирүен әйтте.

"Миннән ТИҮне ябарга мөмкиннәрме дип сорыйлар. Мин аларга, ТИҮне канун белән ябырга тиеш түгелләр, дим. Ләкин бөтен дөньяга танылган "Коррупциягә каршы көрәш фондын" экстремист дип таныган вакытта Русия һәм Татарстан Конституцияләрен яклап чыккан ТИҮне яба калсалар, бер дә аптырарга кирәкми дип әйтәм", диде.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

Галишан Нуриәхмәт фикеренчә, 1937 елда Совет берлегендә халыкларны туктаусыз үтерү барганда ил халкы куркудан дәшмәгән. Татарстан Конституциясен һәм халыкара кануннарны үзгәртү барган бу көннәрдә дә халык кабат куркудан дәшми.

"Шуңа күрә мин 1937 ел белән 2021 елны чагыштырган шигар күтәрдем. Бу хәл кайчан да булса үзгәрсен иде дип телим. Әкияттә дә гаделлек һәм хакыйкатьнең җиңеп чыгуына ышанабыз. Без дә шундый өметтә. Халык өметсез яши алмый. Дәүләттә чын сайлаулар булырга тиеш. Гадел сайлаулар белән ил җитәкчелеге алмашынып торса гына демократия була ала", диде ул.

Нуриәхмәт, "Татар иҗтимагый үзәген яба калсалар, татар халкы дәшми калмас", дип ышана.

"Татар халкы барыбер үз фикерен әйтергә теләячәк. Минемчә, татар иҗтимагый үзәген ябып кына татар халкын бетереп булмый", диде ул.

Ринат Ризванов
Ринат Ризванов

Активист Ринат Ризванов әйтүенчә, Русиядә кабат 1937нче еллар якынлашып килә.

"Халкыбызга игътибарлырак булырга кирәк. Бездән башладылар, кем белән бетерерләр, Аллаһы Тәгалә генә белә. Империя бетүгә таба бара. Бетүгә таба барганга күрә шушындый кысрыклаулар бара. Бер гаепсез кешеләрне кулга алулар бара", дип белдерде.

Мәгъсүм Хәйретдинов
Мәгъсүм Хәйретдинов

Мәгъсүм Хәйретдинов әлеге пикетка ТИҮне яклап һәм татар милләтенең киләчәге өчен чыгуын әйтте.

"Балаларыбызның киләчәге өчен монда чыктым. Аларның туган телебездә сөйләшүен, тәүфикълы, иманлы булып үсүләрен телим. Балаларыбыз Татарстаныбызны, милләтебезне яклап көрәшсеннәр иде", диде.

Равил Мөхәммәтҗанов
Равил Мөхәммәтҗанов

Равил Мөхәммәтҗанов татар иҗтимагый үзәген ябырга теләүне башбаштаклыкның соңгы чиге дип атады.

"Бу хәл башкортларның "Башкорт" оешмасын ябудан башланды. Үткән ел башкортларны экстремист оешма дип япканнар иде. ТИҮне ябу турында прокурор Нәфыйков мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән көнне башкортларның оешмасын экстремист оешма дип реестрга керттеләр. Татарларның бердәнбер оешмасы булган Татар иҗтимагый үзәге берничек тә ябу мөмкин түгел. Яба калсалар да без аны берничек тә ябылды дип уйламаячакбыз", диде Мөхәммәтҗанов.

Энҗе Даутова
Энҗе Даутова

Пикетта Татарстан байрагын күтәреп торган Энҗе Даутова татар иҗтимагый үзәгенең утыз елдан артык татар милләтен һәм татар телен саклау өчен курыкмыйча көрәшүче бердәнбер оешма булуын әйтте.

15ләп кеше катнашкан пикетта Татарстан һәм Идел-Урал тарихи байраклары күтәрелде.

Милли активист Рәис Хәбиров тарафыннан оештырылган пикет бер сәгатьләп барды. Чара ахырында пикетның резолюциясе таратылды. Резолюциядә Татарстан прокуратурасыннан ТИҮгә карата ачылган мәхкәмә эшен туктатуы һәм абсурд гаепләүләрдән баш тартуы таләп ителде.

Пикетта катнашучылар
Пикетта катнашучылар

Резолюциядә шулай ук Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең экстремист оешма булмавы, 32 ел буе Татарстан, Русия Конституцияләрен үтәп килгән, халыкара хокук кысаларында эшләүче оешма булуы әйтелде.

Документта Татарстан президенты һәм республика парламентыннан татар теле, татар үзаңы һәм татар дәүләтчелегенең гарантлары буларак Татар иҗтимагый оешмасын яклаулары таләп ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (6)

XS
SM
MD
LG