Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар иҗтимагый үзәге: 1989–2021. Киләчәге бармы?


Татар иҗтимагый үзәге: 1989–2021
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:26:48 0:00

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) оешма буларак юкка чыгарга мөмкин. Татарстан хакимияте башта оста кулланган, әмма соңыннан кирәксезгә калдырылып, төрле ысуллар белән көчсезләндерелгән, соңгы елларда штрафлар белән буылган, басым астында яшәтелгән оешманың әһәмияте турында белгечләр Азатлыкка сөйләде.

Татарстанны барлыкка китерүгә, татар телен дәүләт дәрәҗәсенә күтәрүгә, милли мәгариф системын булдырырга, мәчет-мәдрәсәләрне халыкка кайтарып, яңаларын барлыкка китерергә булышкан һәм башка бихисап проектларны тормышка ашырган, бүгенге көнгә кадәр республиканың символлары сагында торган, өч дистә еллык тарихлы Татар иҗтимагый үзәгенә ясин укылырга мөмкин. Прокуратура аның эшчәнлегендә экстремизм табып, оешманы мәхкәмә каршына бастырды.

24 февраль Татарстан Югары мәхкәмәсендә Татар иҗтимагый үзәге эше карала. Ә бүген без сезгә кайчандыр куәтле оешманың башында торучылар, аның эчендә кайнаучы шәхесләр, ул вакыйгаларны читтән күзәтеп матбугатта язучы журналистларның хәтирәләрен тәкъдим итәбез. Татар иҗтимагый үзәге ничек оешкан? Нинди максатлар куелган? Ул нинди көчләр тарафыннан һәм ничек көчсезләндерелгән?

1988 елда Совет берлеге киңлегендә иреклек җилләре исә башлый. Татар зыялылары арасында милләт мәнфәгате турында фикер алышу көчәя. Күпләрнең тел төбендә – татар теленең, милләтнең мескен хәле һәм аннан арыну кирәклеге. Татар зыялыларының беренче җыелышы Казан дәүләт университеты бинасында була. Биредә төрле тармакта эшләүче галимнәр, журналистлар катнаша. Бернинди тыю булмый, һәр кеше күңелендәгесен бушата. Күбесе татар теле мәсьәләсе турында чыгыш ясый. Нәкъ шунда татарлар аерым оешмага тупланырга тиеш дигән фикер яңгырый, актив сайлана.

Татар иҗтимагый үзәген оештыру башында 11 кеше торган: Марат Мөлеков, Фәрит Солтанов, Дамир Исхаков, Тәлгать Бариев, Җәүдәт Сөләйманов, Марс Шәмсетдинов, Рафаил Сәлманов, Хәләф Гарданов, Габделбәр Фәйзрахманов, Рәшит Ягъфәров, Малик Җиһаншин. Татар иҗтимагый үзәген оештыручылар милли зыялылар була. Үзәкнең нигезнамәсе, милли мәгариф, экология, дин, читтәге татарлар белән элемтәләр, шулай ук руслар, яһүдләр, керәшеннәр комиссияләре төзелә. Татар иҗтимагый үзәге активистлары башта Тел, әдәбият, сәнгать институтында оешып эшли, аларга бүлмә бирелә, шунда ук финанс хисап та ачыла. Моны башкарырга институт мөдире Мирфатыйх Зәкиев булыша.

1988-1989 елларда Казанда ТИҮ активистлары тарафдарларын эзләү максатыннан мәктәпләр, университетлар, заводларга йөри, кешеләр белән очраша, яңа хәрәкәт турында сөйли. Аның турында сүз бик тиз тарала.

Фәрит Солтанов
Фәрит Солтанов

ТИҮ башында торучыларның берсе, галим Фәрит Солтанов искә алуынча, төнгә кадәр баганаларга митинг турында игъланнар элеп чыгуга, халык мәйданга дәррәү җыела торган булган.

Без халыкны уята алуыбызны аңладык

— Партия дә түгел, ә хәрәкәт. Аның асылы — бернинди акча түләү юк, күңелең идеяләрне кабул итә икән — безнең сафка рәхим ит! Кешеләрдә кызыксыну көчле иде. Без халыкны уята алуыбызны аңладык. Татар иҗтимагый үзәгенең авырткан сөяле — татар теленең хәле иде. Бу беренчел булды. Әмма соңыннан бер проблемга килеп төртеләсең, аннары икенчесенә — һәм боларны берсен дә автономия кысаларында хәл итеп булмаганын аңладык. Шуңа да Татар иҗтимагый үзәге союздаш республика статусын алу максатын куйды, — дип искә ала Солтанов. — Соңрак, 1988 елның 29 октябрендә Татарстан фәннәр академиясе бинасында зур җыелыш булды, шунда бөтен җирдән татарларны җыярга, корылтай уздырыга кирәк, документлар әзерләргә кирәк дигән карар кабул ителде.

Корылтай 1989 елда уза. Анда 600дән артык делегат катнаша. Олы җыен Камал театрында уза. Оештыручылар обком ул бинаны бирмәс өчен, каршылыклар тудырды дип искә ала.

Любовь Агеева
Любовь Агеева

"Вечерняя Казань" журналисты булып эшләгән Любовь Агеева Азатлыкка сөйләвенчә, татарның бу кадәр күпләп җыелуы һәм хисле дә, төпле дә чыгышлар ясавы тарихта булмаган. Хакимият үзе шүрли иде, әмма кызыксынуы да зур иде, дип искә ала ул.

ТИҮ үзенә акыллы кешеләрне туплый алды, халыкны ияртә алды

— Татар иҗтимагый үзәге үзенә акыллы кешеләрне туплый алды, халыкны ияртә алды. Бәхәсләр күп булды, татар теле статусы турында фикерләшү вакытында руслар чыннан да куркуга калды, — дип искә ала Любовь Агеева. — Әйтергә кирәк, халыкны котырту федераль үзәктән килә иде. Матбугат руслар арасында шик-коткы таратты. Руслар үзләре дә Татар иҗтимагый үзәге белән дискуссиягә кермәде, пассив булды. Татар иҗтимагый үзәгенең милли мәнфәгатьләрне беренче урынга куюларын да аңлап була иде. Оешманың зур казанашы — татарлар үз тарихын, кайдан чыкканарын өйрәнде, икенчедән, татар теленең дәрәҗәсен күтәрде. Алар урамда иркенләп туган телендә сөйләшә башлады, мәктәпләрдә татар теле укытыла башлады.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов


Ул елларда КПСС өлкә комитеты хезмәткәре булып эшләгән Рафаил Хәкимов Татар иҗтимагый үзәгенең иң зур казанышы — татар милләтенең үзаңын уята алу булды, бу оешма татарларны илһамландыручы бер көч иде дип искә ала. Хакимияттә тә, куәт структураларында да Совет берлегенең бөтенлеген саклап калу яклылар да, яңарырга кирәк диючеләр дә бар иде. Ике якны да килештерү мөһим иде, дип искә ала ул.

Зөфәр Галиулла
Зөфәр Галиулла


Ул елларда Мәрҗани мәчете хезмәткәре булган Зөфәр Галиулла милли күтәрелеш белән бергә дини яңарыш та булды, дип сөйләде.

ТИҮ күтәргән шигарләр руханилар өчен дә мөһим иде

— Татар иҗтимагый үзәге күтәргән шигарләр руханилар өчен дә мөһим иде, чөнки ислам дине, мәчетләрне кайтару турында сүз әйтелде. Корылтайны уздыру өчен Тәлгать Таҗетдин 10 мең сум акча биргән иде, — дип истәлекләре белән уртаклаша рухани. — 1988 елда Мәрҗани мәчетендәге намаздан соң җыелыш булды. Анда христиан дин әһелләре дә чыгыш ясады. Шул вакытта мөселманнар Әҗем мәчетен халыкка кайтарырга, руслар — Петропавел соборын кайтарырга дигән карарга килә. Татар иҗтимагый үзәге оештырган һәр чара Коръән уку белән башланды, һәр урам җыенында беренче сафларда имамнар булды. Милли хәрәкәт башлангычы белән татарлар үз тарихи мәчет-мәдрәсәләрен кайтарта алды, яңаларын төзелде.

Тәлгать Бариев
Тәлгать Бариев


Ул елларда "Молодежь Татарстана" басмасында эшләгән Тәлгать Бариев (ТИҮ атамасын һәм байрагын мин тәкъдим иттем дип сөйләде Азатлыкка) Татар иҗтимагый үзәге башлаган эшләрне соңнан дәүләт дәвам итте, диде. Аның фикеренчә, Татар иҗтимагый үзәгенең иң зур эше — халыкның үз дәүләтен төзи алуына, үзенчә яши алуына ышануы иде.

ТИҮ башлаган эшләрне дәүләт дәвам итте

— Татар иҗтимагый үзәге башлаган эшләрне дәүләт дәвам итте. Татар мәктәпләре ачылды, университетларда татар төркемнәре барлыкка килде. Мәдәният тармагы колач җәйде, татар телевидениесе, фәннәр академиясе барлыкка килде. Ул вакытта хакимият Татар иҗтимагый үзәге фикеренә колак сала иде, — дип искә ала Бариев. — Әмма башың аю авызына тыгылган килеш нәрсә эшләп була иде тагын? Милли хәрәкәт булдыра алганча эш итте. Яулаганнарыбызны барыбер тартып алырлар иде, чөнки империянең сыйфаты шул.


Азатлык әңмәдәшләре сөйләвенчә, Татар иҗтимагый үзәге активистлары хакимияткә үтәргә тырышмаган, алга таба барысын да дәүләт эшләр дип тынычланганнар. 90нчы еллар азагында Татар иҗтимагый үзәге дә хакимияткә дә кирәкми башлый. ТИҮне оештыручылар сөйләвенчә, оешмада правокаторлар да була, читтән аны көчсезләндерү максаты да куела.

"Бүген хакимият Татарстанның казанышларын аерым шәхесләргә бәйләргә тырыша. Имеш, алар булмаса, биредә хәтта сугыш башлану ихтималы булган. Юк, татарлар — канунга нигезләнеп яши торган тыныч халык. Татарстанның барлык уңышлары артында түрәләр түгел, ә халык тора. Халык булмаса, бүгенге Татарстан да булмас иде", диде Азатлыкка Фәрит Солтанов.

Татар иҗтимагый үзәгенә каршы мәхкәмә нәрсә белән тәмамланыр? Аның эшен кем дәвам итәр? Татар милли хәрәкәте алга таба нинди формага күчәр? Сезне шул хакта фикер алышуга чакырабыз, хөрмәтле укучылар.

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ)

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) — татар милли хәрәкәтенең иң карт һәм абруйлы оешмасы. Оештыру корылтае 1989 елның февралендә уза. Беренче рәисе — Марат Мөлеков (1930-1997).

Оешманың максатлары — татар дәүләтчелеген торгызу, Русия һәм башка илләр белән тигез дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру, татар телен чын дәүләт теле итү, башка төбәкләрдә яшәүче татарларга милли-мәдәни һәм үзбилгеләнү хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.

80нче еллар ахыры–90нчы еллар башында ТИҮ үз таләпләрен куеп мәйданнарда меңләрчә кеше катнашында митинглар оештыра. Татарстан хакимияте халык күтәрелешен Мәскәү белән сатулашуларда куллана.

Соңгы елларда оешманың активлыгы кими, төрле ысуллар, мәхкәмәләр, акчалата җәзалар белән ул көчсезләндерелә.

2021 елның 15 гыйнварында Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тануны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (3)

XS
SM
MD
LG